Сез Тукайны беләсезме?

№49

(«Тамчы-шоу» уены)

Люция ЗӘЙНУЛЛИНА,

Балтач районы Сосна төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру; балаларның сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, баету; туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Уен барышы

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм  кунаклар! «Тамчы-шоу» уенын башлап җибәрергә рөхсәт итегез. «Тамчыдан күл җыела» яки «Тамчы тама-тама ташны тишә», ди халык.   Укучыларыбыз да, белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыеп, гыйлемле кешегә әверелерләр. Безнең бүгенге уеныбыз бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына, татар теленә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, үзебезнең төбәгебезгә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана. Уенда катнашу өчен без V–VII  сыйныф укучыларыннан   торган ике команда тупладык. Укучыларның иң булганнарын, иң белемлеләрен, иң зирәкләрен сайлап алдык. Хәзер сүзне, бер-берсен сәламләү өчен, командаларга бирәбез. Рәхим итегез!

Сәламләү.

Алып баручы. Уеныбызның I турын башлыйбыз.Ул «Сорау – җавап» дип атала. Командаларга бер-бер артлы сораулар биреләчәк. Шул сорауларга тиз һәм төгәл итеп җавап бирүегез сорала. Әлеге сораулар бары тик Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле. Башладык.

I тур – «Сорау – җавап».

  1. Тукай кайчан туган? (1886 елның 26 апрелендә))
  2. Тукайның туган авылы. (Кушлавыч)
  3. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре. («Туган тел»)
  4. Г.Тукайның авыл турындагы шигыре. («Туган авыл»)
  5. «Тукай» романын кем язган? (Әхмәт Фәйзи)
  6. «Тукай маршы»ның авторы кем? (Заһидулла Яруллин)
  7. Г.Тукай кайсы авылны «иң беренче күзем ачылган урын» дип атый? (Кырлайны)
  8. Г.Тукайның Казанга кайту хыялы тасвирланган шигыре. («Пар ат» шигыре)
  9. Кырлай авылы белән хушлашкач, Тукай кайда яши башлый? (Җаекта)
  10. Җаекта Тукай укыган мәдрәсәнең исеме. («Мотыйгия»)
  11. «Боз һәм кар эреде…» шигъри юллары нинди шигырьдән? («Елның дүрт фасылы»)
  12. «Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк…». Бу өзек кайсы шигырьдән? («Шүрәле»)
  13. Г.Тукай Ф.Әмирхан белән берлектә нинди газета чыгара? («Әлислах»)
  14. Г.Тукайның Г.Камал белән берлектә чыгарган журналлары ничек атала? («Ялт-йолт», «Яшен»)
  15. «Шүрәле» балетының авторы кем? (Фәрит Яруллин)
  16. «Су анасы», «Алтын тарак» балетларын кем язган? (Әнвәр Бакиров)
  17. Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен атагыз. («Эшкә өндәү», «Кызыклы шәкерт», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Бала белән күбәләк»,  «Фатыйма белән сандугач» һ.б.)
  18. Шагыйрьнең кайсы шигырьләре көйгә салынган? («Туган авыл», «Карлыгач», «Пар ат», «Бәйрәм бүген», «Иртә», «Җир йокысы», «Туган тел» һ.б.)

II тур «Игътибарлылык бәйгесе».

Алып баручы. Уенның II турына күчәбез. Ул «Игътибарлылык» дип атала. Бу бәйгенең максаты – сезнең ни дәрәҗәдә игътибарлы булуыгызны ачыклау. Биремнең беренче өлешен үтәү өчен рәсемнәргә  күз салыгыз. Игътибар белән карагыз. Экранда кемнәрнең портретларын күрдегез? (Тукай замандашларының портретлары тәкъдим ителә.)

Хәзер игътибарыгызны тагын бер кат экранга юнәлтегез.

III тур – «Сүзләр төзү».

Алып баручы. Алдагы турыбыз «Сүзләр төзү» дип атала. Сезгә бер сүз бирелә. Максатыгыз – бу сүздән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзү. Бу сүз – «Мөхәммәтгариф». Кем ул?

IV тур – «Капитаннар ярышы».

Алып баручы. Командаларның капитаннарына мин мәкальләр әйтәчәкмен. Мин мәкальнең башын укыйм, сез  аны дәвам итәрсез. Һәр дөрес җавапка бер балл куела.

1 нче командага мәкальләр.

  1. Дөньяда иң татлы нәрсә дә – тел, … (иң ачы нәрсә дә – тел).
  2. Әдәп башы – … (тел).

          3. Намусыңны яшьтән үк (сакла).

4. Кеше хакын хакласаң, … (үз хакыңны хакларлар).

5. Сабыр иткән … (морадына җиткән).

          6. Кош канаты белән, кеше … (дуслык белән көчле).

  1. Тавык төшенә … (тары керә).
  2. Алдан кычкырган күкенең … (башы авырта).

