Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә

Гөлинә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казандагы 366 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Ремзиде ГАЛИМОВА,

Казандагы 366 нчы балалар бакчасының I квалификация категориялетәрбиячесе  

 

Халкыбыз инде бик борынгы заманнардан ук нәсел-ыру тарихын язуга, булдыруга зур әһәмият биргән. Нәсел агачы – шәҗәрәне өйрәнеп, кешеләр үз ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.Нәсел-нәсәптә –холыклары ды да,сәламәтлекләредә,тормыш-көнкүрешләре дә төрле булган  туган-тумача яшәгән. Үз нәселен белү аларга туганлыкны сакларга,кардәшләренә, күрше-тирәгә мәрхәмәтле,кайгыртучан булырга кирәклекне искәрткән.Туган илгә, теленә, үскән җиренә мәхәббәт,шул ук вакытта сакчыл караш тәрбияләргә булышкан.

Шәҗәрәләр  безгә халкыбыз үткән юлны, данлы  тарихын  сөйли, киләчәк буынга күпер сала. Борынгы бабаларыбызның күбесе нәсел агачын ясау белән  шөгыльләнгән. Безнең 366 нчы балалар бакчасында балаларыбызга милләтебезнең тарихын,рухын кечкенәдән  сеңдерү эшен төрле проектлар аша тормышка ашырабыз.”Шәҗәрә-чал тарихка тәрәзә” дип аталучы  проект нәкъ менә балаларыбызның нәсел агачларын ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау иде.Балалар гына түгел әти-әниләр,әби-бабайлар да үз нәселләрен ачыклау белән  шөгыльләнделәр.  Эш барышында кайбер гаиләләр нәсел  җепләрен Татарстаннан читкә дә сузылуларын да  ачыкладылар. Нәтиҗәләр без көткәннән дә сөенечле булды. Балаларыбызның  һәм олыларның уйлап табу, иҗади  фикерләүләре соклангыч икән бит! Сөембикә манарасы, чыршы агачы, биек йорт,матур агачлар,зур картиналар, төсле рәсемнәргә күпме нәсел тарихы, чорлар сыйган бит.  Ә эшләнмәләр төрледән-төрле материал, җиһаздан ясалган.Уйлаган һәм эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе  балаларыбызны бик тә сөендерде. Алар исә һәммәсе дә илһамланып, яратып үз шәҗәрәләрен бәян иттеләр, Бу игелекле эштә үзеннән өлеш керткән  һәр  балага һәм олыларга чиксез рәхмәтлебез.Мондый нәсел агачын белгән бала үз гаиләсен ихтирам итүче, телен онытмаучы, халкының тарихын кадерләүче  һәм саклаучы шәхес булып үсүләренә шигебез юк.Игелекле һәм бәхетле булыгыз балалар!

(Түбәндә балалар чыгышларын тәкъдим итәбез)

1 нче бала. Шәҗәрә – ул бәйрәм генә түгел

Ул халкымның рухи үсеше.

Мең газаплар аша баручы

Утлар аша гомер кисеше.

Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш ,- диләр борынгылар. Шулвакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең үз халкының үткәнен яхшы белә.Минем исемем  Илсаф. Мин шәҗәрә агачының беренче буын булып торам. Агачның икенче буыны әтием-Илшат, әнием – Лилия.Әтием – төзүче, әнием- шәфкать туташы булып эшлиләр. Өченче буын  — әтиемнең әтисе, дәү әтием- Илдар бабаем төзүче булып эшли , ә әтиемнең әнисе дәү әнием – Зиләрә әбием  пешекче .Әниемнең әтисе – Надил бабам .Ул инде мәрхүм. Әниемнең әнисе — Кәүсәрия әбием пешекче булып эшли.Дүртенче буын-Юнус  һәм Әхмәт бабаларым, Фәрдия белән Мәрьям әбиләрем. Бишенче буын – Газиз белән Гәрәй  бабайларым.  Кәшифә белән Бибикамал  әбиләрем була.Киләчәктә  ата-бабаларның  якты истәлегенә тап  төшермәскә  дип сүз бирәм.

2 нче бала. Мин үземнең җиде буын бабам  белән бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар, Шушы  нәсел  дәвамчысы булуыма бик сөенәм. Мин – Амелия, абыем – Рамзан, сеңлем – Әминә нәселебезнең  беренче буыны булып  торабыз. Бездән алдагы буын  әтиебез – Рамил  белән әниебез – Айгөл. Өченче буын әтиемнең әтисе – Дамир бабам, дәү әнием – Зөлфия.Әниемнең әтисе – Таһир бабам, әнисе – Рушания әбием. Дүртенче буын – Мөхәммәтхан  һәм  Илсур бабам , Саимә белән  Гөлсәхрә  әбиләрем.  Бишенче  буын  Әхмәтхан белән  Зиннур бабаларым. Әбиләрем —  Махикамал  белән  Сәлимә . Без нәселебез турында үзебез белгәннәрне  сакларга, үзебездән  соң  киләчәк  буыннарга тапшырып  калдырырга тиешбез.

3 нче бала.Илен белмәгән – игелексез,

Халкын белмәгән – холыксыз,

Нәселен белмәгән – нәселсез,-дигән сүзләр  безне  уйланырга  мәҗбүр  итте.Без гаиләбез белән  үзебезнең  шәҗәрәне булдырдык. Мин-Мингазова  Ясмилә Марат кызы.Апам- Инзилә,абыем –Арслан,сеңлем –Лилия шәҗәрәнең беренче буыны булып торабыз, Миңа кадәрге буын әтием – Марат, слесарь булып эшли. Әнием Эльмира – хуҗабикә. Дәү әтиләрем – Ширияздан белән Айдар, дәү әниләрем- Гөлбәрия  белән Венера. Дүртенче буын алсак бабайларым – Мәүлетдин белән Шәүкәт, әбиләрем – Зәбидә белән  Фәймә. Бишенче буында бабайларым  —  Минхәзетдин һәм  Гәрәй, әбиләрем Флера  һәм Җиһан булганнар. Сүземне шушы матур шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Исәннәрне барлыйк !

Үлгәннәрне барлыйк !

Изгелекләр кылыйк барчасына,

Яшәүнең  бит мәгьнәсе дә шунда!