Сәяхәтче Сертотмас үрдәккә ияреп

№ 108

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшчәнлек)

Гөлнәзирә НИГЪМӘТОВА,

Саба районы Югары Симет авылындагы «Ромашка» балалар бакчасының Iквалификация категорияле тәрбиячесе 

Максат. Әкият геройлары аша балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юлларда игътибарлы, сак булырга кирәклеген аңлату, юллардагы билгеләрне тануларына ирешү, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә төшендерү.

Җиһазлау. Светофор, юл билгеләре, юл макеты, «зебра» билгесе, җәнлекләргә битлекләр.

Эшчәнлек барышы

(Үрдәк чыга, җырлый.)

Үрдәк.

Бак-бак, бак-бак, бак-бак, бак-бак, мин йөрим вак-вак атлап,

Һич кенә дә бу җырны туя алмыйм кабатлап.

Бак-бак, бак-бак, бак-бак-бак,иң сөйкемле үрдәк мин,

Җитезлектә, тизлектә, бар кош-кортка үрнәк мин. Бак-бак, бак-бак.

(Сәхнә янына килеп.)

Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез, туганнар! Мине Сертотмас үрдәк, диләр! Ни өчен алай диләр, һич аңламыйм. Хуҗабыз этен ияртеп ауга китте. Эзли чыгарга куштылар. Кемне эзләвеңне беркемгә дә әйтмә, диделәр. Кайсы як урманга китте икән? Кайсы юлдан китим икән? Җәяүлеләр сукмагыннан гына китим әле.

Тәрбияче. Шулай дигән дә Сертотмас үрдәк сукмак буйлап атлап киткән. Бара торгач, асфальт юлга килеп чыккан. Асфальтта матур сызыклар күргән. Ә Энәле керпе «зебра» янында гына яшәгән. Ул, әрле-бирле килеп, балаларына тычкан эзләп йөри икән. Аның каршысына Сертотмас үрдәк килеп чыккан.

Сертотмас үрдәк. Исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Минеке бик шәп! Хуҗабыз, этен ияртеп, ауга киткән иде. Өч көн инде кайтмыйлар. Күрмәдегезме шуларны?

Керпе. Юк шул, күрмәдем. Тик син очраган берәүгә сереңне сөйләмә.

Сертотмас үрдәк. Карале, Керпе, бу юлда нинди аркылы буй-буй сызыклар ул?

Керпе. Аркылы сызыклар түгел бу! Бу сызыклар «зебра» дип атала. Менә кара: өскә билгесе дә куелган. Бу – җәяүлеләргә чыгарга рөхсәт бирүче махсус билге. Әйдә, мин сине юлның теге ягына чыгарып куям. Ә синең өең кайда соң?

Сертотмас үрдәк. Менә бу сукмак туп-туры безгә алып бара. Рәхмәт сиңа, дустым. Минем бит моңарчы «зебра» билгесе күргәнем юк иде. Моннан соң белермен.

Керпе. Машиналарга каршы яктан гына бар, ярыймы? Саубул.

Тәрбияче. Сертотмас үрдәк ләптер-лептер асфальт буйлап киткән һәм зур-зур машиналар йөри торган бик олы юлга килеп чыккан. Каршысына Куян очраган.

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, матур авылыңны, түгәрәк күлеңне ташлап, ни эшләп тыз да быз машиналар йөри торган олы юлда буталып йөрисең?

Үрдәк. Исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Минеке бик шәп! Хуҗабыз, этен ияртеп, ауга киткән иде. Өч көн инде кайтмыйлар. Күрмәдеңме шуларны?

Куян. Күрмәдем, Үрдәк туган, күрмәдем. Ә синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, башка берәүгә дә әйтмә.

Куян. Ә син, Үрдәк, олы юлда буталып йөрмә. Менә кара әле, монда «җәяүлеләргә йөрү тыела» дигән билге куелган. Сукмактан гына бар, юкса, бәлагә юлыгуың бар.

Үрдәк. Ярый, мин бит белмәдем, моннан соң белермен.

Тәрбияче. Сертотмас үрдәк юлын дәвам иттергән. Бара торгач, машиналар да бераз азайган. Сул яктан гына барып туйган Үрдәк юлның уң ягына чыккан. Үрдәкнең артыннан сәпиткә атланган Камытаяк Аю куып җиткән.

Аю. Әй, бүрекле-күрекле Үрдәк, тукта әле, матур авылыңны, түгәрәк күлеңне ташлап, юлда нишләп йөрисең син?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Урманга киткән иде. Йортыбыз хуҗасыз калды. Күрмәдеңме хуҗабызны?

