Сәнгатебезне яратып үссеннәр, дибез

№44

Нәфисә ЛАТЫЙПОВА,  

Азнакайдагы 2 нче санлы «Теремкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе

Мине аеруча кызыксындырган тема – ул сынлы сәнгатьтә татар орнаментларын  куллану. Бүгенге көндә шушы проблема өстендә эшлим. Ни өчен бу проблеманы сайладым соң? Халкыбызның сынлы сәнгатендә аның дөньяны фәлсәфи-психологик һәм эстетик күзаллавы: дине, тарихы, гореф-гадәтләре, фантазиясе, яраткан төсләре чагыла. Яшь буынны тирә-юнебездәге гүзәллекне күрергә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә өйрәтү – гаять зур һәм кирәкле эш. Бүгенге көндә татар теленә һәм аның киләчәгенә тискәре караш формалашкан вакытта, балаларга туган телебезгә, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына карата ихтирам һәм кызыксыну уята, балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү, милли сынлы сәнгате турында белемнәрен баету, рәсем ясау, әвәләү, кәгазь һәм карандашлар яисә башка материаллар белән эш итү күнекмәләрен булдыру төп максатым булып тора.

Балалар бакчасында эшләү тәҗрибәм зур булмаса да, иҗат лабораториямдә шактый материаллар бар. Халкыбызның милли бизәкләре төшерелгән сөлгеләре, яулык, түбәтәйләре, читек-кәвешләре бүлмәбез түрендә урын алган. Төркемебез дә – татар төркеме. Күрсәтмә материалларны туплауда ата-аналар, әби-бабайлар да зур ярдәм күрсәтте. Кемдер кечкенә сандыгын алып килсә, икенчеләре исә паласларын җәлләмәде. Мондый очракта берүзең генә булмый, чөнки нәкъ менә халкыбызның милли йөзен күрсәтә торган материаллар бары тик музейларда сакланган вакытта кем дә булса ярдәм кулы сузмаса, бу эшне башкарып булмас иде. Бакчабызда да музей оештырылган. Үзебездә җитешмәгән материалларны музейга кереп карыйбыз.

         Төркемгә йөрүче балаларга да бу бик тә ошый. Аеруча рәсемне зур кызыксыну белән һәм бик теләп башкаралар. Атнага бер шөгыльне халкыбызның милли бизәкләрен өйрәнүгә багышлыйбыз. Ләкин чигү осталарыбзның төрле төстәге белән бергә үрелеп барган матур уй-хыялларын күзаллау, моңын тоемлау, аннан ләззәт таба белү үзеннән-үзе генә бирелми. Моның өчен күп тырышырга, балачактан ук нигез салырга кирәк.

 Без балалар белән эшне трафарет һәм шаблон, ягъни үрнәк буенча кисеп, шуның буенча бизәкне төшереп башладык. Милли орнамент белән кием-салымнарны, өй җиһазларын, савыт-сабаларын бизәргә өйрәндек. Алъяпкыч, сөлге башы, калфак, түбәтәй, читек, келәм бизәүне кисеп ябыштыру шөгылен дә үзләштерәбез. Бу очракта балаларның кайчы белән эшли белү осталыгы да, чисталыгы, пөхтәлеге дә ачык күренә. Без әле моның белән генә чикләнмәдек, татар әкиятләренең  кайбер мизгелләрен, аларның персонаж образларын рәсемгә төшерергә, төрле ысуллар белән әвәләп, яссылыкта һәм күләмле сурәтләргә өйрәндек. Балалар кулы белән төшерелгән милли орнаментларда ясалган бүләкләрне дә әти-әниләр бик теләп кабул итә, чөнки һәркем осталыгын эшкә җигә, бизәкләре якыннарының күңеленә хуш килсен дип тырыша. Һәрбер эшкә күңел җылысын биргән очракта гына ул теләгәнчә килеп чыга. Ата-аналар җыелышында яисә конкурста катнашу, күргәзмәләрдә үзләренең иҗат җимешләрен күрү балалар күңеленә хуш килә.

Элек-электән милләтебезнең уңган кызлары кул эше белән шөгыльләнгән. Оста чигүчеләр алтын, көмеш җепләр, сәйлән, энҗе белән калфак, түбәтәй һәм башка нәзакәтле әйберләр чиккәннәр. Ни өчен соң хәзер әбиләр сөлге, тастымалларын кадерләп саклыйлар? Чөнки бу кул эшләре аларның яшьлеген искә төшерә. Бүгенге яшь буынны халкыбыз үрнәгендә тәрбияләү, шул үрнәкләрнең матурлыгын күрә белергә, күңел түренә кертеп тормышта куллана белергә өйрәтә алсак, киләчәктә балалар югалмас, дөрес юл белән китәр. Халкыбызның бай мирасын өйрәнү эшен оештыру, балаларны итагатьле, игътибарлы булу хисе тәрбияли.

Балаларның  игътибарын, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаганда, җырчы-биюче абыйларның кигән киемнәренә юнәлтеп, соңыннан бергәләп фикер алышу бик урынлы. Безнең әби-бабаларыбыз нәкъ шулай киенгәннәр. Шул киемнәрне киеп, «Аулак өй»ләргә, кичке уеннарга барганнар. Соңгы вакытларда энҗеле калфак, чигүле читек кигән апалар, бәрхет кәләпүшле абыйлар шәһәр-авыл урамнарында шактый күренә башлады. Күпләр сокланып та, кызыгып та карый аларга. Еллар үтсә дә, булган байлыгыбыз югалмасын иде. Балаларыбыз татар булулары белән горурлансын иде.