Шагыйрь Рифат Сәлах – гармунчылар нәселеннән

№ 188

Рима ГАЙНЕТДИНОВА,

Яшел Үзәндәге 5 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы   

Максат. Яшь шагыйрь Рифат Сәлахның нәсел тарихын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен өйрәнү; нәсел тамырларын өйрәнү өчен кирәк булган мәгълүматны аерып ала белү; фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә өйрәнү.

Бурычлар:        

туганнырымның  нәсел тарихына, шөгыль-кәсепләренә битараф булмау;

– Сәлахлар нәселеннән чыккан яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән горурлану;

– нәселебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;

– иҗат итү омтылышы уяту.  

Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Уен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә. Халык музыка коралы-гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны, беренче булып 1782 елда Бушман  ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлаганнар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәрендә була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр, аның берничә төре барлыкка килә. Тула, Саратов, татар гармуны әнә шундыйлардан. Халык арасында киң таралган уен коралы булганлыктан, гармун турында бик күп шигырьләр, чәчмә әсәрләр иҗат ителгән һәм хәзерге көндә дә иҗат ителәләр.

Әби-бабайларыбызның яшьлек  елларында иң кадерле әйберләре тальян  гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып киткәннәр, китереп куйганнар. Иң авыр да, иң караңгы көннәр дә халыкны гармуннан аера алмады.

Моннан бик күп еллар элек Буа районының Яңа Чәчкап авылында да гармунчылар бик күп булган, диләр. Сәләх, Сафа бабамнар, Ризатдин, Низаметдин Сәләховлар гына ни тора! Гәрчә бүген дә биредә гармун телләрен тартучылар юк түгел. Аларның барысы да заманында оста гармунчылар булган, гармуннарын кулларыннан төшермәгәннәр. Өйләрендәге гармун, тальяннарның исәбе-хисабы булмаган.

Низаметдиннең туганы – Ризатдинның уллары Гадел, Гомәр, Гали абыйлар да баянда да, тальянда да күзләрен йомып уйный алалар. Районда, республикада узган бәйгеләрдә, авыл бәйрәмнәренең үзәгендә кайный алар. Гали абыйның улы – Рифат Сәлахов 1987 елның 8 июлендә   Буа районы Яңа Чәчкап авылында эшче һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 20042009 нчы елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Рифат Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен 5 нче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша. Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 20072009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була. Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 20062009 елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли. Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы – 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы – 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри сабантуй – 2006» — икенче, «Шигъри сабантуй – 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә.

Татар шагыйре Рифат Сәлах та – әтиләре кебек оста гармунчы. Рифат Сәлахны төрле әдәби кичәләрдә дә күрергә мөмкин, гармунына кушылып, моңлы тавышы белән тамашачыларны әсир итә белә ул. Халкыбызның гармун көйләрен яңартып торуы һәм аны онытмавы күңелләргә җылылык, горурлык өсти. «Кечкенәдән гармунда уйнарга яратам. Әтидән күреп, үзлегемнән өйрәнгән идем. Инде бик күп еллар кулдан төшергәнем юк.  Сабантуйларда уйнамыйча  калсам, бер ел кәефем булмый», – дип искә төшерә ул.