Шигърияттә – ханбикә

№65

(Шагыйрә Флера Тарханова белән очрашу кичәсе)

Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Кичә барышы

(Очрашу шагыйрәнең «Туган телем – татар теле» дигән шигырен уку белән башланып китә. Салмак кына курай уйный.) 

Алып баручы. Мөхтәрәм укытучылар, укучылар! Бүген бездә кунакта шушы шигырь юлларының авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, танылган шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик, балалар язучысы, илледән артык җырлар авторы Флера Тарханова.

Сезнең игътибарыгызга шагыйрәнең композитор Резеда Ахиярова бнлән бергә иҗат иткән «Кояшың яктырак яначак» дигән җырын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз! (Җыр тыңлана.)

Алып баручы. Флера ханым атаклы классик язучыбыз Гаяз Исхакый, мәшһүр суз остасы Фәйзи Йосыпов, күренекле тел галимәсе Рабига Хәкимова, Советлар Союзы Геройлары Габделәхәт Вәлиев, Гали Шәмсетдинов кебек танылган шәхесләрне мәйданга чыгарган Яуширмә авылыннан.

Арча педагогия училищесын тәмамлап, Чистай районының Чирүле Шонталысында һәм Кыргызстанның Ош өлкәсе Араван шәһәре мәктәпләрендә рус теле һәм математика укытканнан соң, КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, аспирантурада укый.

1990 еллардан башлап, аның хезмәт юлы журналистикага бәйле.

«Шәһри Казан» газетасында тәрҗемәче, «Татарстан хәбәрләре»ндә тәрҗемәче-хәбәрче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире.

1995 елдан Флера Тарханова Татарстан Министрлар Кабинетының беркетмәләр бүлегендә тәрҗемәче-баш референт, соңрак баш киңәшче булып эшли 2004 елда терминология буенча кандидатлык диссертациясе яклап, «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми исемгә лаек.

Флера ханым, сезнең хөрмәткә гимназиябез кызлары башкаруында татар халык биюе тәкъдим итәбез. Рәхим итеп карагыз! (Бию башкарыла.)

Алып баручы. Менә сез, Флера ханым, безнең белән очрашуга бик теләп ризалык бирдегез. Рәхмәт Сезгә. Әйтегез әле, укучыларыбыз белән очрашуга нинди уй-тойгылар белән килдегез? Алда әле Сезгә сорауларыбыз күп булыр, ләкин берничә сүз әйтеп кичәбезне бизәп җибәрсәгезче. (Ф. Тарханова чыгышы тыңлана.)

Алып баручы. Мәктәбебез рус гимназиясе булса да, бездәге татар балаларының күңелләрендә Тукай бар, Такташ бар, Туфан бар. Аларның күңелендә, башка күп әдипләр белән бергә, Сезнең иҗат та бар. Моңа Сез хәзер үзегез дә ышанырсыз.

 (Укучылар шагыйрәнең «Һәрвакытта ачык күңел белән», «Күпсенмә», «Гомер күге», «Дуслар бит без, димә әле» дигән шигырьләрен яттан укый.)

Алып баручы. Мөхтәрәм укытучыларыбыз, укучыларыбыз, игътибарыгызга шагыйрәнең Р.Ахиярова музыкасына иҗат ителгән «Күзләреңә тутырып карыймчы» дигән җырын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз! (Җыр тыңлана.)

Алып баручы. Бүгенге очрашуга әзерләнгән көннәрдә, өр-яңадан хәтеремдә яңартыйм әле, дип, Сезнең иҗат үрнәкләрегезне кабат карап чыгарга уйладым.

Ләкин ни гаҗәп: кайсы гына әсәрләрегезгә тотынсам да, «Сөю газабы», яки «Ташлама мине» драмасымы, «Синең кайнар сулышың», «Йөрәгемә яшерелгән серләр», «Яшьлек эзем калган сукмак», «Язмышлар язылганда» шигырьләр җыентыкларын, балалар өчен язылган «Уңган кыз», «Серле дөнья», «Өч каурый». «Алтын уклар»мы, мәхәббәт, туган як турында язылган «Җирсү», «Яуширмәгә кайттым», «Шөкер, аллам!», «Балкы, Казан», «Чистаем», «Чистай сагышлары», «Каршы алырмы?», «Үпкәләмә миңа, туган авылым» дигән шигырьләрегезне укыганда үземне авылыма, туган нигеземә кайткандай хис иттем, аның урамнарында, болын-кырларында йөгереп йөргәндәй тойдым, челтерәп аккан чишмә тавышлары колагымда чыңлагандай булды.

