Шүрәледә кунакта

(Рус балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче татар балалары белән Г.Тукайга багышланган чара үткәрү өчен сценарие)

Галия КАМАЛЕЕВА,

Казандагы 314 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле укытучысы

Залның арткы планында урман күренеше, ә алгы якта – балалар өчен урындыклар куелган. Музыка астында залга балалар керәләр һәм таралышып басалар.

Алып баручы. Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык, көзге байлык

Яз белән бергә килә.

1 нче бала. Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде,

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

2 нче бала. Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән яңгыры,

Шәһәрләрдә, авылларда

Яңгырады яз җыры.

“Яз җитә” җыры башкарыла (Ф.Кәрим сүзләре, Җ.Фәйзи көе), балалар урыннарына утыралар.

3 нче бала. Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, бөек Тукай

Синең халкың итә тантана.

Алып баручы. Зәңгәр күк йөзендә кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып ямьле яз килгәч, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, апрель аеның матур бер көнендә яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

Габдулла Тукайның балачагы кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп үтсә дә, дөнья аңа бик күп авырлыклар бирсә дә, аның авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып калган.

4 нче бала. Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

“Туган тел” җыры башкарыла. (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе.)

5 нче бала. Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

“Чиләкләр белән бию” (“Бормалы су” көенә).

6 нчы бала. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла,

Су анасы, Шүрәлеләр –

Безнең дуслар барсы да.

7 нче бала. Иң матур җир кайда дисез?

Билгеле, Кырлай җире.

Барлык әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

8 нче бала. Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире,

Җыелмас иде – Кырлай шул

Аларның туган җире.

Алып баручы. Әйдәгез, дусларым, без дә

Кырлайга барыйк әле,

Шүрәленең карурманын

Бер барып карыйк әле.

Балалар, күзләрегезне йомыгыз әле. (Тын гына музыка яңгырый.)

Менә, Кырлай урманына

Килеп тә җиттек инде!

(Балалар күзләрен ачалар.)

Алып баручы. Кырлай урманында кызыл

Кура җиләк тә, җир җиләк,

Күз ачып йомганчы,

Һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

(Бер кыз бала чыга.)

Кыз бала. Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә,

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк икән.

(Ачы итеп кычкырган тавыш ишетелә. Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый, агачлар арасыннан Шүрәле чыга.)

Шүрәле. Әй, сылу кыз, кил әле, син дә

Бераз бармакларыңны селкет.

Килче, икәү уйныйк бераз кети-кет.

Бер дә шикләнмә, кызый син,

Мин карак-угры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да,

Мин бик үк тугры түгел.

Кыз бала. Дуслар! Монда Шүрәле! (Йөгереп китә.)

Шүрәле. Исәнмесез, балалар,

Минем исемем – Шүрәле,

Тукай әкиятеннән мин,

Сез беләсездер әле.

Балалар. Беләбез инде, беләбез,

Шуңа урманга киләбез.

Шүрәле. Рәхмәт инде, балалар,

Урманыма килгәнгә,

Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә.

“Шүрәле” җыры башкарыла (Н.Сафина сүзләре)

(Шүрәле биюе; тавыш ишетелә, Су анасы йөгереп керә.)

Су анасы. Качма! Качма! Тукта!

Тукта! И карак!

Ник аласың, син аны?

Ул бит минем алтын тарак!

Шүрәле. Минем урманымда кем тавыш чыгара?

Алып баручы. Су анасы!? Кая ашыгасың син болай, Су анасы?

Су анасы. Урлады, урлады, угры! Кая ул үзе, мондамы?

Алып баручы. Юк, Су анасы, син ялгышасың, безнең арада андый малайлар юк. Без урманга, Шүрәлегә кунакка килдек. Әйдә, син дә безгә кушыл, бергәләп уйнап алыйк. Шүрәле уен көтә.

Уен (балалар, Шүрәлене уртага алып, түгәрәккә басалар.)

Балалар. Без йөрибез әйләнеп

Син уртада Шүрәле,

Шүрәленең, Шүрәленең

Кыланышын күр әле.

Шүрәле. Бер болай, бер болай,

Я, кыланыгыз шулай. (Төрле хәрәкәтләр күрсәтә, балалар бу хәрәкәтләрне кабатлый.)

