Серле ут син – каләм уты!

 

(Шигърият кичәсе)  

Фәния ШӘЙДУЛЛОВА,

Казандагы 173 нче урта мәктәп  китапханәчесе

Максат. Балаларны шагыйрә Йолдыз Шәрәпова иҗаты белән таныштыру. Укучыларның сәнгатьле сөйләм  күнекмәсен үстерү; аларда — китап укуга кызыксындыру уяту.

Җиһазлау. Тактада – язучыны 55 яшьлек юбилее белән котлау сүзләре;   шагыйрә китапларыннан күргәзмә.

Кичә барышы

Татар теле кытучысы. Хәерле көн, кадерле балалар, мөхтәрәм  укытучыларыбыз, хөрмәтле кунаклар! «Серле ут син – каләм уты!» дип исемләнгән әдәби кичәбезне башлап җибәрәбез. Кичәбезнең төп кунагы – балалар шагыйрәсе, җурналист Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова.

Китапханәче. Очрашуыбызга ямь өстәп, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнарының мәгариф идарәсе методисты Ландыш апагыз Исхакова, шулай ук башкалабыздагы 18, 19, 40, 52, 68, 69, 139 нчы мәктәпләрнең китапханәчеләре дә кунак булып  килделәр.

Татар теле укытучысы.

Дөньяга аваз салды,

Кечкенә сабый бала.

«Йолдыз» дип исем кушты

Әти-әнисе аңа.

Китапханәче. Йолдыз! Нинди матур  исем! Сезнең исемне әйтүгә, төнге күктәге йолдызларның бер-берсенә күз кысышып, җем-җем итеп янулары күз алдына килеп баса. Юкка гына: «Исемең матур, кемнәр куйган?»,– дип сорамыйлар бит.

Татар теле укытучысы. «Кыз бала исемендә – йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!»,– дип яза Дагстан шагыйреРәсүл Гамзатов. Йолдыз ханым, бу  матур сүзләр нәкъ сезгә багышлап әйтелгән кебек.

Китапханәче. Әйе, исем кешегә мәңгегә бирелә. Татар халкында: «Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи»,– дигән мәкаль бар. Йолдыз ханым, безнең сезгә соравыбыз бар:  «Исемне ничек бизәп була икән соң?»

Шагыйрә. Исемне яхшы эшләр, әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була. Исеме бик матур булып та ул кешенең тәртибе бик начар икән, ул кеше инде, һәркемгә дә ямьсез булып күренә.

Китапханәче.

Айлар үтте, еллар үтте,

Кыз бала үсте, калыкты.

Күктәге йолдызлардан ул

Илһам чишмәсен тапты.

Татар теле укытучысы. Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев заманында иҗатыгызга олы бәя биреп: «…шигъриятнең балачак йолдызлыгында яңа Йолдыз кабынды дип уйларга урын бар, әти-әниләр, балалар аны яңа йолдыз ачкандай каршы алырлар…», – дип язган иде.

Шагыйрә. Әйе, остазымның бу матур сүзләре минем  тормышымда да, иҗатымда да якты йолдыз булып янарга ярдәм итә.

Китапханәче. Чынлап та, бүгенге көндә Йолдыз Шәрәпованы татар балалар әдәдбиятының якты йолдызы дип әйтә алабыз. Аның матур исеме балалар өчен язган китапларында урын алган. Без укыган «Зоопарк – әлифба», «Шигырьле чәй», «Колаклы коймаклар», «Җавапсыз сорау», «Каен алмасы», «Ялкау тел. Ленивый язык», «Колакчын кигән кояш», «Күңел кыңгыраулары. Колокольчики души», «Сәяхәтче чемодан» китаплары шагыйрәнең мавыктыргыч, кызыклы һәм гыйбрәтле бик күп  шигырьләрен үз эченә алган.

Татар теле укытучысы. Ә шул китаплардагы нәни геройлары  –дөньяның матурлыгын күрә белүче  кызлар һәм малайлар. Алар үзләренчә тапкырлар, шаяннар һәм наяннар. Шулай булмыйча! Шагыйрә үзе дә биш бала анасы бит! Балаларның эчке дөньясын яхшы белә: алар кебек үк шатлана, шаяра, борчыла, уйлана һәм дулкынлана.

Китапханәче. Тик шунысы гына жәл: балачак дөньясында мәңгелеккә калып булмый шул. Артка борылып карыйсың да: «Кай арада узган бу гомер?!» – дип, авыр сулап куясың. «Балачакның йолдызлы әнисе»шагыйрә Йолдыз Шәрәповага да 55 яшь тулган икән бит!