Аю. Күрмәдем. Ә син, Үрдәк дускай, юлдан дөрес бармыйсың бит. Син олы юлда йөргәндә каршына килгән машиналарны күрергә тиешсең бит. Юлның уң ягыннан баргач, син бит артыңнан килгән машинаны күрмисең. Менә минем артымнан килгәнне күрдеңме син?

Үрдәк. Юк.

Аю. Күрмәдең шул. Кара аны, юлның сул ягыннан гына бар. Һәм беркайчан да моны онытма!

Тәрбияче. Аю башта – сулга, юл уртасына җиткәч, уңга караган һәм, Үрдәкне, җитәкләп, юлның теге ягына чыгарып куйган.

Аю. Ә сезнең өегез кайда соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, башка берәүгә дә әйтмә. Ярар, рәхмәт сиңа Аю, мин бит юлның сул ягыннан гына йөрисен белмәдем, моннан соң белермен.

Тәрбияче. Бара торгач, Үрдәк еракта аллы-гөлле матур утлар янганын күргән һәм шуңа таба тәпиләгән.

Барып җитсә, Светофор баганасына сөялеп, ач корсагын кашып, Бүре абзый басып тора икән.

Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый шаулы шәһәргә япа-ялгызың гына курыкмыйча, батырланып ничек килеп чыктың?

Үрдәк. Исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Минеке бик шәп! Хуҗабыз, этен ияртеп, ауга киткән иде. Күрмәдегезме шуларны? Ай-яй-яй-яй-яй-яй-яяяй! Нинди матур фонарьлар яна икән монда! Сез нишләп бу аллы-гөлле баганаларга терәлеп басып торасыз?

Бүре. И бүрекле Үрдәк, нинди фонарь, нинди багана булсын инде,? Светофор бит бу!

Үрдәк. Светофор?! Ә нәрсә соң ул Светофор? Нәрсәгә ул кирәк?

Бүре. Светофор ул җәяүлеләр һәм машиналар хәрәкәтен көйләп торыр өчен кирәк. Кызыл уты янса – туктап торасы. Сары уты янса – әзерләнәсе, яшел уты янса – җәяүлеләр юл аша чыга ала. Әнә яшел ут янды. Әйдә, мин сине юлның теге ягына чыгарып куям.

Үрдәк. Рәхмәт сиңа, Бүре, мин бит белмәдем, моннан соң белермен!

Бүре:. Ә сезнең өегез кайда?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, башка берәүгә дә әйтмә.

Тәрбияче. Үрдәк шәһәр эченә кереп киткән, караса, ЮХИДИ хезмәткәре киеменнән киенеп, аклы-каралы таягын болгап, Төлке басып тора икән.

«Стоп!» – дигән Төлке, каршысында симез матур Үрдәкне күргәч.

Үрдәк. Исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Минеке бик шәп! Хуҗабыз, этен ияртеп, ауга киткән иде. Күрмәдегезме шуларны?

Төлке. О-о-о-ой, чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем- күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә бар иде. Кабан күлендә балык тотып утыралар иде. Әйдә, минем арттан бар, хуҗаңны күрсәтәм. Туктале, адаштыңмы әллә син? Адресыңны әйт әле миңа. Кайдан килдең син?

Үрдәк. Мин Татарстан Республикасы Саба районы Югары Симет авылындагы «Ромашка» балалар бакчасы, Совет урамы, 30 нчы йорттан килдем.

Төлке. О-о-о-ой, молодец! (Тамашачыларга карап.) Менә ничек шәп булды, балаларыма тәмле үрдәк ите булды. Әйдә, Үрдәк дускаем, әйдә, хуҗаң янына алып барам.

Менә кара әле бу билгене. Бу билге «җир асты җәяүлеләр юлы» дип атала. Исеңдә калдыр! (Үрдәк кабатлый.) Менә монысы «җир өсте җәяүлеләр юлы» дип атала. (Үрдәк кабатлый.) Менә Кабан күленә килеп чыктык.

Тәрбияче. Җир өсте юлына менгәч, Үрдәк шаккаткан:

– юлда машиналар, трамвайлар йөри,

– һавада самолетлар оча,

–ә күлдә катерлар йөзә икән.

Үрдәк болай дигән:

Үрдәк. Карале, мин дә машиналар кебек ераклардан тәпи-тәпи  йөреп- йөреп килдем, самолетлар кебек очып та алдым, катерлар кебек мин дә йөзә беләм ич!

Тәрбияче. … – дигән дә очып барып, күлгә чумган. Һәм йөзеп тә киткән. Ә Төлке, таягын болгап, авызын ачып калган! Шул көннән Сертотмас үрдәкнең исеме Сәяхәтче үрдәккә әйләнгән.

Менә, балалар, шундый хәлләр дә була! Юлларда игътибарлы  булыгыз, бер-берегезгә ихтирамлы булыгыз! Ә әкиятнең дәвамын икенче очрашканда сөйләп бетерербез.