Сәрдекландиягә сәяхәт

 

(Сыйныфтан тыш чара үткәрү өчен сценарий)

Гөлфия СӘФӘРГАЛИЕВА,

Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең югары квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы

Сыйныфтан тыш чара барышы

Катнашалар:

Спарта патшасы Ликург.

Элида патшасы Ифит.

Су алласы Нептун.

Ут алласы Прометей.

Су патшалыгы биючеләре.

Ут патшалыгы биючеләре.

Спортчы егетләр һәм кызлар.

Чит планета кешеләре.

         (Эчтән көчле тавыш ишетелә.)

Безнең эрага кадәр 776 нчы ел. Олимпия җире. Спарта патшасы Ликург белән Элида патшасы Ифит дәүләтләр арасында 4 елга 1 мәртәбә Олимпия уеннары уздырырга карар кылалар.

(Салмак көй ишетелә.Спарта патшасы Ликург һәм Элида патшасы Ифит чыгалар. Кулларында каен тузына язылган фәрман.)

        Ифит. Илида дәүләтеннән Спартаның бөек патшасы Ликургка сәлам! (Кулын күтәрә.)

Ликург. Спарта дәүләтеннән Элиданың бөек патшасы Ифитка сәлам! (Кулын күтәрә.)

 (Көй көчәя. Кулларында каен тузына язылган фәрманны ачалар.)

Ифит. Алфей елгасы буендагы мәрмәр колонналарга җиңүчеләрнең исемнәрен язарга.

Ликург. Уеннар барышында корал кулланмаска.

Ифит. Җинаять кылмаска.

Ликург. Аллаларны олыларга.

Ифит. Олимпия программасына 185 метр ераклыкка йөгерү ярышы кертергә.

Ликург. Диск һәм сөңге ату ярышы уздырырга.

Ифит. Озынлыкка сикерү ярышы уздырырга.

Ликург. 384 метр ераклыкка йөгерү ярышы кертергә.

Ифит. Көрәш ярышы уздырырга.

Ликург. Уеннарның барысын да Олимпиядә уздырырга.

Ифит. Хөрмәтле Ликург мин сезнең белән килешәм.

Ликург. Мин дә сезнең белән килешәм.

 (Баш ияләр. Көй көчәя. Фәрманнары белән алмашалар. Арткы планга китәләр.)

(Икенче көй ишетелә. Ифит һәм Ликург ишарә белән Нептун һәм Прометейны чакыралар. Ике яктан чыга. Нептун һәм Прометей чыгалар)

Прометей.Су алласы Нептун! Олимпия уеннарына теләктәшлек өстә!

(Су патшалыгы биючеләре биюе.)

Нептун.Ут алласы Прометей! Олимпия уеннарына җылылык һәм яктылык өстә! 

(Ут патшалыгы биючеләре биюе.)

Прометей. 1 нче Олимпия уеннары тәмам!                             

Нептун. 1 нче җиңүче Элида дәүләтеннән пешекче Корэб.

(Тантаналы көй астында Корэб чыга. Ике биюче чыгып аның башына җиңүче таҗы киертәләр.Түгәрәк ясап кереп китәләр. Корэб, аның артыннан биючеләр кереп китә).

(Матур көй ишетелә. Көй басылгач, эчтән көчле тавыш ишетелә.)

Безнең эрага кадәр 776 нчы елда башланган Олимпия уеннары дөнья буйлап сәяхәт итә. Рәсәй җыелма командасында Татарстаннан 26 спортчы чыгыш ясый.

(Ике чит планета кешесе керә).

1 нче чит планета кешесе. Җир шарының көньягында да түгел, көнбатышында да түгел, көнчыгышында да түгел, ә әллә кайсы – иң төньяк почмагында, тылсымлы Сәламәтлек утравы бар диләр…

2 нче чит планета кешесе. Ә шул утрауның нәкъ үзәгендә Сәрдекландия дигән гаҗәеп бер авыл урнашкан.

1 нче чит планета кешесе. Без хәзер шул авылда булырга тиеш! Без дөрес килдекме?

Спортчы чыга. Әйе, Сәрдекландия шушы була. Сез ялгышмадыгыз.

(Ритмик  көй астында спортчы егетләр һәм кызлар чыга.)

