Сертотмас үрдәкнең яңа маҗаралары

Фирдәүс ШАКИРОВА,

Казандагы 240  нчы балалар бакчасының татар теле укытучысы

Альбина ГАЛЕЕВА,

Казандагы 240 нчы балалар бакчасының татар теле укытучысы

 

Максатлар:

— балаларга татар телен өйрәтүдә кызыксындыру уяту;

— баларның иҗади сәләтләрен үстерү

— балалардаэмоциональсәнгатьлесөйләмтеленүстерүә

 

 

 

 

Алыпбаручы: Исәнмесез хөрмэтле кунаклар! Буген без сезгә сертотмас урдэк турында яна әкият тәкъдим итәбез.
   

I пәрдә

(Аучының ишегалды. Аучы йортыннан музыка яңгырый.)

Актырнак. (өреп чыга)
  Хуҗааааа, чык тизрәк.
Аучы. Нәрсә булды? Ник өрәсең? Ял итәргә бирмисең
Актырнак. Явыз буре тагын килгән безгә. Әнә ул лапас артында.
Аучы.

 

 

Ах, оятсыз бүре. Сыерны ашарга килгәндер ул.  Киттек Актырнак бүрене эзлибез. Ул бездэн котыла алмас. (Мылтык белән сумкасын өйдән алып чыга)
Аучы. Әй үрдәк, сыер, кайда сез? (Үрдәк белән сыер килеп керәләр.)

Без Актырнак белэн ауга җыендык. Бурене эзлэп табабыз. Ә сез беркая чыкмагыз. Безнең өйдә юк икәнне беркем белмәсен. Ишеттеңме үрдәк?

Сертотмас. Тыныч булыгыз, мин сер саклый беләм. (Аучы белән Актырнак чыгып китәләр.)Хуҗа киткәч куңелсез булып калды. ӘйдӘ уйныйбыз. Син кач.(Саный, Сыер кача)

Күрәм әнә коерыгың куренә. Ә хәзер мин качам. (Сертотмас кача. Сыер саный.)

Сыер. Чык урдәк. Мин сине таптым. Минем уйныйсым килми. әнә кояш та бата. Эйдэ кереп йоклыйк.(Кереп китәләр.)
Сертотмас. Кояш чыгып килэ. Хуҗаны эзләп кайтыйм.
 

II пәрдә

(Урман. Урман эчендэ шурәле йөри. Үрдәк килеп чыга.)

Шүрәле. Әй, үрдәк, минем урманымда нишлэп йөрисең?
Сертотмас. Мин хуҗамны эзлим. Ул ауга чыгып киткән иде.Син аны курмәдеңме?
Шүрәле. Юк күрмэдем.
Сертотмас. Кызганыч. Ярый саубул.
Шүрәле. Шул аучыны мин дә эзлэп карыйм эле. Мин анын белэн кети-кети уйнар идем. (Аучы килеп чыга.)
Аучы. Исәнме Шүрәле!
Шүрәле. Исәнме егет!Мин сине җибәрмим. Мин сиңа табышмак әйтәм. Җавабын әйтмәсәң кети –кети уйныйбыз.

Табышмак:

Сакалы бар-акылы юк

Үлән ашый — май ташый.

Ярый егет, син җиңдең.Мин сине җибәрәм. ( Китеп баралар)

(Елга буенда суанасы утыра. Торып бии. Биегәч чәчен тарамакчы була)

Су анасы. Утырып чәчемне тарыйм эле. Кая минем алтын тарак? Кем алды?
Сертотмас. Исәнме Су анасы! Мин хуҗамны эзлим.Син аны күрмәдеңме?
Су анасы. Юк курмәдем.
Сертотмас. Кызганыч. Ярый саубул. (китә)
  (Аучы килеп чыга)
Су анасы. Менә кем алгандыр минем таракны!
Аучы. Исәнме су анасы!
Су анасы. Исәнме егет! Син алдыңмы минем  алтын тарагымны?
Аучы. Юк, мин алмадым.
Су анасы. Ә хәзер беләбез, егет. Биеп күрсэт. Биегәндә тарак килеп төшмәс микән. (Егет бии)

Син бик матур биедең. Таракны да алмагансың. Мин сине җибәрәм. (Аучы китә)

  (Сертотмас урманда йөри. Каршына бүре килеп чыга.)
Бүре. УУУУУ менә кайда син? Мин сине хәзер ашыйм.
Сертотмас. Юк ашама, бүре, әйдә дуслашыйк!
Бүре. Ярый мин риза.
  (Аучы килеп чыга.)
Аучы. ӘӘӘӘ менә син кайда явыз бүре? Мин сине тоттым.
Сертотмас. Тукта, хуҗа! Тимә бүрегә. Ул безнең белән дуслашырга риза.
Аучы. Шулаймы! Рәхмәт сиңа үрдәк!Әйдәгез бергәләп йөгә кайтык!Дуслык хөрмәтенә бәйрәм итик.