Шигырь бәйрәме

Шигырь бәйрәме
(5 нче сыйныф укучылары белән Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Роза ЯКОВЛЕВА,
Казандагы 82 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аннотация
26 апреля отмечается день рождения любимого татарского поэта Габдуллы Тукая. Его книги учат детей видеть красоту родного края, призывают быть милосердными, справедливыми и смелыми.
На мероприятии ребята узнают о его жизни и творчестве, услышат песни, которые написаны на стихи великого поэта. Прочитают стихотворения, в которых он затрагивал тему Родины, родного языка, жизни простого народа.

Максат: 1. Г.Тукайның биографиясе, тормыш юлы, иҗаты турында киңрәк
мәгълүмат бирү.
2. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның күзаллауларын
үстерү, сүзлек запасларын баету.
3. Укучыларда шагыйрь иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, милли горурлык хисләре тәрбияләү.
Материал: З.Н.Хәбибуллина «Сәхнәләрдән әйтер сүз», язучының
китаплары; Г.Тукай портреты; әсәрләре буенча ясалган
иллюстрацияләр, рәсемнәр.

Кичә барышы

I. Оештыру
1. Кичәгә әзерлекләрен тикшерү.
2. Уңай психологик халәт булдыру.
II. Төп өлеш
Укытучы. Һәр халыкның әдәбиятында тирән эз калдырган шәхесләр була. Татар халкының да ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары бар. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Г.Тукай!
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Без бүген татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйгегә җыелдык.
Бүген була бәйге,
Гаҗәп кызыклы уен.
Укучылар көч сынаша,
Әйтерсең Сабан туе.
(Әкрен генә «Бәйрәм бүген» көе яңгырый. Сәхнәгә командалар чакырыла.)
Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,
Батырлар алга үтсен.
Һәр укучы бәйгедә
Зирәклеген күрсәтсен.
1 нче команда «Кызыклы шәкерт», 2 нче команда «Тукай оныклары».

1. Сәламләү. Исем, девиз.
2. Кроссворд чишү.
1. Үземне көтеп алалар, күрендемме качалар. (Яңгыр.)
2. Туннарга киендерә, җылыта, сөендерә. Тоягы була ярык, исеме аның – … (Сарык.)
3. Чуар, йомшак күлмәге, тотсаң уңа бизәге. Тоттырмый, китә очып, йә кала җирдә посып. (Күбәләк.)
4. Соскы борын бакылдык, күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк.)
5. Ары  да чут, бире дә чут, ул нәрсә, йә, сөйлә. (Сандугач.)
6. Кулы юк, балчык ташый, балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач.)
7. Нәкъ кеше кебек үзе, бар маңгаенда мөгезе. «Былтыр кысты» дип кычкыра үзе. (Шүрәле.)
8. Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән.
Кеше түгел – сөйли. (Китап.)
9. Кешенең якын дусты, йортның тугры сакчысы. Аннан гел игелек көт, исеме аның – … (Эт.)
10. Акыра да бакыра, бөтен җирне тутыра. (Буран.)
11. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. (Куян.)
12. Ак кием кигән, яшел чугын элгән. (Каен.)
13. Вак кынадыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар.)

5 С
6. К а р л ы г а ч
н
11. К д 2. С 7.Ш
у у а ү
1. Я ң г ы р 4.Ү р д ә к
н а ы ә
ч 3. К ү 10. Б ә л ә 8. К
у е и
13. Й о л д ы з л а р 9. Э т
а а
12. К а е н п

3. Тукайның тормышы турында беләсезме? Командаларга сораулар.
1. Габдулла Тукай кайчан туган? (1886.)
2. Габдулла Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч.)
3. Габдулла Тукайның әнисенең исеме ничек? (Бибимәмдүдә.)
4. Габдулла Тукай кайсы авылда сабакка, укырга йөри башлаган? (Кырлай.)
5. Автобиографик повестеның исеме ничек? («Исемдә калганнар».)
6. Кечкенә чакта Тукайны ничек дип йөрткәннәр? (Апуш.)
7. Габдулла Тукайның әтисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф.)
8. Шагыйрь ничә яшьтә вафат була? (27.)

4. Капитаннар ярышы.
1. «Шүрәле» поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? (Кырлай.)
2. Уральск шәһәре элек ничек аталган? (Җаек.)
3. Әнисе кияүгә чыгып, Саснага киткәндә, әнисе Габдулланы кемгә калдырган? (Шәрифә карчыкка.)
4. Шагыйрьнең туган көне кайчан? (26 нчы апрель.)

5. «Серле хәрефләр».
Габдулла Тукайның нинди шигырьләрен беләсез? Экранда беренче хәрефләре язылган. Командалар чиратлап әйтеп баралар.
Б Ф П Э Ш
А Б К Б Е
Э А Т А Б

«Бала белән күбәләк» «Фатима белән сандугач» «Пар ат» «Эшкә өндәү» «Шаян песи»
«Арба, чана, ат» «Бәйрәм бүген» «Кышкы кич» «Бичара куян» «Елның дүрт фасылы»
«Эш беткәч уйнарга ярый» «Ай һәм кояш» «Туган авыл» «Ана догасы» «Бишек җыры»

Һәр командадан 2 укучы Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйли.
6. Шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерү.
1 нче команда «Кечкенә музыкант», 2 нче команда «Эш беткәч уйнарга ярый».

7. Габдулла Тукайның җырлары.
Габдулла Тукайның кайсы шигырьләренә көй язылган? Командалар чиратлап әйтәләр. ( «Туган авыл», «Туган тел», «Бәйрәм бүген», «Бишек җыры», «Пар ат», «Карлыгач», «Бала белән күбәләк», «Эшкә өндәү».)
(Укучылар дөрес җавапны белгәч, җырлардан өзекләр яңгырый.)

8. Габдулла Тукай шигырьләре буенча рәсем бәйгесе.
Жюри нәтиҗә ясый.

III. Йомгаклау
1. Кичәгә нәтиҗә ясау.
2. «Туган тел» җыры белән тәмамлау.