Татар теле укытучысы.

Гомер йомгаклары бер урала,

Бер сүтелә җилләр иссә дә…

Йөрәк кенә унсигездә кала,

Яшең 55 кә җитсә дә.

Китапханәче. Шушы форсаттан файдаланып, юбилярыбызны мәктәбебез  директоры Рөстәм Гыйниятулла улы Гыйбадуллин тәбрик  итә

Мәктәп директоры. Хөрмәтле Йолдыз Әдиповна! Сезне күркәм гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын! Вакыт кысаларына сыешып, очрашуга килүегез өчен ихлас  рәхмәтемне белдерәм.

Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә

Чын күңелдән: «Рәхмәт!» – дисәләр.

Вөҗданың пакь, намусың саф булып,

Хезмәтеңә башын исәләр.

Китапханәче.

Җилдәй җитез узып киткән гомер,

Күпме юллар сизми узылган.

Якты хатирәләр юл буена

Гүя маяклар күк сузылган.

Татар теле укытучысы.

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

Шаулап узган тормыш билгесе,

Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир –

Ирешелгәннәрнең көзгесе.

Китапханәче. Хәзер сүзебезне шагыйрәнең үзенә бирәбез. Йолдыз ханым, рәхим итегез!

Шагыйрә. Җылы котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Үзем белән кыскача гына таныштырып китәм: Мин 1962 елның 10 апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килгьнмен. Авылда әбием белән әниемнең җылы тәрбиясендә үстем. Шулай туры килде инде: әтисез, ятим үстем. Әнием уң кулымнан тотканда сул кулым гел буш калды. Шул буш кулыма каләм алдым. Акрын гына язгалый башладым. Әнием математика укытучы иде. Ул җитәкләгән сыйныф «Яшь ленинчы» газетасы белән тыгыз элемтәдә торды. Шуңа да безнең гаилә әлеге газетаны алдыра иде. Гаиләдә ялгыз бала булганга күрә бу газета минем чын дустыма  әверелде. Барлык яңалыкларны да аның аша белә, башкалабызның матур урыннары белән да газета битләреннән укып таныша бардым. Ул вакытта да газетада күп кенә конкурслар үткәреп торалар иде. Әлбәттә, мин бу бәйгеләрдә бик теләп катнаштым. «Газета мине кызыксынучан булырга өйрәтте, өстәмә белем бирде. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. 1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшләдем. 1986 елдан – «Яшь ленинчы» газетасы (хәзерге «Сабантуй» журналы) хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкләдем. Бүгенге көндә «Шәһри Казан» газетасында эшлим. 1994 елда  минем «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгым дөнья күрде һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында II урынны яулады.

Татар теле укытучысы. Рәхмәт сезгә, Йолдыз ханым! Балалар, хәзер шагыйрә Йолдыз апагызга сораулар бирә аласыз.

Сорау. Беренче шигырегез ничек аталган иде?

Җавап. Тәүге шигыремне I  сыйныфта укыганда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язуым хәтердә.

Сорау. Сез китап укырга яратасызмы?

Җавап. Кечкенәдән бик тә китаплар, шигырьләр укырга яраттым, хәзерге вакытта сирәгрәк укыла. Алай да вакытлы матбугат белән танышып барырга тырышам. «Идел» журналын яратып укыйм.

Сорау. Кешегә сәләт каян килә?

Җавап. Сәләт ул каннан килә.Бары тик вакытында күреп алып, ярдәм итәргә генә кирәк.

Сорау. Сезгә исемегез ошыймы?

Җавап. Әйе.

Сорау. Иҗатыгызда кем ярдәм итә?

Җавап. Иҗатымда миңа гаиләм ярдәм итә. Балаларның шатлыклары, шуклыклары, шигырь юлларына күчә, яңа әсәр туа.

Сорау. Сезнең кулда язу каләме нинди роль уйный?

Җавап. Каләм ул – корал! Ул көрәшә дә, кешегә ярдәм дә итә.

Сорау. Язучы һөнәрен башка һөнәргә алыштырыр идегезме?

Җавап. Юк.

Сорау. Киләчәккә иҗади планнарыгыз нинди?

