Сенсор тәрбия. Кублар һәм шарлар
Сенсор тәрбия. Кублар һәм шарлар
(1 нче кечкенәләр төркемендә сенсор тәрбия шөгыле конспекты)
Земфира МОЧАЛИНА,
Казан шәһәре Совет районының «39нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы» тәрбиячесе
Максат: төсне, форманы, үлчәмне һәм күләмне (бер, күп), (зур, кечкенә) үзләштерү.
Бурычлар:
Белем бирү: балаларны предметларны төсе буенча төркемләргә өйрәтү; «күп», «бер» төшенчәләрен аерырга, «күп», «бер» сүзләрен җавап биргәндә сүзләрне кулланырга, шар белән кубны танырга өйрәтү.
Үстерү: танып белү кызыксынуын үстерү, сенсор стандартларын ныгыту.
Тәрбияви: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылык, тырышлык һәм хәтерне үстерү.
Җиһазлар: уенчык мәче, капчыкта төрле төстәге һәм зурлыктагы шакмаклар, туп, төрле төстәге ике кыршау, зур һәм кечкенә кәрзин.
Барышы:
Балалар урындыкларда утыралар, ишек шакыйлар. (Тәрбияче уенчык песи китерә).
Тәрбияче: балалар, карагыз әле, безгә кем килде? (Песи)
Тәрбияче: беләсезме, ул безгә матур капчыкта нәрсә китерде?
Балалар пакетны капшап карыйлар һәм нәрсә китергәнен чамалыйлар.(Шакмаклар).
Тәрбияче: Дөрес. Капчыкта ничә шакмак бар? (Күп) Мин барлык балаларга бер шакмак алырга тәкъдим итәм. Ничә шакмак алдыгыз? (Бер)
Ә нинди шакмаклар: зур, кечкенә? Ә шакмакларның төсе нинди? (Һәркем үзе алган шакмакның төсен әйтә)
Тәрбияче: Балалар, песи бездән зур шакмакларны зур тартмага, ә кечкенәләрен кечкенә тартмага җыярга ярдәм итүебезне сорый. Без аңа булышабызмы?
(Шакмакларны тартмага салалар)
Ләкин хәзер мәче сездән шакмакларны келәмнәргә төсләре буенча таратып салуыгызны сорый. Хәзер мин бөтен шакмакларны таратып салам. Башта кызыл шакмакларны алыгыз да кызыл келәмгә салыгыз. Аннары яшел шакмакларны алып, яшел келәмгә салыгыз. Аннары зәңгәр келәмгә зәңгәр шакмаклар һәм сары келәмгә сары шакмакларны салыгыз.
Ял минуты.
Тыпырдыйбыз. Топ, топ, топ (Урында йөрү).
Кул чабабыз. (Кул чабабыз).
Башыбызны чайкыйбыз (Башыбызны уңга, сулга борабыз).
Кулларны (Кулларны өскә) күтәрәбез.
Кулларны (Кулларны аска) төшерәбез.
Кулларны (Кулларны якка) җәеп җибәрәбез.
Һәм түгәрәк буенча йөгерәбез (Йөгерәләр).
Тәрбияче шарны күрсәтә һәм сөйли: карагыз әле, песи тагын нәрсә китерде? (Шар)
Тәрбияче: Ни өчен сез аны шар дип уйлыйсыз?(Аның почмаклары юк һәм аны тәгәрәтеп була).
Тәрбияче кубны күрсәтеп сорый. Бу нәрсә? (куб) ни өчен сез аны куб дип уйладыгыз? (аның почмаклары бар).
Тәрбияче: Нигә сез аны тәгәрәтә алмыйсыз? Кубны тәгәрәтергә сезгә нәрсә комачаулый? (почмаклар).
Песи балаларның гамәлләрен хуплый: тәпие белән аларның башларыннан сыйпый, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтә һәм уйнарга чакыра:
«Үз йортыңны тап» уены.
Тәрбияче төрле төстәге йортларны күрсәтә, алар келәмдә урнашкан. Бу йортта шарлар яши, ә монысында — шакмаклар. Балалар бүлмә буйлап йөгереп йөри, мин барабанга суккач, сезнең һәркайсыгыз үз йортын табарга тиеш. Кулында туп булган бала шарлар яши торган йортка таба йөгерә, ә кулында куб булган бала шакмаклар яши торган йортка таба йөгерә.
- Афәрин, балалар! Песи сезне мактый, сез биремне бик яхшы үтәдегез.
Тәрбияче балаларга Песи белән бер уен уйнарга тәкъдим итә.
Уен «Безнең песинеке кебек».
Безнең песинеке кебек
Туннарыбыз бик әйбәт.
Мыекларыбыз бик шәп.
Күзләребез бик матур
Тешләребез дә ап-ак.
Уеннан соң балаларның игътибарын иесигә юнәлтә
Тәрбияче: Балалар, песи әйтә, аңа монда бик ошаган, ләкин аңа өйгә балалары янына кайтырга вакыт, әйдәгез аның белән саубуллашыйк һәм аны тагын бер тапкыр килергә чакырыйк.
