Шәһәр мәктәбе шартларында тарих дәресләрендә милли-төбәк компонентын тормышка ашыру юллары

Гөлнур ХӨСНЕТДИНОВА,

Казандагы 171 нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Без яшәгән заман тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала.

Бүгенге көндә тарих дәресләрендә төбәк тарихына бик аз урын бирелә. Федераль стандартка нигезләнеп, дәресләрдә илләр тарихын һәм Россия тарихын өйрәнәбез. 6 – 8 нче сыйныфларда елына ун дәрес туры килә. Бу – бик аз.Төбәк тарихын өйрәнергә вакыт калмый диярлек. Бу – бик зур проблема,чөнки үз тарихын белмәү аркасында укучылар тарихи проблемаларны, милләт тарихын,төбәк тарихын белмиләр, тарихи дөреслекне кабул итмиләр. Тарих дәресләрендә, дәрестән тыш эшчәнлек кулланып, балаларны төбәк тарихы белән таныштыру, үз милләтен яратырга өйрәтүне мин үземнең максатым итеп куям. Максатыма төрле юллар, ысуллар белән якын килеп эшләргә тырышам.

Шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм тормышка әзерләүдә күп факторлар катнаша: гаилә, тирә-юнь, урам, табигать һәм шулар белән белән беррәттән милли-төбәк үзенчәлекләре. Һәр халык, һәр милләт үзенең рухи байлыгын үзенчәлекле шартларда, үзенчәлекле юллар һәм алымнар белән туплаган. Аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә үзеннән сизелерлек өлеш кертә, баета. Милли-рухи байлык аерым халыкның гына түгел, ул – гомумкешелек кыйммәтләренең нигезе. Димәк, балаларны кечкенәдән үк үз халкының, үз туган җиренең үзенчәлекләре белән таныштыру гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү.

Милли-төбәк компоненты – хәзерге вакытта белем бирү системасында актуаль проблемаларның берсе. Балаларны туган ягыбызның тарихы белән таныштырганда милли-төбәк компонентын куллану түбәндәге бурычларны үз эченә ала:

– балаларда гади тарихи күзаллаулар формалаштыру;

– туган табигать һәм аның данлы шәхесләренә, хезмәтчәннәренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү;

– үз гаиләсенең тарихын өйрәнү аша балаларда гаилә традицияларына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;

– Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре турында күзаллауны үстерү;

– дәүләт символлары – герб, флаг, гимн белән таныштыру;

-башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру.

Әлеге бурычлар балалар эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә чишелеш таба.

Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика,авыл, шәһәр тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.

Һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез мәктәптән башлана. Безнең 171 нче урта мәктәптә милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

– балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

– халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

– әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

– туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

– төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

– милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

– халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Мәктәбебездә балаларны милли-төбәк компонентлары белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Күп кенә сыйныфларыбызда милли почмакларыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласыннар өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, туган авылыбыз, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре.

Мәктәбебездә милли музейлар эшләп килә:Хәмид Мөштәри музее, Рәшит Ваһапов музее. Бу музей-кабинетларда татар халкының бөек шәхесләре турында бик күп информация тупланган, кызыклы материаллар, милли киемнәр, китаплар, хатлар. Укучыларыбыз белән бергәләп музей-кабинетларга керәбез, бик кызыксынып карыйбыз, өйрәнәбез. Шулай ук мәктәбебездә яңа милли музейлар ачарга планлаштырабыз. Бүгенге көндә төбәгебездә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга музей-кабинет ачарга планнар корылган. Әлегә укучыларыбыз белән бергә материаллар туплыйбыз.

Татарстан һәм Россия дәүләт тарихын белү – ул үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә. Үз милләтебезне генә түгел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә, халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.

Репродуктив эшчәнлеккә килгәндә тарих дәресләрендә балаларга төбәк тарихы буенча төрле биремнәр бирәбез:гаилэ тарихын өйрәнү,шәҗәрә төзү,әби-бабалары,әти-әниләре туып үскән өлкәләр турында материал туплап презентацияләр ясыйбыз.

