Шагыйрь анасы (Марат Әмирхановның «Бибимәмдүдә» бәяны буенча)
Шагыйрь анасы
(Марат Әмирхановның «Бибимәмдүдә» бәяны буенча)
Гөлназ ЗАКИРОВА,
Әгерҗедәге Советлар Союзы Герое
А.К.Абдрахманов исемендәге 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Авыл иртәсе. Өйдә тын. Мөхәммәтшакир комган тотып йөри, Бибимәмдүдә өстәл янында. Иртәнге азан яңгырый.
Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!
Бибимәмдүдә, ашыгып, ачык тәрәзә янына килеп, пәрдәне ача… Шакир, аның артыннан килеп, сыек чыбык белән сыдыра.
Бибимәмдүдә. Аһ! (Азан өзелә.)
Мөхәммәтшакир. Ни кирәк! Кемне күзлисең? Бар, эшең бетмәгән!
Бибимәмдүдә. И хәзрәт, юкны сөйләмә инде!
Бибимәмдүдә, өстәл янына килеп, самавырны куя. Шакирны беләгеннән тотып, карават янына алып бара. Утыралар.
Бибимәмдүдә (кыенсынып кына). Кара әле, сиңа әйтәм, Мөхәммәтшакир, теге… (дип, төртелеп калган атлы булды да, кайнарланып, иренә елыша…)
Мөхәммәтшакир. Ни-нәрсә, әйтергә теләгән идең (наз эчендә эреп туйгач) – әйт…
Бибимәмдүдә. Теге… ни… Мөхәммәтшакир… Габдуллаҗанны алып кайтасы иде, бик сагындым бит баламны. Аннан соң син дә бала яратасың бит. Зинһар өчен…
Мөхәммәтшакир. Ярар, ат җибәрермен, алып кайтырлар.
Экранда Тукайны атта алып кайту күренеше.
Әтәч кычкыра. Ишектән кечкенә Габдулла керә.
Габдулла. Әссәламегаләйкем!
Мөхәммәтшакир. Вәгаләйкемәссәлам!
(Габдулла караватка килеп утырып карый, өстәл янына килеп, өстәл япмасын ачып яба.)
Габдулла. О-о-о, әстәгыйн, өегез Бәдри агайның сыер абзары чаклы икән ич! Әнәтрәк, Шәрифә әбинеке тавык кетәгеннән дә бәләкәйрәк иде.
(Әнисе малайны кочакламакчы була, ирне узарга ярамый. Габдулла да читләшкән, бик якын килми.)
Бибимәмдүдә. Улым, Мөхәммәтшакир хәзрәт белән күреш, хәзрәт синең әтиең.
(Габдуллаҗан җиң очы белән борын астын корытып ала да, ике кулын
сузып, үкчәсен үкчәгә бәрә-бәрә түргә атлый.)
Габдулла. Әссәламегаләйкем, хәзрәт, өегезгә бәрәкәт, үзегезгә иминлек бирсен Ходай.
(Мөхәммәтшакир бу тәмле телле, сүзләрен өлкән сыйныф мәдрәсә шәкертедәй
сәйләндәй тезеп кенә чишелеп сөйләшүче каз муенлы тапкыр малайны ошата
булса кирәк, ирен читләре белән генә елмайгандай итә. )
Мөхәммәтшакир. Рәхмәт, мәхдүм, рәхмәт. (Сөякчел куллары белән такыр башыннан сыйпаштыра.)
Габдулла (Габдуллага рәхәт, ул да хәзрәткә якынрак килеп сорый). Кара, онытып та торам, мин килмешәк түгел инде алайса хәзер иеме? Шәрифә әби, килмешәк, дип, чистый җаныма тия иде. (Габдуллаҗан, үги әтисенә текәлеп.)
Мөхәммәтшакир. Бу синең үз өең, мәхдүм, әйдә, чәйгә рәхим ит.
(Өстәл янына утыралар.) Ак күмәчкә кәрәзле бал ягып бирим әле үзеңә! Бал яратасыңмы? (Ягып бирә.)
Габдулла. Күмәч? Бал? Тәмле инде ул. (Теле белән иреннәрен ялый.)
Бибимәмдүдә. Җитлеккәнсең, балам, буйга да үсеп киткәнсең! (Улының аркасыннан сөеп куя.)
Бибимәмдүдә (хәзрәткә дә йомшак кына кагылып китә). Рәхмәт, хәзрәт, мәрхәмәтегездән гаҗизмен.
(Габдулла күмәчне тәмләп ашый, әнисе чәй сала, икәүләп елмаеп карап торалар.)
(Ишегалдында әтәч тавышы ишетелә. Кикрикүк! Ки-кри-и-кү-ү-үк! Габдулла, йөгереп, тәрәзә янына килә, сикергәли.)
Габдулла. Әтәч кунган читәнгә,
Тавык җырлый кетәктә,
(Әнисе янына килеп, кулыннан тотып әйләндерә.)
Чебиләре «чеп-чеп» килә,
Их, матур соң бу иртә. (Икәүләп өй уртасында әйләнәләр, Мөхәммәтшакир хәзрәт ана белән бала мәхәббәтенә сокланып карап утыра.)