Балалар. Бер болай, бер болай

Моны үтәү бик уңай, — диләр.

Балалар. Без йөрибез әйләнеп,

Уртада Су анасы,

Су анасы кыланганны

Безгә дә кыланасы.

Су анасы. Бер болай, бер болай,

Я, кыланыгыз шулай.

Балалар. Бер болай, бер болай

Моны үтәү бик уңай.

(Балалар утыралар.)

Алып баручы. Шүрәле, Су анасы, рәхмәт сезгә! Үзегезнең шаянлыгыгыз белән безнең күңелләребезне күтәрдегез. Ә балалар сезнең турында күңелле шигырләр беләләр, шуларның кайберләрен тыңлагыз әле. (Балалар шагыйрә Нәҗибә Сафинаның “Шүрәледән шүрләмим”, “Су анасы” дигән шигырләрен сөйлиләр.)

Шүрәле. Рәхмәт сезгә, балалар, минем үзем турында мондый шигырьне ишеткәнем юк иде әле, миңа бик ошады бу шигырь.

Су анасы. Миңа да ошады, рәхмәт сезгә. Инде миңа китәргә вакыт, алтын тарагымны табасы бар. Сау булыгыз, балалар! Сау бул, Шүрәле!

Шүрәле. Балалар, сез минем турында, Тукай абыегыз язган әкиятне беләсезме?

Балалар. Беләбез. Без аны яратып тыңлыйбыз, укыйбыз.

Алып баручы. Безнең балалар сөекле Тукаебызның әкиятләрен, бик күп шигырьләрен беләләр. Хәзер шуларны тыңлап узыйк.

Балалар Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләреннән өзекләр, “Безнәң гаилә”, “Пар ат”(өзек), ” Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Карлыгач” шигырьләрен сөйлиләр.

Көй яңгырый. Күбәләкләр очып керә.

“Күбәләк” (Ф.Шәймәрданова сүзләре һәм көе; җырлы бию)

Күбәләкләр очып китәләр, бер Күбәләк “чәчәккә кунып” кала. Кыз бала чыгып, Күбәләкне тотмакчы була. Күбәләк туктап калгач, кыз аның янына килә.

 “Бала белән күбәләк” (шигырьне сәхнәләштерү; Күбәләк очып китә, кыз аңа кул болгап кала.)

9 нчы бала. Бигрәк гүзәл инде табигате

Синең урманыңның, Шүрәле.

10 нчы бала. Юкә, каеннар төбендә

Кузгалаклар, гөмбәләр

Бергә-бергә үсә аллы-гөлле

Гөлләр, чәчәкләр.

11 нче бала. Ак, кызыл, ал, сап-сары,

Зәңгәр, яшелдән чәчкәләр,

Һәр тарафка тәмле исләр

Чәчкәли бу чәчкәләр.

“Чәчәкләр белән бию”

Шүрәле. Балалар, сез матур итеп җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез, биисез дә. Ә менә сез тапкырмы, шуны сынап карарга булдым. Хәзер табышмаклар тыңлагыз.

Шүрәле. Нәкъ кеше кебек үзе,

Маңгаенда бар мөгезе,

“Былтыр кысты,”- дип акыра

Туганнарын чакыра.

Балалар. Шүрәле.

Шүрәле. Чуар йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җиргә посып.

Балалар. Күбәләк.

Шүрәле. Үлән араларында

Торам яшеренеп,

Ашыйсың килсә,

Ал мине өзеп.

Балалар. Җиләк.

Шүрәле. Афәрин, булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә, балалар. Мин бүген үземне бик бәхетле итеп сизәм, чөнки сез миңа күпме шатлык-куаныч, дуслык хисләре бүләк иттегез! Миннән дә бүләк кабул итегез (эченә күчтәнәчләр тутырылган зур җиләк бирә).

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Шүрәле! Безгә синең урманың бик тә ошады. Син бик кунакчыл! Безгә бакчага кайтырга вакыт инде.

Балалар. Сау бул, Шүрәле!

Шүрәле. Сау булыгыз! Җәй көне урманга гөмбә, җиләк җыярга килегез! (Балалар залдан чыгалар.)