Шофер булам

№ 160

(Икенче кечкенәләр төркемендә аралашу буенча оештырылган белем бирү өлкәсе)

Гөлшат САДЫЙКОВА,

Гүзәлия ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Казандагы 119 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат һәм бурычлар:

шофер һөнәре белән таныштыру, шоферларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү;

– сүзлекне активлаштыру: утырып бару, пассажирлар, шофер(машина йөртүче), Казан шәһәре, төсләр һ.б.

– машиналарның төп өлешләрен аера белү күнекмәләрен формалаштыру (кабина, арба, тәрәзә, тәгәрмәч, руль);

– машиналарның кулланылышы ягыннан ничек аталышын аерырга өйрәтү (кран,ашыгыч ярдәм күрсәтү  машинасы, йөк ташучы, автобус, җиңел машина, пожар сүндерү машинасы);

– гомуми сөйләм күнекмәләрен, хәрәкәт һәм сөйләм координациясен камилләштерү;

– активлык, мөстәкыйльлек, тәрбиячене тыңларга этәрү.

Кирәкле җиһазлар һәм материаллар: машина төрләренә караган рәсемнәр: автобус, җиңел машина, йөк машинасы, пожар машинасы, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, кран, экскаватор; транспорт тавышлары: машина, шәһәр урамы тавышы; Казан шәһәре ясалган, автомойка, озын юл рәсемнәре; уенчык песи белән аю, уенчык машиналар;  һәр балага кәгазь машиналар; пычрак автобус рәсеме, чиләкләр белән су, чүпрәк; шофер фуражкасы.

Шөгыль  барышы

I. Кереш өлеш

(Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.)

Тәрбияче. Хәерле көн, кунаклар, хәерле көн, балалар! Кәефегез ничек?

Балалар. Яхшы.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, барыбызга да күңелле булсын – хәерле көн телик. Кунаклар белән исәнләшик.

Балалар. Хәерле көн сезгә!

Тәрбияче. Барыгыз да матур итеп басыгыз, кәефегез тагын да яхшырак булсын өчен бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз. (Балалар елмаялар.) Дусларыбызның, иптәшләребезнең көләч йөзләрен, елмаюлы күзләрен күргәч, күңелләребез күтәрелеп, безгә бик рәхәт булып китте.

II. Төп өлеш

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән кайда яшибез?

Балалар. Казанда, шәһәрдә.

Тәрбияче. Афәрин, Казан – бик зур, матур шәһәр. Әйдәгез, без сезнең белән Казан буенча сәяхәткә чыгабыз. Балалар, сәяхәткә нәрсә белән барыйк икән?

Балалар. Автобус белән.

Тәрбияче. Ярар, менә безнең автобусыбыз. Карагыз әле, безнең автобусның нәрсәләре бар?

Балалар. Тәрәзәләре, тәгәрмәчләре, кабина, руль.

Тәрбияче. Балалар, ә автобусны кем йөртә? Руль артында кем утыра?

Балалар. Машина йөртүче. Шофер. (Кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Афәрин! Бик дөрес. Шофер кайда утыра?

Балалар. Кабинада. (Кабатлыйлар.)

Тәрбияче: Ә автобустагы шофердан башка кешеләрне пассажирлар диләр.

Балалар. Пассажирлар. (Ккабатлау.)

Тәрбияче. Әйе, ә хәзер без шоферны сайлап, руль артына утыртыйк әле. Мансур безнең шофер булыр, калганнарыбыз – пассажирлар. (Шоферга фуражка кидертеп, аны руль артына утырталар.)

Бала. Мин дә, әтием шикелле,                    Тизрәк үсеп шофер булсам

Шофер булырга уйлыйм.                              Нишләргә белер идем:

Шуның өчен һәрвакыт                                   Урамдагы бар баланы

Машинам белән уйныйм.                                Утыртып йөрер идем.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, кузгалып китәбез. Машинаны кабыз, шофер!

Авазларны кабатлау

Тын тутыртабыз (ш-ш-ш-ш)

Бакка бензин салабыз ( с-с-с-с)

Моторны кабызабыз (д-д-д-д)

Вж-вж-вж

Логоритмика. «Безнең шофер»

Машинада барабыз, (руль әйләндерәләр)

Тормозга да басабыз, (аякны сузалар)

Еракны күзәтәбез, (кулны маңгайга куеп карыйлар)

Җил чәчләрне тузгыта, (баш өстендә бармакларны селкетү)

Безнең шофер булдыра! (баш бармакны өскә каратып күрсәтәбез)

Тәрбияче. Балалар, юлга карагыз әле. Машина ватылган. Кем икән ул? Аңа булышабызмы? (Җаваплар.) Аюның тәгәрмәче ватылган икән. Ремонтларга кирәк. Ремонтлау өчен нәрсәләр кирәк булыр икән?

Балалар. Кораллар. (Кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Аю коралларын оныткан. Безнең автобуста бар. Әйдәгез, аюга булышыйк. Күрәсезме, балалар, шофер кеше юлга чыкканда коралларын онытырга тиеш түгел. Ул үзе машинасын төзәтә белергә тиеш. (Кораллар белән машина төзәтәләр.) Булды, балалар. Аю сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Ул коралларын б башка еркайчан да калдырмыйм, ди. Әйдәгез, алга таба юлга кузгалыйк. (Утыралар.)

Тәрбияче. Шофер кеше юлда бик игътибарлы булырга тиеш. Карагыз, каршыбызга нәрсә чыккан?

Балалар. Песи.

Тәрбияче. Ярый әле безнең Мансур – бик оста шофер. Шоферга нишләргә кирәк?