Шәҗәрә төзү процессында укучыларыбыз белән якынырак танышабыз,күп кызыклы мәгълүматлар беләбез. Мәсәлән, шагыйрь Зөлфәтнең оныклары безнең мәктәбебездә укый, язучы Рөстәм Галиуллинның бертуган апасы бездә математика укытучысы булып эшли. Укучылар үзләре кайтып йөргән авыллар, районнар турында мәгълүмат алып киләләр, кызыклы шәхесләр турында сөйлиләр. Мәсәлән, бер укучым авыл тарихын сөйләгәндә Бөек Ватан сугышы герое Петр Гавриловның якташы икәнен әйтте. Икенче дәрескә инде П.Гаврилов турында презентация ясап килгән иде. Питрәч районы Әлбәдән авылында ел да П.Гавриловка багышланган чара уза икән, бик кызыклы фотолар, видеоматериаллар алып килде укучым. Балалар рәхәтләнеп тыңлады, бик күп сораулар туды. Хәзер шул укучым белән фәнни эш әзерлибез. Укучыларыбыз белән шундый кызыклы, кирәкле ачышлар ясыйбыз. Төбәгебездә туып үскән, чыгышы белән Татарстаннан булган бөек шәхесләребезне өйрәнәбез, мөмкинлекләр табып, төрле очрашулар оештырабыз, түгәрәк өстәлләр ясыйбыз. Укучыларыбыз бөек шәхесләрдән, аларның туганнарыннан интервью алырга бик ярата.

Укучыларыбызны тагын да кызыксындыру өчен шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда катнаштырып, призлы урыннар алабыз. Мәсәлән, март аенда Әнвәр Тайсин исемендәге республика күләмендә узган фәнни-гамәли конференциядә I урынны алдык. Быел бер укучым республика күләмендә уздырылган Татарстан тарихы олимпиадасының шәһәр этабында призер булып чыкты. Шулай ук ике укучым татар телендә уздырылган Татарстан тарихы олимпиадасында призлы урыннар алды. Нәтиҗәләре куанычлы булгач, укучыларыбыз тагын да канатланып, янып яши башлый.

Туган ягыбызның тарихы белән якыннанрак танышу максатыннан әңгәмәләр, виртуаль экскурсияләр дә уздырабыз. Әңгәмәләр вакытында балалар Казан шәһәре тарихы, урам исемнәре һәм шәһәребездә яшәүчеләр, аларның һөнәрләре белән танышалар. Экскурсияләр шәһәр, авыл, район, анда яшәүчеләр, истәлекле урыннар турында күзаллауны үстерә.

Шулай ук укучылар белән Казан шәһәренең төрле музейларына йөрибез. Шәһәребезнең тарихи урыннарына барабыз, өйрәнәбез. Мәсәлән, Милли музей, Каюм Насыйри музее, Чәкчәк музее, Кремльгә экскурсияләр. Укучыларыбыз шәһәргә чыгуны көтеп ала.

Бәйрәмнәр, бәйгеләр уздыру. Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре һәм мәдәнмяте белән таныштыру максатыннан мәктәбебездә төрле милли кичәләр, бәйрәмнәр уздырыла. Милли бәйрәмнәребезнең берсе –Нәүрүз. Нәүрүз бәйрәмендә мәктәбебездә төрле кызыклы чаралар уза. Коридорларда милли, күмәк уеннар уйнатыла, театраль чаралар уза. Җәйге лагерьда чираттагы милли бәйрәмебез – сабантуй бәйрәме була. Укучыларыбыз сабантуй бәйрәме тарихы белән танышалар. Элек-электән килгән милли уеннарыбыз уйнаныла. Мәсәлән, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү һ.б.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Шуңа күрә һәр бала мәктәптән үк үзенең туган җире, тарихы, танылган шәхесләре белән кызыксынсын һәм горурлык хисе кичерсен иде.