Сәләтле балалар белән эшләү алымнары

Гөлнур КАСЫЙМОВА,

Казандагы 98 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәләтле укучы нинди була? Минемчә, сәләтле укучы – дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә үзен һәр яктан сәләтле булуын күрсәтүче, активлыгы һәм булдыклылыгы, хәтере яхшы булуы белән аерылып торучы бала. Хәзерге көндә бөтен мәсьәләләр хакында фикер йөртә белә торган шәхес тәрбияләү бик әһәмиятле бурыч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланырга мљмкин һәм аларның нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт соң?

Чыгышымны мисаллар китереп дәвам итүем, әлеге сорауларга җавап булып торыр. Мәсәлән, укучыларның белем дәрәҗәсен, сәләтләрен арттыруда текстлы биремнәр, тестлар кулланабыз. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, җавапларын эзләнеп таба торган эшләр тәкъдим итәбез.

Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри сүзләре белән әйтсәк: “Укучыларда әхлаклылык тәрбияләүдә, аның фикерләү сәләтен үстерүдә, сөйләм телен баетуда, халыкның үткәне, хәзергесе белән таныштырганда табышмак, мәкаль һәм әйтемнәрнең кыйммәте искиткеч зур”.

Әйе, чыннан да, бөек галимнең фикере миңа укучыларым белән эшләү барышында тагын да көч-куәт биреп тора.

Минемчә, сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү, моның өчен шартлар тудыру, укучыларның рухи дөньясын баету. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән тулырак файдаланырга туры килә.

Күп еллардан бирле мәктәпләрдә, район күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда катнашып киләбез. Укучыларымны шушы бәйгегә әзерләгәндә төрле эш алымнары кулланып эшлим. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару, аны укучыларыма җиткерүемнең нәтиҗәсе дә бар. Берничә ел рәттән укучыларымның шәһәр күләмендәге олимпиадаларда призлы урыннар гына алуы, шулай ук республика буенча олимпиадаларда катнашуы минем өчен югары бер дәрәҗә булып тора.

Төрле фәнни конференцияләргә әзерләнү-катнашуның укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучылар өстәмә чыганаклардан файдаланалар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзлиләр. Алар үзләренең дәлилләрен галимнәр фикере белән чагыштырып карый. Үзләре шушы темага карата шигырьләр иҗат итәләр, иҗади эшләр башкаралар. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын әйтеп үтәргә кирәк.

Бүген укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Укучыларны тормышка яраклашкан, рухи һәм физик яктан камил булган иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп максатыбыз. Ә ул туган илен, телен яратучы, үз милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын хөрмәт итүче булырга тиеш. Шуңа да бүгенге көндә төп максат булып тирән белемле укучылар тәрбияләп үстерү генә түгел, ә бар яктан да камил шәхес тәрбияләү бурычы тора. Бу максатны тормышка ашыруда һәм аны һәрьяктан да үстерүгә юнәлдерелгән “Дәрестән тыш эшчәнлек” бүлеген үз эченә алган яңа буын Федераль дәүләт белем бирү стандарты булдырылды.

20 ел педагогик эшчәнлегемдә мин шундый нәтиҗәгә килдем: татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен сәләтле укучыларның иҗади сәләтләрен һәм фикерләүләрен үстерү өчен билгеле бер максатчан юнәлешле эш алып барырга кирәк. “Каләм тибрәтүчеләр” исемле гезета чыгаруыбыз – шуның бер тармагы. Исеменнән үк күренгәнчә, монда иҗади эш белән шөгыльләнүче балалар үзләре бик оста итеп шигырь, мәкалә, хикәя, әкият, кроссвордлар иҗат итәләр, матур итеп рәсемнәр ясыйлар. Минемчә, мәктәп газетасы, тәрбия бирү белән беррәттән, укучыларның укуга кызыксынуларын арттыру, дөньяга карашларын киңәйтү чарасы да булып тора. Әлеге эш укучыларны берләштерә, аларның аралаша белү сәләтләрен үстерә. Аның сәхифәләрендә материаллар “Безнең талантлар”, “Тарих битләреннән”, “Татар халык авыз иҗаты”, “Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк”, “Мәктәп вакыйгалары”, “Бөек шәхесләребез” дигән рубрикалар белән тупланып бирелә. Аларның бик уңышлы дип табылганнарын “Сабантуй”, “Ялкын” журналларына да җибәрәбез. Укучыларга иҗат җимешләрен газета-журнал битләрендә күрү, аларга тагын да көч-куәт, дәрт өсти, үз-үзләренә ышанычларын арттыра.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда  кулланылган эш алымнары: карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади биремнәр, компьютерда эшләү, шигырь, мәкаләләр, хикәяләр, әкиятләр иҗат итү – боларның барысы да укучыларның сәләтен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң генә, сәләтле балалар белән тагын да зуррак уңышларга ирешергә мљмкин.

Язмышлардан узмыш юк шул,

Минем язмыш – балалар.

Белем бирү, тәрбия кылу –

Төп бурычым булып калалар.

              Балаларның шат авазы

              Шифа бирә йөрәккә.

              Һәрчак саулыкка төенеп

              Яшәсәк иде бергә.