Шәүкәт Галиевның “Аталы-уллы солдатлар” шигырен анализлау

Эльвира  ЗӘЙНУЛЛИНА,

Алабугадагы 10 нчы күппрофильле лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Предмет: 6 нчы класс, татар төркемендә татар теле дәресе.

Дәреснең темасы: саннарның ясалышы һәм дөрес язылышы. Шәүкәт Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” шигырен анализлау һәм “Азатлык алып килгән сугышчы” һәйкәле турындагы тарихи белешмәне өйрәнү барышында саннарның ясалышы һәм дөрес язылышын үзләштерү.

Дәреснең  тибы: тел, әдәбият һәм тарих фәннәре буенча интегральләшкән дәрес.

Дәреснең максаты:

Белем бирү: Укучыларны тамыр, кушма, тезмә, парлы саннарны сөйләмдә һәм язуда дөрес кулланырга өйрәтү; Ш. Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” шигырен анализлау; Берлиндагы “Азатлык алып килгән сугышчы” һәйкәле турында мәгълүмат бирү.

Үстерелеш: укучыларның язма һәм телдән сөйләм телен үстерү, иҗади фикерләргә өйрәтү.

Тәрбияви: батырлык турында мәкальләр, әдәби әсәр, тарихи мәгълүмат аша патриотизм, туган җирне ярату хисе тәрбияләргә шартлар тудыру, үзара хөрмәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләр формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: тамыр, кушма, тезмә, парлы саннарны дөрес яза һәм куллана белүләре, саннар кулланып, иҗади биремнәр үти алулары, татар халык мәкальләрен, Ш. Галиев иҗатын, тарихи мәгълүматларны истә калдырулары.

Дәреслекләр: Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче балалар өчен). 6 класс. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2015.

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче балалар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк/ Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. – Казан: ”Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.

Җиһаз: дәреслекләр, мультимедиа, таблица, тарихи текст язылган карточкалар.

Оештыру: исәнләшү:

Исәнме, якты кояш!

Саумы, аяз күгебез!

Илебезгә, җиребезгә

Тыныч тормыш телибез!

Дежур укучы җавабы.

Мотивлаштыру: укучылар, бүгенге дәреснең девизы: саннар тәртип ярата!

“Яшерелгән санны тап һәм тәртип белән урнаштыр” уены (фикер, берләшмә, йөзек, тун, бишек, каралты, җилле, көчек).

Җавап: бер, ике, өч, биш, алты, ун, илле, йөз.

–Димәк, без бүгенге дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнүне дәвам итәбез? (Сан.)

Белемнәрне актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү. Батырлык темасына саннар кергән мәкальләр язарга иде, аларны укып китәбез.

Укучылар җавабы: 1. Батыр бер үлә, куркак мең үлә.

2. Мең дус аз, бер дошман күп.

3. Бердә түгел, илдә көч…

 

  1. Белемнәрне тигезләү:

–Укучылар, әйдәгез, Ш. Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” шигырен сәнгатьле итеп укыйбыз.

Ш. Галиев “Аталы-уллы солдатлар” (баллада).

Сугыш пыскып сүнгән җирдә,

Бик ерак якта,

Аталы-уллы солдатлар

Торалар сакта.

Егерме ел алмашмыйча

Тора атасы.

Улы килгән өченче ел,

Быел – кайтасы.

Күңеле сизгер егетнең

Күзләре үткер.

Һәйкәл-әткәй, дәшмәсәң дә,

Сүзләрең күптер…

Җиңүгә ул тик бер адым

Барып җитмәгән.

Аның өчен әле һаман

Сугыш бетмәгән.

…Ике сагынуны алып,

Улы кайтасы.

Алмашынмас сакта торып

Кала атасы.

Бирем: шигырьдә очраган саннарны саналмышлары белән тактага язабыз.

(Егерме ел, өченче ел, бер адым, ике сагыну.)

  • Укучылар, хәзер шигырьнең эчтәлегенә игътибар итик әле. Сорауларга җавап бирәбез.
  1. Солдат кайсы илдә хезмәт итә дип уйлыйсыз? Ни өчен? (Германиядә, чөнки сугыш шунда тәмамлана.)
  2. Егерме ел атасы ничек сакта тора икән? (Һәйкәл булып.)
  3. Сугыш беткәнгә быел ничә ел булды? (80 ел.)
  4. Шигырь язылганда ничә ел булган? (20 ел.)
  5. Димәк, шигырь ничәнче елда язылган булып чыга? (1965 елда.)
  6. Һәйкәл-солдат кайсы илдә куелган? (Германиядә.)

Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

  • Ә хәзер, әйдәгез, 87 нче биттәге тарихи мәгълүмат белән танышып китик әле. Төркемнәрдә текстны өйрәнәбез.

– Бирем: 1) текстта кулланылган саннарны сүзләр белән язып алабыз;

2) каршы төркемгә җавабы сан булырлык итеп сораулар әзерлибез.

Экранда һәйкәл һәм тарихи материал күрсәтелә.

“Азатлык алып килгән сугышчы” – Берлин шәһәренең Трептов паркында куелган монумент. Мемориалда 7000 совет сугышчысы җирләнгән. Берлинны штурмлаганда, 75000 сугышчы үлгән, шулардан бары тик 1000 кешенең генә исемнәре билгеле. Һәйкәлне скульптор Е.В. Вучетич, архитектор Я.Б. Белопольский, рәссам А.В. Горпенко, инженер С.С. Валериус эшләгән. Ул 1949 елның 8 маенда ачыла. Биеклеге – 12 метр, авырлыгы – 70 тонна. 

   Композициянең үзәгендә фашист свастикасы өстендә басып торган совет солдаты гәүдәләнгән. Аның бер кулында – җиргә иелгән кылыч, ә икенче кулы белән ул үзе коткарган немец кызчыгын күтәргән…

  • Төркемнәрдәге укучылар текст буенча сораулар бирәләр, каршы төркемдәгеләр җавап бирәләр һәм берәм-берәм чыгып, саннарны сүз белән язалар:

Җиде мең, җитмеш биш мең, мең, мең тугыз йөз кырык тугыз, сигез, унике, җитмеш.

  • Укучылар, ә хәзер экранга карыйбыз һәм саннарның ясалышы турындагы таблицаны төркемнәрдә өйрәнәбез, нәтиҗә ясыйбыз.

(Укучыларның төркемнәрдәге эше.)

  • Әйтегез әле, текстта ясалышы буенча нинди саннар очрады? ( Тамыр, кушма, тезмә.)
  • Ә нинди саннар очрамады? (Парлы.)
  • Сез ничек уйлыйсыз, кызчыкка чама белән ничә яшьләр булыр? (Ике-өч.)
  • Ә солдатка? (Утыз-утыз биш тирәсе.)
  • Без нинди саннар әйттек? (Парлы.)
  • Нәтиҗә ясыйк. Тамыр саннар нинди була? (Бер кисәктән тора.) Кушма саннар? (Ике сан кушылып языла.) Тезмә саннар? (Тамыр саннар тезелеп килә, аерым языла.) Парлы саннар? (Саннар сызыкча аша языла.)

Афәрин, укучылар, без сезнең белән саннарның ясалышын һәм аларның дөрес язылышын үзләштердек.

Рефлексия.

  • Укучылар, бу дәрестә без тагын ниләр эшләдек? (Ш.Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” шигырен, һәйкәл турында укыдык.)
  • Без ниләр белдек? (1. Германиянең Берлин шәһәрендә куелган “Азатлык алып килгән сугышчы” һәйкәле турында белдек. 2. Шагыйрь Ш. Галиев турында белдек. 3. Саннарның ясалышы турында белдек…)
  • Укучылар, әйдәгез, тагын бер кат һәйкәлгә карыйк әле. (Экранда һәйкәл.) Сугышчының кулындагы кылыч җиргә иелгән. Ни өчен скульптор Е.В. Вучетич шулай ясаган икән? (Җаваплар тыңлана: чөнки сугыш беткән; шулай да ул кылычын ташламаган, чөнки ул сакта тора; ул шулай тынычлык өчен сакта тора һ.б.)
  • Кызчыкны ул югары күтәргән. Бу ни аңлата? (Җаваплар: ул балаларны ярата; безнең сугышчылар балаларны яклыйлар; кызчык ул якты киләчәк билгесе һ.б.)
  • Рәхмәт, укучылар. Әйе, безнең илебез тынычлык яклы, безнең солдатларыбыз илебезнең тынычлыгы, якты киләчәге өчен көрәшәләр.
  • Дәресебез тәмам. Ә икенче дәрестә мин сездән “Мин тынычлык яклы!” дигән темага иҗади эшләр көтәм.

Өй эше. 1. Иҗади эш “Мин тынычлык яклы!”(х икәя, шигырь, рәсем, плакат булырга мөмкин)  яки  2. Ш. Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” шигырен ятларга.