Җавап. Киләчәккә планнарым бик күп …

Татар теле укытучысы. Йолдыз Әдип кызы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Ә хәзер кичәбезнең икенче өлешенә – «Йолдыз шигырьләре» дип аталган шигырь бәйгесенә күчәбез. Җюри әгъзасы бүген бер генә кешедән тора. Ул – шагыйрә Йолдыз Шәрәпова.

Китапханәче. Безнең каршыбызда IА сыйныфы укучысы Ләйлә Мөдәрисова шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың «Каен алмасы», IIА сыйныфы укучысы Зәринә Музарова – «Кемне?», IIIБ сыйныфы укучысы Азалия Нәҗипова – «Яз», VБ сыйныфы укучысы Лилия Шаһидуллина – «Яз җыры», VА сыйныфы укучысы Әдилә Кыямова – «Рамазан аенда», VБ сыйныфы укучысы Әмир Абдрахманов – «Белмәмеш», VБ сыйныфы укучысы Диана Вәлиуллина – «Юату», VIБ сыйныфы укучысы Алинә Арифуллина –«Ятимә», VБ сыйныфы укучысы Азалия Гатауллина – «Калган эшкә кар ява», VIБ сыйныфы укучысы Илвина Хуҗиева «Колаклы коймаклар» дигән шигырьләрен сөйләп  үтәрләр.

Татар теле укытучысы. Шуның белән шигырь конкурсыбыз тәмам. Сүзне шагыйрә Йолдыз Шәрәповага бирәбез. Ул безгә конкурста җиңүчеләрнең исемнәрен әйтеп үтәр.

Шагыйрә. Минем шигырьләремне шундый матур итеп сөйләдегез, һәрберегез өчен сөенеп, куанып утырдым: иҗатымны шундый хөрмәтләгәнсез. Минем өчен сезнең һәрберегез – җиңүче. Балачак истәлеге итеп барыгызга да автографлы китапларымны бүләк итәм, рәхим итеп алыгыз.

Татар теле укытучысы.

Балачак ул – бал шикелле

Татлы булырга тиеш.

Балачак ул – таң шикелле

Якты булырга тиеш.

Китапханәче.

Бар гомереңә җитәрлек

Чаткы бирергә тиеш.

Иң тәмле, иң рас кына

Төшләргә керергә тиеш!

Татар теле укытучысы. Чынлап та, балачак ул – татлы төшләр керә торган иң рәхәт чак. Гомерен балалар иҗатына багышлап, инде үзләре дә, ак яулыклы әбиләр, ак сакаллы бабайлар булгач та, балачак илендә торып калучылар бар. Аларның әсәрләрен укыйсың да, матур балачакны искә төшереп, моңсу гына елмаеп куясың.

Китапханәче. «Балачакның якты Йолдызы» Йолдыз Шәрәпова да бүгенге көндә, үзенә кадәр иҗат икән өлкән әдипләр мирасыннан үрнәк алып, алардан өйрәнеп, үзеннән дә яңа төсмерләр өстәп иҗат итеп яши. Шагыйрәнең утыз елдан артык иҗат хемәтенә бәя биреп: «Ул инде өлгергән,  берсеннән-берсе матур китаплар чыгарган, шигырьләре төрле антологияләргә, уку дәреслекләренә кергән олы йөрәкле балалар шагыйрәсе», дип, чын күңелебездән  әйтә алабыз.

Татар теле укытучысы.

Серле ут син – каләм уты!

Янасың көн дә, төннәр дә,

Сүндерә алмый бит сине

Хәтта давыллар, җилләр дә.

Китапханәче. Үзеңнән соң якты мирас калдыра алган кеше – бәхетле кешедер ул! Ә Йолдыз Шәрәпованың киләчәк буыннарга мирасы – аның балалар өчен язган матур китаплары, ә китапларында урын алган шигырь юллары энҗе бөртегедәй  алтын  кыйммәткә ия.

Татар теле укытучысы.

Рәхмәт сезгә, мәңге шулай

Тыйнак, гүзәл булып калыгыз!

Югалтмыйча күңел энҗеләрен

Киләчәккә алып барыгыз!

Китапханәче. Хөрмәтле Йолдыз ханым, килгән кунакларыбыз! Шуның белән әдәби кичәбезне тәмамлыйбыз. Бу очрашу күңелләрдә тылсымлы да, йолдызлы да булуы белән истә калыр, дип уйлыйбыз. Шигырьләрегезнең тагын яңаларын туплап, китап итеп дөньяга чыгуын көтеп калабыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

IMG_0188

IMG_0150

IMG_0235

IMG_0246

IMG_0240