Шәфкатьлелек бизи кешене

№ 153

(III сыйныф өчен әхлак дәресе)

Җәмилә БАГАЕВА,

Казандагы 54 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:  кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү; һәрбер укучының индивидуаль шәхес буларак үсешенә ярдәм итү; тормышта очрый торган ситуацияләрне кулланып,укучыларбелән бергәләп чишү.

Ресурслар:

  • слайдлар;

. компьютер, проектор;

  •  интернет;
  •  презентация;
  •   аңлатмалы сүзлек

Дәрес барышы

1.Оештыру – мотивлаштыру өлеше.

  • Укучыларны эшчәнлеккә тарту (“Телим”)
  • Эчтәлекне билгеләү (Булдыра алам”)

1.Уку мәсьәләсен кую.Слайд1

 

-Рәсемнәрнең эчтәлеге турында нәрсә әйтә аласыз? Алар сездә нинди хисләр тудыра?Аларны нәрсә берләштерә?

-Барлык рәсемдә дә яхшылык эшлиләр.

-Кемнәргә,нәрсәләргә булышалар?

— Үсемлекләргә,кешеләргә,хайваннарга.

-Димәк бу кешеләр турында нәрсә әйтә  аласыз?

-Шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләр.

— Дәресебез нәрсә турында булыр?

-Шәфкатьлелек турында.

2.Уку мәсьәләсен чишү юллары.

  1. Укучыларны төрле ситуацияләр чишүгә тарту.
  2. Уку мәсьәләсен чишүдә төрле биремнәр файдалану.
  3. 1 нче бирем.(төркемнәрдә эш)

-Нәрсә ул шәфкатьлелек?

(Укучыларның фикерләрен тыңлау)

-Сүзлеккә мөрәҗәгать итик. Слайд 2

 

2нче бирем.Слайд 3

1нче номерлы карточкалар белән эш.(төркемнәрдә)

Шигырь юлларын укыгыз.Геройларның гамәлләренә бәя бирегез.

 

-Бу өзекләрдә геройларны нәрсә берләштерә?

–Яманлык,явызлык,тәртипсезлек.

-Димәк шәфкатьлелекнең киресе нәрсә була?

-Шәфкатьсезлек,явызлык,рәхимсезлек.

Проблемлы сорау.

-Сез ничек уйлыйсыз, нинди кешеләр күбрәк?

(Төрле җаваплар)

-Әйдәгез тикшереп карыйк

-Сезгә кемнәрнең яхшылык эшләгәне бар?

— Сезнең кемнәргә яхшылык эшлэгэнегез бар?

3 нче бирем.

-Әдәби әсәрләрдән,әкиятләрдән шәфкатьлелеккә мисаллар китерегез.

-Үзегез нинди шәфкатьлелек акцияләрендә катнаштыгыз?

(Укучылар саныйлар) Слайд 4

 

-Шәфкатьле кешеләр турында газета-журналлардан укыйсыз,телевизордан күрәсез,ишетәсез, әти-әниләрегез авыру кешеләргә СМС хәбәрләр җибәрәләр,хәтта илләр дә бер-берсенә  бәла килгәндә ярдәм итәләр.

Слайд 5

 

4нче бирем (төркемнәрдә эш).

“Мәрхәмәтлелек чәчәге” төзү.Мәрхәмәтле кешегә хас сыйфатлар язылган таҗларны сайлап тактага беркетегез.

(Кешелеклелек,ярдәмчеллек,яхшылык,кайгыртучанлык,игътибарлылык,рәхимлелек сүзләре беркетелә)

-Әйдәгез, бу сыйфатларны  хәзер үзебездә тикшереп карыйк.Минем сорауларга җавап сайлап, шул җавап кырына басыгыз.(Һәр сорауга җавап сайлап укучылар  хәрәкәт итәләр)

 

Әйе                                   Һәрвакыт түгел                                    Юк

 

-Син үзең эшләгән эшкә мактау көтәсеңме?

-Син бөтен акчаңны дусларыңа бүләккә тотып бетерә аласыңмы?

-Кеше ярдәм сорамыйча яши аламы?

— Үзеңә ошамаган кешегә син яхшылык эшли аласыңмы?

-Үзеңә ошаган әйберне кешегә бирә аласыңмы?

Проблемалы сорау:

-Мәрхәмәтле булу җиңелме?

(Төрле җаваплар)

—                     Әйе,һәрвакытта да җиңел түгел.Мәрхәмәтле булу өчен каршылыкларны җиңәргә,үзеңне нәрсәдә булса да чикләргә туры килә.

6нчы бирем.( Төркемнәрдә эш)

-Мәрхәмәтле булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

Слайд 6

 

-Әйдәгез үзебезне төрле сыйфатларга куеп тикшереп карыйк.

-Шушы ситуацияләрне үзегезнең сүзләрегез һәм гамәлләрегез мәрхәмәтле дип әйтерлек итеп дәвам итегез

— Мин узып барам,сыйныфташ малайлар сугыша. Мин…

-Дустым авырый, мәктәпкә килми. Мин…

-Син кинога соңга каласың,ә бер бабай юл аркылы чыгарырга сорый.Мин…

— Урамда эскәмиядәйортсыз карт яши.Мин..

-Минем арттан урамда ташландык эт иярде, әни  алырга рөхсәт итми.Мин…

3.Йомгаклау.

“ Мәрхәмәтлелек агачы” төзү.

-Сез бүген үзегез эшләгән бик яхшы эшләрне санадыгыз. Әйдәгез уйлыйк,сезне алда нинди яхшы эшләр көтә икән? Мәрхәмәтлелек агачының яфракларына бүген яки бу көннәрдә нинди яхшылыкларэшләргә теләр идегез ,шуларны языгыз.(Тактада ясалган агачка укучылар яфракларын беркетәләр)

4.Рефлексия.