Йөрәкләргә үтеп кереп, җылы тойгылар уята торган әсәрләрегез өчен рәхмәт Сезгә! (Шагыйрәнең «Җирсү» дигән шигыре, «Яшьлегем сукмаклары» җыры башкарыла.)

Алып баручы. Иң газиз, иң кадерле кешеләребезгә багышлап иҗат   ителгән шигырьләргә тукталмыйча мөмкин түгелдер. Шагыйрәнең «Әни җыры», «Әти кабере янында», «Әни», «И әнием!», «Әле һаман янәшәдән атлый» һ. б. (Укучылар игътибарына Ф.Тархановнаның «Әни», «И әнием!» шигырьләре тәкъдим ителә. Аның хөрмәтенә җыр башкарыла.)

Алып баручы. Милләт мәсьәләсе шагыйрәне аеруча борчый. Сезгә тәкъдим ителәчәк шигырьләрдә Сез аны үзегез дә тоярсыз. Бу шигырьләрдә татарлар язмышы өчен борчылу, кайгырту, кайбер сыйфатларны тәнкыйть итүне дә күрергә була, шулай ук татар халкының киләчәктә дә яшәп калуына, булачагына өмет тә бар. («Бары шунда таныр сине милләтең», «Татарлыгын итми калса татар…» шигырьләре  укылды.)

Алып баручы. Шагыйрәнең мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итүенә гаҗәпләнмәскә кирәктер. Чөнки хатын-кыз йөрәге күңел тибрәнешләренә сизгеррәк: елмаюлы карашны да, иркә сүзне дә, кимсетү-кыерсытуны да, хыянәт-алдашуны да нечкәрәк тоемлый. Хисләре ихластан ташып чыга, шуңа күрә сүзләре дә ир кешеләрнекенә караганда ышандырырлырак булып яңгырый. Аларда конкрет вакыйга, конкрет шәхес, конкрет тормыш мизгеле өстенлек итә. (Шагыйрәнең «Син булганда» шигыре, аның сүзләренә язылган «Аңлашу» җыры  тәкъдим ителә.)

Алып баручы. Флера Тарханова – ике дистәгә якын китап кына түгел, бик күп җырлар авторы да. Аның җырларына Р.Ахиярова, Л.Батыр-Болгари, Г.Мингалиев, Р.Мөхетдинова, М.Минһаҗев һ.б. танылган композиторлар матур-матур көйләр язган. Аларны З.Сөнгатуллина, Р.Сәхәбиев, Р. Ибраһимова, В.Ганиева, Л.Әхмәтова, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Р. Миндияр, Р.Закиров кебек күренекле җырчылар башкара.

Ф.Тарханованың шигырьләре музыка сорап тора. Шуңа да композиторларыбыз аның шигырьләренә бик рәхәтләнеп җырлар иҗат итә. Киләчәктә тагын да матуррак җырлар туар, дип ышанам.

(Ф.Тарханова сүзләренә язылган «Хатларыңны укып чыктым» җыры башкарыла.)

Алып баручы. «Мәктәбебезгә шагыйрә Флера Тарханова килә» дигәч, укучыларыбызда бик күп сораулар туды. Хәзер Сезгә аларның берничәсен бирергә рөсхәт итегез әле. (Бер укучы журналист ролендә шагыйрәдән интервью ала.)

Сораулар:

  – Флера апа, Сез ничек уйлыйсыз, кеше талантка ничек ия була?

  – Без кайчакта:«Соңлап тугансың син, сиңа элегрәк яшәргә иде», – дип шаяртабыз. Сезнең теләктән торса, гомер итәр өчен кайсы гасырны сайлар идегез? Ни өчен?

  – Сез ни турында яза алмыйча калудан куркасыз?

  – Алда торган нинди эшләрегез бар?

  – Балачакта кем булырга хыялланган идегез?

  – Укучыларга нинди теләкләрегез бар?

(Флера Тарханова чыгышы тыңлана.)

Алып баручы.

Бала чакның күпме уй-хыялы

Исәпләнде, санга тулмады:

Иң зур хыял чынга ашмый калды –

Канга сеңгән зыялыкны кушып,

Ханбикәне «уйнап» булмады.

Флера ханым, хыялыгызда калган ханбикә ролен сәхнәдә уйный алмасагыз да, меңләгән укучыларыгыз өчен, иҗатыгызны хөрмәт иткәннәр, якын күргәннәр,я ратканнар өчен, Сез – шигърияттә ханбикә!

Яңадан-яңа иҗат  уңышлары, сүрелмәс илһам гомерлек юлдаш булсын Сезгә!