Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә

№ 176

(4 нче сыйныф. Әдәби уку дәресе)

Лилия ШӘМСЕТДИНОВА,

Арчадагы 7 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларның белем-күнекмәләрен гомумиләштерү; күзаллауларын киңәйтү. Сәнгатьлелек, дөрес сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларда тормышка аңлы караш тәрбияләү, яхшыны начардан аерырга өйрәтү.

УУДны формалаштыру. Мәсәлләр белән танышуны дәвам иттерү.

Шәхескә кагылышлы: иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, дөрес матур итеп аралашу күекмәләрен булдыру юнәлешендә эшне дәвам иттерү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Регулятив эш: укучыларның белемен системага салу.

Танып-белү эше: укучыларда гомумиләштерү, чагыштыру кебек фәнни фикерләү күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив эш: практик куллана алуларына ирешү, үз-үзеңә булышу.

Җиһазлау: презентация, рәсемнәр, карточкалар, эшләпәләр; дәреслек (Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әдәби уку, 4 нче сыйныф. (1нче кисәк).

Мастер-класс барышы

I. Мотивлаштыру

Дөньяга килгәнсез икән,

Мәрхәмәтле булыгыз.

Ялгыз әби-бабайларга

Ярдәм кулы сузыгыз.

Явызлыкка юл куймыйча

Яхшылыклар кылыгыз.

II. Теманы ачыклау

Укытучы. Игътибар слайдларга. Нәрсәләр, кемнәрне күрдегез? (Олы кешеләрне, балаларны.)

– Шушы темага кагылышлы берәр әсәр укымадыгызмы? (Г.Тукайның «Яшь агач» мәсәлен.)

– Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Олыларга хөрмәт, шәфкатьлелек турында.)

– Бүгенге темабыз – «Шәфкатьлелек яшәсен күңелдә».

III. Эчтәлек белән танышу

Укытучы. Нәрсә ул мәсәл? (Ачыктан-ачык яки читләтеп, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү (мораль) булган кечкенә күләмле шигъри яки чәчмә әсәр. Аның геройлары кешеләр, хайваннар һәм төрле предметлар булырга мөмкин. Мәсәлләр ике кисәктән тора. Беренче кисәктә әкияткә яки мәзәккә охшаш  хикәяләү була. Икенче кисәк моральдан тора, анда акыл, әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикер әйтелә.)

– Мәсәлнең эчтәлеген искә төшерик. (Укучылар эчтәлек сөйлиләр.)

– Язучы бу мәсәлне язып, безгә нәрсә әйтергә теләде икән, шул сорауга җавап табарга тырышырбыз.

– Бу мәсәл нәрсә турында? (Табигать турында.)

– Төп герое кем? (Яшь агач.)

– Яшь агач кемне күреп ала? (Кулына балта тоткан кешене.)

–Ул аннан нәрсә сорый? (Янында үсеп утырган карт агачларны кисеп бетерүен сорый.)

– Нигә аларны кисәргә соң? (Чөнки алар арасында кысан, үсә алмыйм, комачаулыйлар, ди. Алар булмаса, мин урманда бер чибәр агач булып үсәр идем, ди.)

– Зур агачларны кисеп бетергәч, яшь агачка рәхәт буламы? (Берничә көн рәхәт була.)

– Аннан соң ниләр була? (Кояш кыздыра, көчле җил-яңгыр үзәгенә үтә, һәм беркөнне җил шатырдатып аны сындыра.)

– Аның янына нәрсә килә? (Елан килә.)

– Елан агачка нәрсәләр әйтә? (Ул агачларның берсенә дә мәңге суы сипмәгәннәр иде, вакыты җиткәч, үзләре дә корырлар иде. Ә син алар ышыгында үсеп, ныгып калган булыр идең, ди.)

– Елан кемне гаепли? (Яшь агачны.)

IV. Мәсәлдәге карт һәм яшь агачларны кешеләр белән чагыштыру, гаилә белән бәйләү

Укытучы. Г.Тукайның «Яшь агач» мәсәлен анализлау өчен «алты эшләпә» ысулын кулланырбыз.

Ак эшләпә (әсәрнең төп вакыйгалары санала, нинди персонажлар булуы әйтелә, аларга кыскача бәя).

Төп вакыйгалар:

1. Мужик белән яшь агачның очрашуы.

2. Яшь агач мужиктан карт агачларны кисеп атуын үтенә.

3. Яшь агачка табигатьнең мәнәсәбәте (кояш яндыра, яңгыр кәефен ала, туфрак бураны җиргә бөгә).

4. Елан яшь агачка үгет-нәсихәт бирә.

Персонажлар:

Мужик – көчле, гайрәтле, балта остасы.

Яшь агач – яшь, нәзек, зарланучан, карт агачлар белән уртак тел таба алмый, аларга хөрмәтле түгел.

Елан – акыллы, зирәк, киңәш бирүче.

Укытучы. Табигать күренешләре яшь агачны нишләтә?

Җил шартлатып сындыра.

Кояш яндыра.

Яңгыр кәефен ала.

Туфрак бураны бөгә, иелдерә.

Сары эшләпә (һәр вакыйганың, образның уңай яклары турында сөйләнә).

Яшь агач – төп образ. Ул үз-үзен кайгырта, зур матур булып үсәсе килә. Янындагы карт агачлар кебек зур, нык буласы килә.

Елан – зирәк, акыллы киңәшләрбирә. Битараф түгел, ул яшь агач өчен борчыла. Урмандагы агачларның дуслыгы турында кайгырта.

Кара эшләпә (образларның, вакыйгаларның тискәре яклары гына әйтелә).

Кызыл эшләпә (эмоциональ, тексттан хис-кичерешләргә бай урыннар туплана).

Шатлык хисе – менә инде яшь агач куанды, күңеле булды, аңа дөнья иркен калды.

Кимсенү хисе – яшь агач кимсенә, үзенең нәзек, зәгыйф булуында карт агачларны гаепли.

Үкенү хисе – агач булып,дөньяны күреп торыр идең, бу бәлаләр башыңа килмәгән булыр иде.

Зарлану хисе – мин алар каплап торганга күрә, якты дөньяны күрә алмыйм, иркенләп, рәхәтләнеп үсә алмыйм.

Дошманлык хисе – яшь агачларның карт агачларны дошман күрү.

Яшел эшләпә (әсәрне дәвам итү һәм йомгаклау).

Укытучы. Мәсәлнең дәвамын сез ничек күрәсез, ничек төгәлләр  идегез?

Зәңгәр эшләпә (әсәр героена киңәш бирү)

Яшь агачка – Ачулы, тар күңелле  булу , көнләшү бик начар гадәт. Шәфкатьле, яхшы күңелле , беркемгә дә усаллык теләмә. Зарлану, әләкләү матур гадәт түгел.Түземле,сабыр булырга кирәк. Өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга, колак салырга  кирәк.

V. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Бу дәрес сезнең күңелегездә эзсез калмас. Сез бүген бик матур уйладыгыз, фикер йөрттегез. Болай матур уй-фикер йөрткән кешенең күңелендә начарлык булмас.