Серле утрау буйлап сәяхәт

 

Рузалия САФИЕВА,

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең биология укытучысы

Әлеге сәяхәт-уенны биология фәненең “Үсемлекләр” бүлеген өйрәнеп беткәч үткәрергә мөмкин. Укучылар бу уенга әзерләнгәндә үтелгән материалны гына кабатлап калмыйлар, ә бәлки өстәмә материал белән дә танышалар. Бу сәяхәт-уен түбәндәге максат белән үткәрелә:

– укучыларның үсемлекләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

– үсемлекләр турындагы белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәнү;

– укучыларга экологик тәрбия бирү.

Уен үткәреләсе бүлмәгә утрауның картасы эленә:

Серле утрау буйлап сәяхәт

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уенда бишәр кешедән торган ике команда катнаша. Уенчылар өстәл артында утыралар, һәрберсенең эмблемалары бар. Өстәлләрендә команданың  исеме язылган һәм рәсеме ясалган этикетка тора.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Бүген без “Миләш” һәм “Балан” командалары вәкилләре белән моңарчы күрелмәгән утрауга сәяхәт итәбез. Ләкин бу утрау – гади генә утрау түгел, ә серле утрау. Бу утраунын үсемлекләр дөньясы гаять күптөрле. Монда төрле-төрле матур, исәпсез-хисапсыз күп үсемлекләр үсә. Ә безнең максат —  аларны табарга һәм өйрәнергә. Ләкин бу эш безнең өчен гадәти һәм җиңел түгел.

2 нче алып баручы. Үзебезнең алдыбызга торган максатка ирешү өчен сезнең үсемлекләр дөньясы турындагы белемнәрегез, бергәләп дус һәм тату эшли белүегез, туган ягыбыз турындагы күзәтүләрегез кирәк булачак. Хәерле юл, сезгә!

“Мавыктыргыч алан” тукталышы

1 нче алып баручы. Дуслар, без утрау буйлап сәяхәтебезне беренче тукталыш – “Мавыктыргыч алан” тукталышыннан башлыйбыз. Һәм бу тукталыштагы биремнәр дә аланның исеме шикелле үк мавыктыргыч һәм кызыклы. Беренче биремнәрне үтәү өчен без бирегә команда капитаннарын чакырабыз. Бу тукталыштагы мәһабәт имән агачын күрәсезме? Капитаннарның менә шул имән агачының очындагы биремнәрне сайлап алуларын сорыйбыз. Сез бу биремнәрдәге өзекне укып нинди үсемлек турында сүз алып барылуын белергә тиешсез.

  1. Бу үсемлек иң киң таралган яшелчә үсемлеге. Аның туган җире булып Көньяк Америка тора. Әлеге үсемлекне башта Италиягә алып кайтып үстереп карыйлар һәм җимешләре агулы дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул безнең илгә 1850 елда гына китерелгән. Бу үсемлекне үстереп, сынаулар үткәргәч, аның җимешләре агулы түгел, ә бәлки файдалы һәм тәмле икәнлегенә ышаналар. Бу нинди үсемлек? (Помидор)
  2. Бу үсемлек борынгы заманнардан ук барлык халыкларга да таныш. Римлылар бу үсемлекне солдатларның көчен, кыюлыгын арттыра дип исәпләгәннәр һәм һәрвакыт ашау рационына керткәннәр. Үсемлек гадәти булмаган биологик һәм тәмләткеч үзлекләренә ия. Хәзерге вакытта без бу үсемлекнең җир асты үзгәргән бәбәген тәмләткеч сыйфатында кулланабыз. Бу нинди үсемлек? (Суган)

2 нче алып баручы. Имән агачының  ябалдашында да биремнәр бар. Бу биремнәрдә ниләр язылды икән? Ягез әле, команда әгъзалары, бергәләп укып карыйк әле.