9. Кем эшләми, … (шул ашамый).

10. Тырышкан табар, … (ташка кадак кагар).

11. Язгы бер көн  … (елны туйдыра).

12. Телең ни әйтсә, … (колагың шуны ишетер).

2 нче командага.

1. Күп бел, … (аз сөйлә).

2. Иле барның … (теле бар).

3. Үзеңне үзең мактама, … (кеше сине мактасын).

4. Акыллы өйрәнер, … (ахмак өйрәтер).

5. Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, … (тыңламаган – әрәм булган).

6. Тату туганнар … (таштан койма корганнар).

7. Кош канаты белән … (кеше дуслыгы белән көчле).

8. Агачны яфрак бизәсә, … (кешене хезмәт бизи).

9. Аз сөйлә, … (күп эшлә).

10. Калган эшкә … (кар ява).

11. Белмәү гаеп түгел, … (белергә тырышмау гаеп).

12. Китап – бакча, андагы язулар – … (шул бакчаның гөлләре).

V тур.

Уеныбызның бу турында сезнең белемегез белән беррәттән җитезлегегезне дә тикшерербез. Бер минут вакыт эчендә сез бирелгән сорауларга мөмкин кадәр тизрәк, төгәлрәк һәм күбрәк җаваплар бирергә тиешсез. Сорауга җавабыгыз юк икән, “алга таба” дип әйтәсез дә мин алдагы сорауга күчәм.

1 нче командага сораулар.

     1. Тукайның сөйгәненең исеме. (Зәйтүнә)

     2. Казандагы иң зур мәчет. (Колшәриф)

     3. Тукайның әнисенең исеме. (Бибимәмдүдә)

  1. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәре нинди жанрда язылган? (Сатирик поэма)

10.Казанда җәяүлеләр генә йөри торган урамнарның исеме ничек? (Бауман һәм Каюм Насыйри исемнәрен йөрткән урамнар)

11.2016   ел  Россиядә нинди ел дип игълан ителде? (Кино елы)

12.Татарстанның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү ничәнче елдан бирле гамәлдә? (1958 елдан)

13.«Шүрәле» әкиятендәге урманга утын кисәргә киткән егетнең исеме ничек? (Былтыр)

14.Үз тормыш юлың турында язу ничек атала? (Автобиография)

15.Сөембикә манарасы ничә катлы? (7)

2 нче командага сораулар.

  1. Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)
  2. Сөембикә манарасының очында нәрсә бар? (Ай)
  3. Тукайның әтисенең исеме. (Мөхәммәтгариф)
  4. Тукайның автобиографик әсәре ничек атала? («Исемдә калганнар»)
  5. Казан Кремле каршындагы 1 нче Май мәйданында кемгә һәйкәл куелган? (Муса Җәлилгә)

    6. 2016   ел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде? (Сулыкларны саклау елы)

  1. Габдулланың бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән? (Өчиледә)
  2. Габдулла Тукай әкиятендәге алтын тарак иясе. (Су анасы)
  3. Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз? (Фольклор)
  4. Татарстан дәүләт гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Канатлы барс)

VI тур.

Алып баручы. Хәзер мин сезнең татар теле буенча белемнәрегезне тикшерәм. Җөмлә нәрсә ул? Ул ничек төзелә? Беләсезме? Ярар, белсәгез, бик яхшы. Менә сезгә бирем: бер команда – «Г» хәрефенә, икенче команда «Т» хәрефенә башланган сүзләрдән генә торган җөмләләр төзи. Җөмләләрегез бер-берсенә бәйләнешле булмаса да ярый.

 (Укучыларга 5 минут вакыт бирелә.)

VII тур – «Дөрес җавапны тап».

1. Габдулла Тукай кайда яшәгәндә укырга керә ?

 а) Өчиле;  ә) Җаек;  б) Кырлай; в) Яңа Бистә.

2. Бу шигырьләрнең кайсысы Г.Тукайныкы түгел?

а) «Бала белән Күбәләк»;  ә) «Кызыл ромашка»; б) «Гали белән Кәҗә»;        в) «Буран».

 3. Ничәнче иллюстрацияләр Габдулла Тукайның әсәренә туры килми?

 а) «Сертотмас үрдәк»;   ә) «Шалкан»;  б) «Су анасы»;  в) «Кәҗә белән Сарык».

4. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырендә бала янына нәрсә килми?

а) кояш;  ә) эт;  б) сандугач;  в) алмагач.

5. Бу юллар кайсы шигыреннән?

«Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкатъ сайравыгызны тыңларым».

         а) «Тәүфыйкле песи»; ә) «Кызыклы шәкерт»; б) «Кошларга»;   в) «Сыерчык».

        6. Быел Габдулла Тукайның тууына ничә ел?

а) 110;  ә) 130;  б) 102;  в) 125.

(Уен ахырында командалар бүләкләнә. Бәйгегә йомгак ясала.)