Балалар. Пип-пип-пип!..  дип кычкыртырга. Прес, песи дияргә.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Юлыбыз ачык, песи качты. Киттек. Шофер үз юлын яхшылап карап бара. Каршы юлга чыкмый. Берәрсе каршысына чыкса, сигнал бирә. Тагын аның юл кырыенда өч күзле абый тора. Юл читендә бу нәрсә, балалар?

Балалар. Светофор.

Тәрбияче. Дөрес. Ул безгә нәрсәгә кирәк?

Балалар. Туктарга һәм барырга яраганлыкны күрсәтә.

Озын агайның өч күзе                            Сары күз янса – «Көтеп тор!»

Кызыл, сары, яшел ут.                            «Тукта» – кызыл янганда.

Икесе сүнеп торганда                              «Тизрәк бул, алга бар» –

Берсе яна шунда ук.                                  Яшел күз елмайганда.

(Төсләрнең нәрсә аңлатканын кабатлау.)

«Светофор» хәрәкәтле уены

(Кызыл төстә – матур итеп утыралар, сары төстә – куллар чабалар, яшел төстә – аяк тыпырдаталар, кызыл төс янганда ял итеп алалар.)

Ял вакыты

Без бит әле кечкенә, (утыралар)

Тизрәк үсәсе килә. (кулларны күтәрәләр)

Үсеп җиткәч, әти кебек (беләкләрне күрсәтеп)

Шофер буласым килә. (рул тоткан кебек кулларны боралар)

Тәрбияче. Алга кузгалып карыйк, балалар. Абау, карагыз – безнең автобус пычранган бит. Нишләргә кирәк инде безгә?

Балалар. Чистартырга, юарга.

Тәрбияче. Машиналарны кайда юалар соң? Машинаны юар өчен нәрсәләр кирәк була?

Балалар. Автомойкада. Чиләк, чүпрәк, су.

Тәрбияче. Машинаны нинди су белән юалар икән? Җылымы әллә салкынмы?

Балалар. Җылы су белән. (Кул очлары белән суның кайсы чиләктә салкын, ә кайсы чиләктә җылы су булуын аеру.)

Тәрбияче. Шофер үз машинасын чисталыкта тотарга тиешлеген дә онытмаска тиеш. Моның өчен шофер нишләргә тиеш? (Җаваплар) Әйдәгез, автобусыбызны юып алыйк.

«Автомойкада» уены

(Бергәләп машинаны юалар.)

Тәрбияче. Безнең машина хәзер нинди булды?

Балалар. Чиста, матур, юеш.

Тәрбияче. Кипкәнче автобусыбызны гаражга куеп торыйк. Кая куябыз? (Гаражга.) Ә без Казан шәһәрен күзәтик, юлларга карагыз. Уңга карыйк, сулга карыйк. (Кулларны маңгайга куеп, як-якка карыйбыз.) Казан шәһәре урамнарында күптөрле машиналар йөри. (Сорауларга җавап бирү.)

– Менә бу нинди машина? (Җиңел машина.)

– Бу – йөк машинасы. Ул ни өчен кирәк? (Зур, авыр әйберләр ташу өчен кирәк.)

– Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы. Ул нинди ярдәм күрсәтә?

– Бу – машина янгын сүндерү машинасы. Ул нишли?

– Бу – кран. Ул нинди йөк күтәрә? (Авыр йөк күтәрә.)

– Бу машиналарның һәрберсенең руле артында кем утыра? Ул кайда утыра?

Тәрбияче. Афәрин. Җавапларыгыз бик дөрес. Рәхмәт. Шофер эше бик авыр. Алар бик иртә торып эшкә керешәләр. Бик соң өйләренә кайталар. Карагыз әле, безнең янга аю килә түгелме соң? Ул безнең кем? (Шофер.) Ул нинди машинада? (Йөк машинасында.) Аю арбасына карагыз әле. Без аңа юлда туктап ярдәм иткән идек, безгә ул күп җиңел машиналар алып килгән. Малайларга – зәңгәр машиналар, кызларга – кызыл. Үз төркемебезгә җиңел машиналарга утырып кайтырбыз. Безнең барыбыз да – шоферлар! Күңелсез булмасын өчен җырлап кайтыйк.

III. Йомгаклау өлеше

Тәрбияче. «Мин – шофер» җырын машиналар белән уйнап-җырларбыз.

Машинам белән уйнарга.

Яратам мин, яратам.

Беркем дә узып китә алмый.

Чабалар минем арттан.

Мин – шофер. Мин – шофер,

Машинам нинди матур.

Тәгәрмәче әйләнә: лә-лә-лә-лә.

Әтиемне, әниемне кунакка алып бардым.

Дусларга да урын җитте.

Берсен дә калдырмадым.

Мин – шофер. Мин – шофер,

Машинам нинди матур.

Тәгәрмәче әйләнә: лә-лә-лә-лә.

Сәлам биреп үтим әле,

Сезгә дә пип-пип-пип.

Шофер булам мин – күрерсез,

Тик үсеп кенә җитим.

Мин – шофер. Мин – шофер,

Машинам нинди матур.

Тәгәрмәче әйләнә: лә-лә-лә-лә.

Тәрбияче. Төркемгә кайтып җиттек. Шофер эше – авыр, әмма бар кешегә дә кирәкле һөнәр. Юлга чыгар алдыннан шофер машинасын нишләтә?

Балалар. Тәгәрмәчен карый, бензин сала, юа.

Тәрбияче. Ул юлда ничек йөрергә тиеш?

Балалар. Игътибарлы, үз юлында, светофор сигналына карап, башка машиналарга бәрелмичә.

Тәрбияче. Сез шофер булыр идегезме? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Тәрбияче. Гараждагы машиналарны алып, шофер булып уйный аласыз.