Шаһинур Мостафинның изге гамәлләре эзеннән
Миңнегөл КАМАЛИЕВА,
Мамадыштагы 4 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Һәр кеше бу тормышта үзеннән соң якты эз калдырырга яратылган дип уйлыйм мин. Кеше дөньяга килә,аякка баса,белем ала,тормышта үз урынын эзли башлый. Кемгәдер бу урынны табу өчен бик кыска вакыт та җитә, ә кемдер инде үз максатына сикәлтәле, бормалы юллар аша үтеп ирешә. Ләкин үз гомерендә изге гамәлләре белән үзеннән соң килгән буынга якты исемен калдыра алу – кешенең бурычы. Әйе, без мондый кешеләр турында тарих битләреннән дә, әдәби китаплардан да укып беләбез. Аларның гамәлләре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Ә ничек ирешкән соң алар бу уңышка? Шушы соруга җавап бирер өчен, мин якташыбыз Шаһинур ага Мостафинның хезмәтләрен өйрәнергә булдым.
Максатым:
–туган якның күренекле кешеләре турында материал туплау;
– якташ язучыбыз Шаһинур Мостафин хезмәтләре белән танышу;
– Шаһинур Мостафинның изге гамәленең бүгенге көндә мөһимлеген дәлилләү;
– Туган илебез гаиләләрендә сугыш кайтавазын барлау.
Ватанны олылау – якыннарыңны, туганнарыңны, үзең яшәгән җирне, анда яшәүче кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итү, безнең бәхетле тормышыбыз өчен гомерләрен биргән якташларыбызны һәм аларның гаиләләрен барлау, милли мәдәнияткә, әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт ул.
Мин – Мамадыш төбәгеннән. Шушы төбәктән чыккан күренекле шәхесләр, хезмәт батырлары, бәхетле киләчәк өчен гомерләрен дә кызганмаган якташларым белән горурланып яшим мин.
Шаһинур Мостафинның хезмәтләре белән танышуның беренче адымнарын аның биографиясеннән башладым. Әдипнең узган юлларында түземлелек, сабырлык, максатчанлык кебек сыйфатлар чагыла. Бу эшемдә этәргеч булып «Мамадышым – язмышым», вакытлы мәтбугаттан күпсанлы мәкаләләр, «Хәтер яктысы» китабы торды.
Ш.Мостафин, тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә дә армый-талмый эшли. Ул үзенең остазлары Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов юнәлеш биргән үтә авыр, әмма бик тә игелекле, изге шөгыльне уңышлы төстә дәвам иттерә. Ш.Мостафин җитәкчелегендәге «Хәтер яктысы» экспедициясе, хәрби архивларда кат-кат эшләп, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Волгоград, Донецк, Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә һәм Германиядә булып, Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган батырлары турында бай мәгълүматлар туплый. 2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы – Книга Героев»ның баш консультанты, кереш сүз авторы һәм мөхәррире дә була Шаһинур Мостафин. Җиңүебезнең 60 еллыгын исә ул «Хәтер яктысы» (2004) дигән документаль-публицистик язмалар китабы белән каршылый .
Ул ачыклый алган яугир исемнәре байтак, «яңадан терелткән» меңәрләгән кешедән торган исемлек бар. Шаһинур абый татар яугирләре белән генә шөгыльләнми, архивта утырган чакларында кул астына килеп кергән барлык якташлары турындагы мәгълүматларны алып кайтырга тырыша.
Бөек Ватан сугышында татарлар кылган батырлыклар тиешенчә бәяләнмәгән. Шаһинур абый архивларда утырганда шаккаткан, безнең милләттәшләр, бик күп батырлыклар кылып, орденнарга, медальләргә лаек була, ләкин шактыена тиешле бүләкләрен бирми калганнар. Ул йөзләрчә батырны барлап чыгарган, алар турында мәгълүматларны архивлардан бөртекләп җыйган. Бу исемлеккә Татарстан һәм республикабыздан читтәге татар каһарманнары да кертелгән. Ил буенча Матросов-Шакирҗанов кебек батырлык кылучылар саны 438 кешегә җиткән, шуларның 22 се – татар милләтеннән…
Шаһинур абый: «Үзәк архив бер кечкенә шәһәрчек кебек, бихисап кеше эшли анда. Шунда керсәң, «Ничәмә-ничә каһарман үзләренә «икенче гомер» бүләк иткәннәрен һаман өзелеп көтәләр бит!» – дип әрнеп уйлыйсың. Шушы архивта сакланучы, тарихи дөреслекне раслаучы дистә миллионнарча томга сыярлык документлар эзләнүчеләрне, тикшеренүчеләрне көтеп ята. Андагы эшнең очы-кырые күренми. Суворов: «Яу кырында үлгәннәрнең соңгысы күмелмичә торып, сугыш бетте дип санарга ярамый», – дип әйткән. Димәк, Бөек Ватан сугышы безнең өчен әле тәмамланмаган!» – дигән фикер йөртә.
Шаһинур абыйның хезмәтләре миндә зур кызыксыну уятты. Мәктәбебез укучыларының гаиләләрендә сугыш кайтавазын барлау максаты белән мин үзем дә сораштыру үткәрдем .Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Танылган эзтабар әдип, шагыйрь, публицист, якташыбыз Шаһинур ага Мостафин гаять зур һәм изге эш белән шөгыльләнгән. Бөек Ватан сугышында һәлак булган, эзсез югалган солдатларның исемнәрен ачыклау, сугыш кырларында ятып калганнарны туган якларына алып кайтып җирләү кебек эшләрне үзенең бурычы дип санаган. Ничәмә-ничә солдатка «икенче гомер» бүләк иткән, ничәмә-ничә кешенең рәхмәтләренә лаек булган кеше ул Шаһинур абый. Аның 25 ел дәвамында архивларда казынып үткәргән хезмәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел.
Бу фәнни эшем мине күп кенә уйлануларга китерде. Беренчедән, Шаһинур Мостафинның хезмәте күпләрне сокландырырлык. Икенчедән, аның бу изге гамәле киләсе буыннарга якты эз калдыру гына түгел, күпме билгесез солдатларның туганнарыннан рәхмәт ишетүе, аның изге җан икәнен тагын бер раслый. Димәк, безгә уйланырга нигез бар.
Бу дөньяда һәрбер адәм баласына рухи терәк кирәк, һәрбер кешенең бу тормышта үз кыйбласы булырга тиеш. Кемдер аны ходайга сыенудан, кемдер сөю-сөелүдән, кемдер мал җыюдан, кемдер башка бер нәрсәдән табадыр. Ләкин шунысы аңлашыла: кеше бары тик үзенең изге гамәлләре белән генә кеше йөрәгендә урын ала. Ә изге гамәлләр кылу һәр кешенең көченнән килә. Бу фәнни эшемне шушы эзләнүләрдән соң туган шигырь юлларым белән тәмамлыйсым килә:
Горурланыр кешеләр бар
Минем туган җиремдә.
Эше белән эз калдырган,
Тап төшерми нигезгә.
Армый-талмый хезмәт куеп,
Яшәгән Шаһинур ага.
Хезмәтенә мин баш иям,
Изге теләкләр аңа.
Күпме солдат-аналары,
Апалар һәм абыйлар,
Яуда ятып калганнары
Аңа рәхмәт укыйлар.
Изгелек бит җирдә ятмый –
Шуны әйтәсем килә.
Изгеләрнең изгесенә
Башым иясем килә.