Шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф

№51

(Татар мәктәбе. II сыйныф)

Илсөяр СӘГЪДИЕВА,

Казандагы А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Максат

1. Ялгызлык исемнәре белән танышу.

2. Ялгызлык исемнәрен дөрес язу һәм җөмләдә дөрес куллану.

3. Казан шәһәренең күренекле урыннары белән танышу, үзебезнең туган якның, табигатен сакларга өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет: Татарстан Республикасы турындагы белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту.

Предметара:

Регулятив:

‒ уку мәсьәләсен (УМ) кую;

– УМ чишү юлларын билгеләү;

– файдалы булган эшчәнлекне сайлап алу, куелган мәсьәләне чишү;

– үз-үзеңә контроль ясый белү (үзтикшерү);

– бәя бирә белү (үзбәя).

Танып белү:

– УМ чишелешнең гомуми ысулын формалаштыру;

– үзләштерелгән эчтәлекне һәм чишелешнең гомуми ысулын модельләштерү.

Коммуникатив:

– тыңлый, ишетә, үз фикереңне әйтә һәм башкаларга җиткерә белү, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү

Шәхси: алган белемнәрне гамәлдә куллана белү, парларда һәм төркемнәрдә эшли алу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, актив аралашу, катнаш.

Принциплар: фәннилек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, күрсәтмәлелек.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек, методик ярдәмлек (З.И.Җамалетдинова, II сыйныф), кроссворд язылган плакат, таблица, биремле карточкалар, Казан күренешләре; презентация, компьютер, проектор, экран, портрет, аудиоязма.

Укучылар белән эшләү формасы: индивидуаль һәм фронталь.

Предмет бәйләнеш: сәнгать, татар әдәбияты, музыка, физкультура.

II. Оештыру өлеше

♦       сыйныфта уңай психологик халәт урнаштыру;

♦       һава торышы турында әңгәмә;

♦       презентациягә нигезләнеп, үткән дәрес материалын искә төшерү.

II. Актуальләштерү

– Бүгенге дәресебез – сәяхәт дәрес. Кая сәяхәт итүебезне белү өчен, кроссворд чишәбез.

Кроссворд

1. Сумка тотып керәләр, белем төяп чыгалар. (Мәктәп)

2. Агач түгел, яфраклы, тун түгел, тегелгән. (Китап)

3. Бу дәресне без яратып һәм бик көтеп алабыз, дәрестә без йөгерәбез, күнегүләр ясыйбыз,  кышын чаңгы шуабыз. (Физкультура)

4. Ак кар буйлап уза ул, тар-тар юллар сыза ул.

Булса да бик кечкенә, җиткер аңа эш кенә. (Каләм)

5. Каләмгә алмашка килә, нәкъ шундый юллар сыза, ләкин аның сызганнарын кайчак бетергеч боза. (Карандаш)

 

 

    1.м ә к т ә п      
  2.к и т а п    
  3.ф и з к у л ь т у р а
  4.к а л ә м  
5.к а р а н д а ш

(Яшеренгән сүзне табу. Казан сүзенең нәрсә аңлатуы турында фикер алышу.)

– Бүген без Казан шәһәренә сәяхәт ясыйбыз.

III. Яңа материал белән эш

1. Казан сүзе белән җөмләләр төзү (Минем Казанда яшим.).

•         Казан сүзенең урынын билгеләү.

•         Ни өчен ул җөмлә уртасында баш хәрефтән язылган?

•         Теманы чыгару: Казан – ялгызлык исеме, шунлыктан ул җөмлә уртасында да баш хәрефтән языла.

•         Шәһәр, авыл, елга, күл исемнәре дә баш хәрефтән языла, чөнки алар да ялгызлык исемнәр.

2. Шул сүзләрне кулланып, анкета тутыру.

♦       Минем исемем – …

♦       Фамилиям – …

♦       Әтиемнең исеме – …

♦       Яшәгән республикам – …

♦       Яшәгән шәһәрем исеме – …

♦       Яшәгән урамым исеме –…

♦       Яраткан балалар язучысының исеме – …

3. Кагыйдәне уку: Шәһәр, елга, авыл, урам исемнәрен һәрвакыт баш хәрефтән язабыз.

Модуль төзү (кагыйдәгә нигезләнеп, схема төзелә һәм укучылар,  шуңа карап, кагыйдәне сөйләп карыйлар).

4. Казан шәһәренең барлыкка килүе турында риваять тыңлау.

5. Казанның күренекле урыннары турында презентация карау.

6. Кабан күле турында риваять. Кабан күле төбендәге алтыннарны балаларга бүләк итү, артындагы биремне эшләү.

7. Текст белән эш (күчереп язарга, ялгызлык исемнәренең астына сызарга).

Туган җиребез

Без Татарстанда яшибез. Анда Казан, Чаллы,Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт һәм башка шәһәрләр бар. Безнең Татарстанда Идел, Кама, Иж, Ык, Вятка елгалары ага. Казаннан ерак түгел Алан, Бәрәскә, Шәле авыллары бар.

Үрнәк:

►      Шәһәр исемнәре: Казан, …

►      Елга исемнәре: Идел, …

►      Авыл исемнәре: Алан, …

Физкультминут

Исә җилләр, оча кошлар,

Килә коштай очасы.

Күккә менеп, җиргә төшеп,

Шул җилләрне кочасы.

Очып, чабып, уйнап туйгач,

Үсеп кеше буласы.

Җиң сызганып, илкәемнең

Чын хуҗасы буласы.

8. Дәреслек белән эш (196 нче күнегү).

Биремнәр:

1) шәһәр исемнәреннән алфавит тәртибендә күчереп язарга;

2) шәһәр исемнәрен кертеп, телдән берничә җөмлә төзү;

3) ялгызлык исемнәренең урынын билгеләү.

9. Туган як турында презентация карау. Туган авылыбыз, аның күренекле урыннары турында риваятьләр тыңлау.

IV. Өйгә эш бирү (197 нчы күнегү)

Укучыларның белем дәрәҗәсен исәпкә алып, өч төрле эш тәгъдим ителә, укучыга сайлап алу мөмкинлеге бирелә.

1. Татарстан картасыннан шәһәр исемнәрен күчереп язарга.

2. «Безнең Казаныбыз» темасына рәсем ясарга һәм аның буенча сөйләргә өйрәнеп килергә.

3. «Безнең Казаныбыз» темасына хикәя язырга.

Бәяләү

Укучыларның өстәлләрендә кәгазь битләре була. Алар дәреснең һәр этабында үзләренә бәя биреп баралар. Соңыннан уртача балл чыгарыла, укытучы куйган билге белән чагыштырыла.

IV. Билгеләр кую

V. Йомгаклау