Шагыйрь Р.Миңнуллин шигырьләрендә ана образы
Гөлсинә НУРТДИНОВА,
Түбән Камадагы 15 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Күренекле галим Фатыйх Урманче фикеренчә, бик борынгы чорларда урнашкан карашлар буенча кешелек дөньясы тәүге чорда ир-ат җенесеннән булган аллаларга түгел, ә бәлки, барыннан да элек, алиһәләргә табына башлаган. Иң борынгы чордагы диннәрнең инеш башы да Тудыручы бөек ана образын илаһлаштырудан килә. Ана образының барлык халыклар мифологиясендә, фольклорында һәм язма чыганакларда беренчел урын алып торуы иң борынгы мифларга бәйләнгән.
“Әнкәй образы. Р. Миңнуллин иҗатында бу образ аша күп нәрсә әйтелә, күп нәрсәгә бәя бирелә, яшәү кыйблалары билгеләнә”, – дип язды Галимҗан Гыйльманов.
Р.Миңнуллинның әнкәсе сугыш һәм сугыштан соңгы чор әнкәләренең җыелма сурәтен күз алдына бастыра. Ул – чыннан да, шундый бөек ана. Олы җанлы, гүзәл йөзле Гөлҗәүһәр ханым… Биш баланы ил күрерлек кеше итеп үстергән. Без ул балаларны аерым-аерым беләбез.
Роберт Миңнуллинның үзәген өзгән тема – ул әнкәсенә багышланган шигырьләр. Аның лирик “Әнкәсе” – үзе бер дөнья. Бу төркем әсәрләргә шагыйрь бай һәм нечкә хисле шәхес, олы инсанчы булып күз алдына килә.
Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Роберт Миңнуллинда “Әнкәй” һәр очракта да баш хәрефтән языла! Балалары шәһәрдә торган юмарт авыл әнкәйләренең уртак халәтен ул шулай тасвирлый:
Күчтәнәч көткәнмени ул!
Безне көткән! Күптәннән!
Очып кына йөри Әнкәй,
Талчыкса да көткәннән….
Әнкәй – матурлык. “Һаман чибәр минем Әнкәй” шигыре шул хакта. Шагыйрь бер-ике сүз, бер-ике сурәт, бизәк белән шуны аңлата алган: матурлык – Әнкәй хәтеренең, елмаюының, күз карашының, йөз җыерчыкларының, җан тынычлыгының җыелмасы икән, бернинди дә абстракт төшенчә түгел.
Әнкәй – язмыш. (“Синең язмышың”) Тол хатынның язмышы – ул үз бәхетеннән баш тарткан, бөтен тормышын балаларына багышлый:
Күп булсак та, аз булсак та,
Бишебез – биш язмышың!
Әнкәй – бишек җыры. (“Синең бишек җырың”) Һәр ананың үзе генә белгән бишек җыры була. Ул җырдан күчкән моң сабый җанын үсеп буйга җиткәнче, кеше булганчы озата бара; ул нәселдән нәселгә күчеп яңгырый. Шагыйрьнең фәлсәфәсе әнә шул хакта.
Әнкәй – ятимлек. “Без үскәндә” әсәрендә сурәтләнгән язмыш – меңәрләгән аналар язмышы, ахыр чиктә, халык язмышы. Анда ятимлек тарихы, ныклык, фидакарьлек тарихы:
Әтисез дә ятим булмадык без –
Чөнки безнең Әнкәй
Үзе ятим үскән.
Әнкәй – Әткәй. Әткәйсез үскән малайның бөтен терәге, ярдәмчесе, яклучысы – шул ук Әнкәй. Балачакта да шулай, хәзер дә шулай. “Әнкәйгә әйтәм бит!”, “Күчтәнәч”, “Син аларны яратырсың, Әнкәй!”, “Әнкәйләр тәрбиясе”, “Әнкәй хатлары”, “Әнкәйнең ак чәчләре” әсәрләрендә дә ана образына салынган мәгънә күпкә киңрәк. Хатирәләр, тәрбия, дуслык, күчтәнәч, фатиха, яшәү тәгълиматы, балачак – бу төшенчәләрнең барысы да ана образына кереп беткән.
Менә тагын бер мәгънә, сурәт: Әнкәй – кышкы кич (“Кышкы кичтә”). Әмма Әнкәй образын Сөн елгасы белән бәйләмәсә, Миңнуллин Миңнуллин булмас иде. Һәм менә ул янәшәлек:
Сөн буенда Әнкәй басып тора.
Сөн һәм Әнкәй! Ерак без генә.
Әнкәемнең күз яшьләре барда
Китмәс әле Сөн дә тиз генә.
Шул рәвешле, Әнкәй образы Р.Миңнуллин шигъриятендә тормышны аңлауда тылсымлы бер ачкыч булып тора. Шагыйрь бу ачкыч ярдәмендә укучы күңеленең бик тирән чоңгылларын айкый.
