Серле урман

№ 141

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен Г.Тукай әкиятләренә нигезләнгән шөгыль)

Лилия ХӘМИТОВА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теленə өйрəтүче тəрбиячесе

Лилия СУЛИМОВА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасының музыка житəкчесе

Максат. Балаларны Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру.

Бурычлар:

тәрбияви: балаларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү;

үстерелешле: әкиятләр ярдәмендә балаларны матурлыкны күрә белергә, яхшылыкка өйрәтү, аларда шәфкатьле, гадел, кыю булу күнекмәләре булдыру;

белем бирүдә: балаларның сүзлек байлыгын баету, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау. Урман күренешләре ясап бизәлгән пәрдә; аның каршында –агачлар, бүрәнә, елга күренеше, төрле җәнлекләр. Һәр күренеш музыка ярдәмендә уза.

Катнашалар. Әкиятче, Малай, Күбәләк, Сарык, Кәҗә, Шүрәле, Батыр,  Су анасы, балыклар.

Шөгыль барышы:

Әкиятче. Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер малай. Ул әнисе белән урманга җиләккә киткән. Урманга соклана-соклана, кошлар тавышын тыңлый-тыңлый аланлыкка килеп чыга. Анда матур күбәләкләрне очрата. Аларны тотарга тели.

Малай.

Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

(«Бала белән күбәләк»  җырын (Г.Тукай шигыре, З.Хәбибуллин көе) башкаралар. Калганнар күбәләк булып бии.)

Малай.

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

– Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Таба аласыңмы ризык?

Күбәләк.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик  кыска:

Бары бер көн генә –

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа?!

Малай. Әйдәгез, дусларым, табышмак әйтеш уйныйбыз.

Балалар. Әйдәгез, әйдәгез.

1 нче күбәләк. Беренче табышмакны мин әйтәм.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?

Балалар. Ел фасылының көз вакыты.

2 нче күбәләк.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган?

Балалар. Бу – кыш фасылы.

3 нче күбәләк.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде;

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара.

Балалар. Бу – яз фасылы.

4 нче күбәләк.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, –

Бу кайчак була?

Балалар. Бу – җәй вакыты.

(Күбәләкләр очып чыгып китә. Ерактан кәҗә белән сарык кычкырган тавыш ишетелә.)

Малай. Кемдер килә монда? (Малай агач артына барып утыра. Кәҗә белән Сарык керәләр. Җырлыйлар.)

Кәҗә белән Сарык.

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык,

Исеме аның сарык.

(Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән өзек күрсәтелә.)

Кәҗә белән Сарык.

Икебезгә бер зур гына капчык тегеп,

Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.

(Бүре башын күрәләр.)

Кәҗә. Нәрсә соң бу? Бүре башы! Әй, мин куркам!

Сарык. Мин дә куркам, тотарга бит, мин дә куркам!

Кәҗә. Сарык абзый, син батыррак, син көчлерәк!

Сарык. Син – Сакалбай, хәйләкәррәк, гайрәтлерәк!

Кәҗә белән Сарык.

Алайса икәү тотыйк,

Башны капчыкка салыйк,

Һәм тагын юлга чыгыйк!

(Бүре башын капчыкка салып, «Бе-ее, Ме-ее», – дип кычкыра-кычкыра чыгып китәләр.)

Әкиятче. Малай бара икән, бара икән, ниһаять, урманга барып җиткән. Ниндидер куркыныч тавышлар ишеткән.

(Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан көй уйнала.)

Малай. Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!

(Бии-бии Шүрәле керә. «Шүрәле җыры» җырланыла,)

Шүрәле. Әй, тәти малай, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет. Килче, икәү уйнык бераз кети-кети.

Малай. Әйдә соң, уйныйк бераз, кети-кети.

(Батыр керә).

Батыр. Кем монда тавышлана?

Шүрәле. Син кем? Синең исемең ничек?

Батыр. Мин – Былтыр!

Шүрәле. Әйдә, кети-кети уйныйк.

Батыр. Элек агачны арбага салырга булыш, аннары уйнарбыз.

Шүрәле. Былтыр кысты, Былтыр кысты!

(Шүрәле кычкырып чыгып китә.)

Малай. Рәхмәт, Батыр.

Батыр. Сау бул!

Малай. Сау бул!

Әкиятче. Урманда ул эт баласын очрата. Малай аны үз янына дәшә.

Малай. Акбай, Акбай, кил монда.  (Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйлиләр.)

Малай.

Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Акбай.

Ник газаплыйсың болай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик ике айлап

Булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә.

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

Малай.

Ах, юләр маэмай!

Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уңайсыз ул!

Әкиятче. Малай юлын дәвам иттерә.Үзе дә сизмәстән ул, су буена килеп чыга. Агач төбенә барып утыра. Елга янына бии-бии балыклар һәм Су анасы чыга. Бииләр. Су анасы елга янында утырып кала. Кулында алтын тарак. Балыклар чыгып китәләр. Су анасы, утырып, чәчләрен тарый. Елга янына малай килә.

Малай.

Җәй көнне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Бервакыт, китәм дигәндә, тоште күзем басмага;

Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап.

Чәчләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул,

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага;

Җен оныткан ахрысы, калган тарагы басмада.

(Малай таракны алып йөгерә, артына карый.)

Малай. Аһ, харап эш, Су анасы да минем арттан чаба!

(Су анасы малай артыннан чаба.)

Су анасы. Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

Әкиятче. Алар чабыша-чабыша авылга кайтып җитәләр. Эт тавышларыннан куркып, Су анасы кирегә йөгерә.

Малай.

Ииии, явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың…

Әни! Мин алтын тарак таптым,

Сусадым, ардым, әни! Мин бик озак чаптым!

Әкиятче. Төн җитә. Тәрәзә шакыйлар.

Ана. Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Су анасы.

Су анасы мин! Китер, кайда минем алтын тарак?

Бир, бая – көндез алып качты синең угълың, карак!

Малай.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты соң мине…

Шуннан бирле андый эшкә кыймыйм башладым,

«Йә, иясе юк!» – дип, әйберләргә тими башладым.

Әкиятче. Шулай итеп, безнең әкият тә бетте.