  1. Май алу өчен үстерелә торган нинди авыл хуҗалыгы үсемлекләрен беләсез? (Көнбагыш, рапс, җитен, мамык…)
  2. Каты бодай йомшак бодайдан ничек аерыла? (Йомшак бодай сортларының куыш нечкә сабагы бар, бөртекләре зуррак, йомшак. Бодайның каты сортлары исә һәрвакыт тыгыз, калын тышлы сабак белән аерылып тора, бөртекләре кечкенә, каты.)

1 нче алып баручы. Күрдегезме инде,  дуслар, без әлеге серле утрауның “Мавыктыргыч алан” тукталышында ук үсемлекләр дөньясының бик бай икәнлегенә ышана башладык. Бу утрауда тагын нинди үсемлекләр үсә икән? Без аларны билгеләгеч карточка ярдәмендә билгеләп карыйк әле. (“Миләш” командасы лаләчәләр семьялыгына керүче үсемлекне (энҗе чәчәк), ә “Балан” командасы роза чәчәклеләр семьялыгына керүче үсемлекне (урман каен җиләге) билгели.)

2 нче алып баручы. Бу утрау белән очрашуның беренче өлешен үттек. Ә хәзер утрау буйлап сәяхәтебезне алга таба дәвам иттерәбез, утрауның эченәрәк үтик әле. Ләкин безнең алдыбызда каршылыклар да бар икән: бу –агулы үләннәр куелыгы. Әгәр дә без бу каршылыкларны җиңә алсак, сәяхәтебезне алга таба дәвам иттереп, утрауның эчке өлешенә үк үтә алырбыз. Бу каршылыкларны җиңәр өчен һәр командадан берәр кешене чакырабыз. Ә сез, дуслар, хәзер безгә әлеге үсемлекләрнең кайсы өлешләре агулы икәнен әйтә алмассызмы икән? (Карга борынының өлгереп җитмәгән яшел җиләкләре, сабак һәм яфраклары агулы. Тилебәрән усемлегенең бар өлеше дә агулы.)

1 нче алып баручы. Без бу каршылыкны җиңә алдык һәм сез үзегез дә үсемлекләр дөньясының гаҗәеп күптөрле икәнлеген күрәсез.

Хәзер мин сезгә үсемлек исемнәре язылган бер тоташ сүз чылбырын тәкъдим итәм. Һәм сез шушы тоташ сүздән үсемлек исемнәрен төзергә тиеш буласыз: шалканогыталимонәркисарымсакынарпалмагачөгендеромашкабагарыш

Җавапларыбызны “Утрау советы”на тапшырабыз.

Уентукталышы

2 нче алып баручы. Утрау буйлап сәяхәт итә торгач, “Мавыктыргыч алан” тукталышын үтеп, “Уен” тукталышына да килеп җиттек. Безнең биремнәребез түбәндәгеләр: бер командага – җимеш исемнәрен, ә икенче командага бары тик чәчәкле үсемлекләрне санарга. Моның өчен бер адым атлаган саен бер җимеш яисә бер үсемлек исемен атыйбыз. Бер әйткәнне кабат әйтәсе түгел. Уенны “Балан” командасы членнары башлый.

1 нче алып баручы. Алдагы уеныбыз – үсемлекләр турындагы табышмакларга җаваплар табу. Кайсы команда җавапны беренче әйтә, очко шул командага языла.

  1. Кечкенә генә сары карт

Кигән туны йөз кат.(Суган)

  1. Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин…

Беләсеңме ни өчен:

Витаминнар хәзинәсе –

Минем һәрбер җимешем. (Гөлҗимеш)

  1. Җимешем кып-кызыл була,

Бу шатлык минем өчен.

Чөнки көзге салкында да

Һич тә үзгәрми төсем. (Миләш)

2 нче алып баручы. “Утрау советы” безнең эшләргә өлешчә генә йомгак ясый.

