Сәләтле балалар белән эш

 

Ләйсән МОРТАЗИНА,

Мөслим гимназиясенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Укытучы – ул укытучы, димәк өйрәтүче, аңлатучы, юл күрсәтүче. Нәрсә укытырга, кемне нәрсәгә өйрәтергә – бу укытучы һөнәрен сайлаган һәркемнең алдына куелган төп максат. Әти-әни кечкенә генә сабыен укытучының белемле булуына, тырышлыгына ышанып, шул укытучыга тапшырган икән, ул баланы һәръяклап камил шәхес итеп тәрбияли белергә тиеш.

27 ел мәгариф системасында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләү дәверендә мин әллә-күпме балага белем һәм тәрбия бирдем. Аларның үсеп, дөрес юлдан киткәннәре өчен чиксез шатландым, ә ялгыш гамәл кылганнары турында ишетсәм, күңелем белән үземнән гаеп эзләдем. Хәзерге заманда икенче буын белем бирү стандартлары бала үсешенә этәргеч бирерлек бик күп мөмкинлекләр ача. Мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирү өчен укытучыга бурычлар узгәрде. Һәр сабыйның дөньяга үз ризыгы белән генә түгел, ә нәрсәгә булса да сәләтле дә булып тууын укытучы булып эшләгән һәркем бик яхшы аңларга тиеш. Ләкин талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан дигәнне дә истән чыгармаска кирәк. Ә берсеннән-берсе кечкенә һәм шук балаларның сәләтләрен ачу өчен укытучыга көннәр генә түгел, хәтта еллар буена да тырышырга туры килә. Укучыларыбызның сәләтен никадәр тизрәк күреп, аны үстерү өстендә шөгыльләнү – көтелгән нәтиҗәләрне дә бирә.

Минем укучыларым арасында да төрле яктан сәләтле балалар шактый. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләү дә, укучыларымның талантларын үстерүгә уңай нәтиҗә бирә.  Алар бик кызыклы, үзенчәлекле конкурс-бәйгеләрдә теләп катнашалар. Мәктәп күләмендә генә түгел, район һәм республика, регионара бәйгеләрдә дә нәтиҗәле урыннар алып, грамота-дипломнарга ия булдылар. Уңышларыбыз шактый, ләкин аларның барысын да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел, шулай да берничәсенә тукталып китүне кирәк саныйм. Җыр-моңга гашыйк укучым Әхмәтҗанова Алинә республика күләмендә “СОЗВЕЗДИЕ-ЙОДЫЗЛЫК” фестивалендә диплом белән, район күләмендә “Йолдызлык” фестивалендә  II дәрәҗә лауреат, район күләмендә “Яшь бөреләр” фестивалендә I дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булды. Район күләмендә узган фән олимпиадаларында укучыларым Нассер Мәрьям, Галеева Азалия, Усманова Алинә, Гараева Адилә катнашып призлы урыннар алдылар. Укучыларым белән республика күләмендә фәнни-гамәли конференцияләрдә (Хөсәенова Адилә), иҗади күргәзмәләрдә, проект эшләре белән конкурсларда (Гөмәрова Эльмира, Хәйруллина Алинә), сәнгатьле сөйләм һәм рәсем конкурсларында (Кашапов Данияр, Хисамова Язилә) даими катнашабыз.

Сәләтле балаларга вакытында булышып, талантларын ачарга ярдәм

итү, балаларга киләчәктә дөрес һөнәр сайларга да зур этәргеч булып торуын онытмаска кирәк.

Укытучының һәр кулланган алымы, барысы да укучыларның

сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Бары тик үз эшен чын күңелдән яратып, вакытын кызганмыйча эшләгән педагог кына, укучылары белән зур уңышларга ирешәчәк, әлбәттә.