1 нче спортчы. Гер спорты буенча 6 тапкыр Россия, 13 тапкыр Татарстан чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Фаил Гобәйдуллинны…

2 нче спортчы. Чаңгы спорты буенча Россиянең 25тапкыр, дөньяның 11 тапкыр чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Ания Галимуллинаны….

3 нче спортчы. Татарстанның атказанган тренеры Нуретдин Зыятдиновны…                                   

4 нче спортчы. Татарстанның атказанган спорт остасы, татарча көрәш буенча күп тапкырлар район, ТР чемпионы Минерахман Ваккасовны һәм башка бик күп спортчыларны биргән мәктәп бу!

(Бию башкаралар.)

1 нче чит планета кешесе. Ә аларның дәвамчылары бармы соң?

1 нче спортчы.Әлбәттә бар. Һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле, спорт сөюче һәм сәламәт яшәргә омтылучы яшьләребез бар.

(Спортчылар көе яңгырый.)

(Теннисчы кыз чыга. Кулында теннис ракеткасы һәм шары, теннис уйнаган хәрәкәтләр ясый, сәхнәдә кала.)

2 нче спортчы.

Нинди җитез безнең Айгөл —

Ничек уйный, күрегез!

Исәнлекнең чыганагы –

Үз кулыбызда, белегез!

Көрәшче егет чыга. (Көрәш алымнары күрсәтә, теннисчы кыз янына барып баса.)

Мәйданнарда сынала

Көрәшчеләрнең көче.

Уңган кызлар чиккән сөлге

Җиңүче егет өчен!

         (Футболчы чыга. Футбол тубы белән уйный, көрәшче егет янына барып баса)

3 нче спортчы.

Футбол безнең уен инде,

Тупны типмибез юкка.

Безгә тиң команданың

Булганы әле юк та.

 

(Хоккейчы егет чыга. Кәшәкә белән сәхнәне әйләнә һәм футболчы янына барып баса)

4 нче спортчы.

Хоккей – кыюлар уены,

Җиңү яулыйк ярышта.

Безнең команда егетләре

“Ак Барс”тан да оста.

(Гимнаст егет чыга, гимнастика ясый һәм спортчылар янына барып баса.)

Рәсүл ай-һай булдыра,

Юк аңа бездә тиңнәр.

Шаккатып карап торабыз

Чыдасын гына идән.

 

1 нче чит планета кешесе.

Эх, бигрәк шаян инде үзләре.

2 нче чит планета кешесе. (Гаҗәпләнеп.)

Менә кайда ул сәламәтлек!!!                     

1 нче чит планета кешесе.

Бигрәк төз, матур итеп

Күнегүләр ясыйлар.

Алар шулай тырышалар

Гәүдә торышын саклыйлар.

2 нче чит планета кешесе.

Экологик катастрофа янаган Җир планетасында шушындый матур яшәү рәвеше булган мәктәпләрне күреп без сөенеп китәбез.

1 нче чит планета кешесе.

Сез һәрвакыт спорт белән шөгыльләнегез. Киләчәктә сезнең балаларыгыз да көчле спортчылар булып чемпион дәрәҗәсенә күтәрелсеннәр.Очкыннан ялкын кабызып яшәгез!

(Чит планета кешеләре чыгып китә.)

Спортчылар. (хор белән)Бөркетнең канаты үскәндә ныгый. Без дә биеккә-биеккә күтәрелербез. Канатларыбыз бөркетнеке кебек вакыт үткән саен ныгый барыр.

(“Бәхеттә-шатлыкта” җыры көенә күмәк җыр башкаралар.)

Сәламәтлек – зур бәхет ул,

Кадерләрен белегез!

Спорт – сәламәтлек нигезе,

Шуны аңлап яшәгез!

 

Бәхеттә, шатлыкта,

Исәнлектә, саулыкта,

Үтсен гомер юлларыгыз

Тазалыкта-саулыкта!

 

Спорт белән дус булсак

Без булырбыз сәламәт.

Бабайлар да әйткән бит:

“Хәрәкәттә – бәрәкәт!”

 

Бәхеттә, шатлыкта,

Исәнлектә, саулыкта,

Үтсен гомер юлларыгыз

Тазалыкта-саулыкта!