“Робинзон”  тукталышы

1 нче алып баручы. Утрау буйлап сәяхәтебезнең алдагы тукталышы – “Робинзон” тукталышы. Ә Робинзон кем әле ул? (Укучылар Робинзонның 28 ел буена кешесез утрауда яшәгәнлеге һәм Җомга көнне бер кыргый кешене коткарганлыгы турында сөйлиләр.) Ой, кем бу? Җомга ич! (Сәхнәдә Җомга күренә, башта як-ягына карана, аннары укучыларга карый, кул изи) Аның безгә әйтер сүзе бар, ахрысы, ул безгә нәрсәдер әйтергә тели, аңа якынрак килик әле. Кулында кәрзине дә бар, серле кәрзин бугай. (Барып кәрзинне карый.) Дөрестән дә, бу кәрзингә ниндидер язулы кәгазьләр язылган. Әлеге язулы кәгазьләрне укыр өчен һәр командадан икешәр кешене чакырабыз. Яле, укып карыйк әле, ниләр язылган икән бу кәгазьләрдә.

  1. Татарстан Республикасында нинди тыюлык бар һәм ул кайчан оештырылган? (Идел-Кама тыюлыгы, 1960 елда)
  2. Татарстан территориясендә нинди урманнар үсә? (Киң яфраклы, ылыслы, катнаш)
  3. Табигатьне саклау буенча илебездә нинди чаралар күрелә?(Тыюлыклар, милли парклар оештырыла, агачлар утыртыла…)
  4. Ачык орлыклы үсемлекләр семьялыгына керүче кайсы агач кышка үзенең энәләрен коя? (Карагай)

Оһо, бу утрауның хуҗалары безнең яктагы үсемлекләр дөньясы һәм аны саклау буенча нинди эш алып барылуы белән кызыксыналар икән. Җавап бирү өчен сүзне “Миләш” командасына бирәбез.

2 нче алып баручы. Сез Җомга алып килгән сорауларга җавап биргәндә, миңа да Робинзон Крузоның үзеннән хат килде бит әле. Ләкин бу хат гадәти түгел, ә хаталы. Безгә бу хаттагы хаталарны төзәтергә кирәк. Хәзер мин сезгә бу хатны укып күрсәтәм, ә сез хаттагы хаталарны төзәтергә тиеш буласыз. Моның өчен, уенда катнашучылар, кулларыгызга кәгазь һәм ручка алыгыз. Мин хатны укый башлыйм.

Җәйге урманга сәяхәт

Җәйнең иң эссе вакытында без ямь-яшел урманга кердек. Юл буйлап барганда хуш ис таратып утыручы чәчәкле шомырт ботагын өзеп алдык һәм кәрзин тутырып баллы гөмбә җыйдык. Урман куелыгында поши күренде. Кинәт кенә баш очында агач чатнаган тавыш ишетелде, күтәрелеп карасак, тиен икән. Баллы гөмбәне теш арасына кыстырган да, бер агачтан икенчесенә сикереп, үз куышына кайта иде. Һәм без аның куышын тикшереп карарга булдык. Анда кипкән гөмбәләр, өлгергән орлыклары белән нарат күркәләре, өлгергән чикләвекләр дә бар иде. Тирә-юньне күзәтү максатыннан без әйләнә-тирәдәге чәчәкләргә дә күз салдык. Бигрәк тә безнең игътибарыбызны чәчәк атучы сәрдәнә, җилдәк, күкчәчәк, урман яраны җәлеп итте. Арада иң кызыклысы абага чәчәге иде. Көн бик эссе булганлыктан, безнең эчәселәребез килә башлады, сусадык. Салкын каен суы белән сыйланганнан соң, юл кырыендагы өлгергән миләшләрне җыя-җыя өйләребезгә таралыштык.

Хаттагы хаталар:

Эссе җәйдә шомырт чәчәк атмый.

Баллы гөмбә көз көне генә чыга.