“Әнкәйләр турындагы шигырьләрем, җырларым тулысынча диярлек автобиографик кичерешләргә нигезләнеп иҗат ителгән. Шигырьләремнең һәрбер юлы Әнкәйне уйлап, һәрбер детале Әнкәйне искә төшереп, һәрбер хисе Әнкәйне сагынып язылган. Шушы шигырь юллары аша мин аны олыларга, ихтирамымны белгертергә, аңа булган бурычларымның аз гына өлешен булса да үзенә кире кайтарып бирергә тырышам”, – дип язды шагыйрь Р.Миңнулин.
Бүгенге татар җыр сәнгатендә Татарстанның халык шагыйре
Р.Миңнуллинның шигъриятендәге җыр жанры шактый зур урын били. Бу өлкәдә ул Х.Туфан, С.Хәким, Ш.Галиев, И.Юзеевларның бәрәкәтле традицияләрен дәвам итә. Шунысы куанычлы: Р. Миңнуллинның җыр өчен язылган шигырьләре югары поэзия таләпләренә җавап бирә. Якташы, Татарстанның халык шагыйре Ә.Баян әйткәнчә: “Робертның барлык җыр текстлары да – чын шигырь”.
Традицион булганга да, аның шигырьләре үзеннән үзе көй сорап тора. Шуңа да күренекле композиторлар аның шигырьләренә бик теләп көй яза, ә халык аларны яратып җырлый.
Шагыйрьнең туган җире, туган төбәгенә мәдхия җырлавы, һичшиксез, күңел лирикасы белән кушылып китә. Аның иҗатының үзәгендә – Әнкәй темасы. Шагыйрь үзе бу хакта: “Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. “Әнкәй” дигәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше – Ана. Юкка гына Җир-ана, Ватан-ана димибез бит. Хәтта туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез”, – ди.
Роберт Миңнуллинның әнкәйләр турындагы иң хисле, иң мәгънәле, фәлсәфи фикерле шигырьләре, композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынып, җыр булып киткән. Ул җырлар яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә күңел кылларын бердәй дәрт, сагыш-моң белән тибрәндерә.
Сокланып карап торырлык –
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
Композитор Рөстәм Яхин көйгә салган “Әнкәйнең ак чәчләре” исемле әлеге җырны тетрәнмичә тыңлау мөмкин түгел. Наҗия Теркулова, Зөһрә Сәхәбиева, Шамил Әхмәтҗанов кебек күренекле җырчылар аны үз репертуарларына керттеләр.
Шулай итеп, Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Ул җырларның шактые төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый.
Роберт Миңнуллинның хәзер белгән, яраткан, шагыйрьне татар халкы тарихы тирәнлегеннән килгән моң-көй агымы белән тоташтырган “Әнкәй” җыр-шигыренең беренче юллары түбәндәгечә яңгырый:
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры көйләп төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.
Әлеге әсәр беренче мәртәбә шагыйрьнең 1976 елда дөнья күргән һәм “Бәхетле булыгыз!” дип аталган беренче җыентыгында басылып чыга. “Әнкәй” җыр-шигырьнең иҗат ителүе, аның шәхси һәм иҗтимагый мәгънәсе, әһәмияте хакында автор үзе 1995 елда түбәндәгечә яза: “Барысы да Сара апа Садыйковадан башланды. Әгәр дә ул “Әнкәй” исемле шигыремә көй язмаса, мин җыр дөньясына, бәлки, кереп тә китмәгән булыр идем. “Әнкәй” татар белән башкортның яраткан җырына әверелде. Язылуына чирек гасыр була инде, ә шул җырны сорап радиога меңләгән хатлар әле дә килеп тора. Ул сәхнәләрдә, мәҗлесләрдә, туйларда, бәйрәмнәрдә яңгырый. Газиз әниләрне шул җыр аша сәламлиләр, тәбриклиләр, рәхмәтләрен җиткерәләр”.
Олы шагыйребез Сибгат Хәким әлеге җыр турында болай язган иде: “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек…” Робертның шундый җыры бар. Популяр җыр. Актаныш якларыннан, Сөннән, Агыйдел буйларыннан башланып китә ул җыр. Балалык күңеленнән, балалык моңсулыгыннан башлана”.
Күрәсең, ниндидер могҗиза ярдәмендәдер инде, шагыйрь туганда ук аның нәни йөрәгендә аны тапкан Әнкәсенә һәм кечкенә генә Сөнгә тирән мәхәббәт хисләре бөреләнә башлагандыр сыман. Әлеге хисләр тирәнәйсен, ныгысын өчендер, аның бишеге дә Сөн буенда үскән таллардан ясала. Бу хакта ул “Талбишек” шигырендә әйтеп үтә:
Бишек җырын җырламасын,
Сөн талларыннан үр дә!
Талбишектә үстем мин дә!
Сизелмимени бер дә?!