Бибимәмдүдә. Каян уйлап табасың боларны? Бала гына ич әле син?! (Сәерсенеп.)
Габдулла. Мин уйлап тапмыйм, әнием, җу-у-ук, алар үзләреннән-үзләре тел очына
килә. Менә тагын берсе кунды:
Кәҗә әйтә: «Мә-мә-мә»,
Сарык әйтә: «Бә-бә-бә»,
Бир, димиләр, мә-бә, диләр,
Нинди юмарт бәтиләр.
Бибимәмдүдә. Зиһенең яхшы, улым, әтиең Мөхәммәтгарифка охшагансың, ул Коръәнне дә яттан белә иде.
Габдулла. Мин бик күп җырлар да беләм әле, ишетүгә отам да алам.
Бибимәмдүдә. Бу яктан миңа охшагансың (дип елмайды бәхетле ана, икәүләп, җитәкләшеп, эскәмиягә барып утыралар).
(Әнисе, улын кочагына алып, әкрен генә «Бишек җырын» көйли.)
Бибимәмдүдә.
Әлли бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу. (Габдулла, әнисе алдына ятып, изрәп йокыга тала.)
Бибимәмдүдә (хәле киткәнен аңлап). Улым, Габдуллаҗан, нишләптер хәлем китеп тора. Син бар, бакчага чык, уйнап кер, мин бераз ятып торыйм әле.
Габдулла. Ярар, хәзер, әтәчегез белән сөйләшеп керим әле! (Габдулла чыгып китә.)
(Бибимәмдүдә, барып, бөгәрләнеп ята, әзрәктән торып утыра эчен тота. Шакир килеп баса.)
Мөхәммәтшакир. Бибимәмдүдә, кара әле, нык авырыйсың бит син. Зәхмәт тигән, өшкерергә кирәк! Хәзер, үзем өшкерәм, бөтен авыртуларың бетәр дә китәр, Аллаһ боерса! (Арттан үзенчә укый, төкеренә-төкеренә чыгып китә.)
(Шакир өшкергәндә, кара киемле кызлар йөгереп үтәләр.)
Мөхәммәтшакир (кара киемле кызлар). Китегез, кит! Йөрмәгез монда! Әфсен-төфсен, бетсен-китсен! Бибимәмдүдә терелсен! (Бибимәмдүдә күзен йомып ята.)
Ак киемле фәрештәләр чыга. (Олы Габдулланы да алып чыгалар. Микрофон янына баса.)
Бибимәмдүдә төш күрә.
Бибимәмдүдә (торып утыра). Нинди күркәм йорт! Кайда соң мин? (Ак, кара киемле кызларга карый.) Кием-салымнары, кыланмышлары үзгә. Кемнәр соң бу?
(Торып, алга таба килә.)
Алда Олы Габдулла шигырь укый.
Габдулла. Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да…
(Ак фәрештәләр кул чаба.)
1 нче ак фәрештә. Афәрин! Афәрин!
2 нче ак фәрештә.
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;
Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.
1 нче ак фәрештә.
Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә бик бай, диям,
Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, диям.
Бибимәмдүдә (сискәнеп китә). Габдулла? Аның Габдуллаҗаны да Тукайлар токымыннан ич! Мөнбәр иясендә Мөхәммәтгариф чалымнарын да күрәм! Чалымнары гынамы, буй-сыны, килеш-килбәте – тач ике тамчы су, охшашыпмы охшашканнар. Сөбханалла! Улым! Минем улым!
Бибимәмдүдә. Я Раббым! Мин дә, Мәрьям-анадай, Фирдәүси, Низами, Кол Гали, Мөхәммәдьяр кебек олуг шагыйрьгә тормыш биргән илаһи зат икән ләбаса! (Хәлсезләнеп, артка чигә-чигә, караватына барып тотына.)
Ак фәрештә. Ана! Бөек Ана! Шагыйрь Анасы! (Бибимәмдүдә иңенә ак шәл ябып китә.)
Бибимәмдүдә (караваттан торырга омтылып). Улыыым! Бәгырь кисәгем! (Тора алмый, атлый алмый.)
(Куркыныч музыка яңгырый. Ак фәрештәләр әйләнеп чыгып китә, кара фәрештә –каргалар Бибимәмдүдә һәм Габдулла тирәсендә әйләнәләр. Күк күкрәгән тавыш ишетелә. Фәрештәләр карр-карр дип кычкыралар.)
Габдулла (куркып, әнисенә кулын сузып). Әнием, коткар… әнием!
Бибимәмдүдә (Габдуллага якын килеп). Улым, күз нурым, бәхил бул, улы-ы-м…
(Ак шәлен канат итеп, кара фәрештәләрне Габдулла яныннан куа.)
– Тимә Габдуллаҗанга, тимә, мә, минем җанымны ал, тимә балама, аның әле Тукай буласы бар!
(Әкрен генә артка китеп, карават янында чүгә.)
(Ак фәрештәләр чыгып, караларын куып кертәләр.)
Алгы планда Габдулла Тукай.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
(«Туган тел» җыры яңгырый.)