Нарат күркәләрендә орлыклар кыш көне генә өлгерә.

Чикләвек көзгә таба өлгерә.

Сәрдәнә һәм җилдәк иртә язда чәчәк атала.

Урманда күкчәчәк үсми.

Абага бөтенләй чәчәк атмый.

Җәй көне каен суын эчеп булмый, чөнки матдәләр хәрәкәте әкренәя.

Миләшнең җимешләре җәй көне өлгерми.

1 нче алып баручы. Хаталары төзәтелгән хатларны “Утрау советы”на тапшырабыз. Алар безнең хатларыбызны укыган арада без утрау буйлап юлыбызны дәвам иттерәбез.

“Дару үсемлекләре”  тукталышы

Алдагы тукталышыбыз “Дару үсемлекләре”  тукталышы. Дару үләннәре белән дәвалану – фитотерапия – борынгы заманнардан ук башланган. Үз тарихының озын-озак елларында кеше дәвалануның күп төрле ысулларын һәм чараларын сынап килгән. Шуларның аеруча ышанычлылары дәвалау чаралары буларак безнең көннәргә кадәр сакланган. Һәм хәзерге вакытта да без дару үсемлекләрен төрле авыруларга каршы дәвалау чарасы итеп кулланабыз.

2 нче алып баручы. Менә сез, хөрмәтле уенда катнашучылар, моңарчы күрелмәгән утрауда үзегез генә. Утрауда тормыш бик үк җиңелдән түгел. Кинәт кенә сезнең хәлегез начарлана башлады, ә утрауда үсүче дару үсемлекләре бик күп. Сез нинди үләннәрне кулланып, түбәндәге авырулардан дәваланыр идегез. Һәр бер командадан уенда катнашучы берәр кешене үз яныбызга чакырабыз. Менә сез, Гөлия һәм Наил, күргәзмәдәге дару үләннәрен кулланып, әлеге авырулардан дәвалану ысулын өйрәтегез әле.

  1. Бармак киселде – ярага бака яфрагы ябабыз.
  2. Салкын тиде, сулыш алу авырлашты – үги ана яфрагын кайнатып эчәбез.

“Ял аланы” тукталышы

1 нче алып баручы. Утрау буйлап сәяхәт итә торгач, без диңгез буена килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Күп йори торгач, арып та киттек бугай. Бераз ял итеп алыйк әле. Үсемлекләргә багышлап бик күп җырлар җырлана, шигырьләр дә языла. Без дә үзебезнең осталыгыбызны тикшереп карыйк әле. Әйдәгез, кайсы команда үзләренең һөнәрләрен беренчеләрдән булып күрсәтергә тели? (Бу эш әлеге уенга әзерләнгәндә үк өй эше итеп бирелә.)

2 нче алып баручы. Ой, карагыз әле! Ни хикмәт, яныбызга шешә салынган кәрзин тотып Җомга килә. Ул бу шешәне диңгездән тотып алгандыр инде. Шешәдә ниндидер язулы кәгазьләр дә бар. Үзе укый белмәсә дә, Җомганың кәгазьдәге язуның эчтәлеген бик тә беләсе килә. (Шешәне селкетеп, андагы язуларны алып укыйлар.)

Табигатькә зыян китермә!

Тыюлыклар алар – табигать лабораторияләре.

Туган ягыбызның матурлыгын саклау – һәркемнең изге бурычы.

Табигатьне сакларга һәм аның байлыкларын арттырырга кирәк!

Утрау советы. Кадерле балалар! Сез Җомгага шешәдәге язуларны укырга ярдәм иткән арада безнең “Утрау советы” әгъзалары утрау буйлап сәяхәткә йомгак ясадылар. Һәм сәяхәт барышында утрауның серләренә төшенү бары тик белем ярдәмендә генә икәнлеген күрсәтүче команда дип, ___ балл җыючы “_______” командасын билгеләделәр.