Сәламәт бала – үзе бер бәхет
№61
Гөлнур МОСТАФИНА,
Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендәге мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәренең I квалификация категорияле тәрбиячесе
Сәламәт бала – үзе бер бәхет. Гаиләдә әти-әниләр өчен булса, бакчада – тәрбиячеләр, ә мәктәпкә йөри башлауга, укытучылар өчен дә уртак бәхет.
Сәламәтлекне нәселдәнлек бүләге итеп кенә түгел, бәлки баланың физик һәм психик яктан нык, чыныктырылган буларак та карарга кирәк. Бала организмның барлык системалары һәм функцияләре формулашуның төп һәм кирәкле шарты – хәрәкәт активлыгы. Барыбызга да билгеле һәм күп кенә психолог, медицина хезмәткәрләре тарафыннан расланган факт: системалы рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәртә, йокыны җайлай, аппетитны ача.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү тармакларында баланың физик яктан әзерлеге физкультура дәресләрендә генә түгел, ә башка төр шөгыльләрдә дә, хәрәкәтле уеннарда, гомуми үткәрелә торган спорт бәйрәмнәрендә тормышка ашырыла.
Кече яшьтән үк баланың үз-үзен тотышында хәрәкәт активлыгына ихтыяҗ чагыла. Тирә-як белән танышу, төркемдәшләре белән аралашу, зурларның (тәрбияче) хәрәкетен кабатлау да хәрәкәтләнү аша уздырыла. Күп вакытта мәктәпкәчә кече яшьтәге балалар ситуатив хис һәм теләк тәэсире астында эш итә: физик күнегүләр төрле тышкы шартларга нигезләнеп сайлана. Мәсәлән, табигый шартлар, спорт базасы, яшьтәшләренең тотышын кабатлау.
Тора-бара хәрәкәт активлыгы мотивлары үзгәрә (төрле сәбәпләр: баланың яшь үзенчәлекләре, тәрбияче шәхесе, физкультура дәресләренең үткәрелү шартлары һәм җиһазлары, төркеменең психологик атмосферасы).
Балаларның хәрәкәтләре белән кызыксыну динамикасында җенси дифференциация турында да әйтеп китми булмый. Малайлар өчен физик тәрбия дәресләре һәм физик күнегүләрнең кирәклеге үсә барган саен мөһимләнә бара. Ә кызларда – киресенчә: 5 яшькә җиткәндә инде физик тәрбия дәресләре икенче планга, 6 яшькә җиткәндә – 9 төр эшчәнлек арасында 4 нче урынга күчә.
Хәзерге заман педагогикасында уенны бала эшчәнлеген төре итеп кенә түгел, ә тәрбияви максатка ирешү, куелган бурычларын тормышка ашыру алымы итеп карау күздә тотыла. Физик тәрбия барышында уен алымы кызыклы күнегүләр, инсценировка, сюрприз һәм проблемалы очраклар, мәсьәләләр чишү төрендә алып барыла. Уен балада хәрәкәт эшчәнлеген теләп башкару теләге уята; уйлап табу, фикер тән сыгылмалыгы, түземлелек, бер-береңне хәрәкәт аша аңлау, дуслык һэм ярдәмчеллек, үзеңне уңай яктан күрсәтү, дисциплина, җинүгә омтылыш кебек уңай сыйфатлар тәрбияләнә.
Педагогик яктан дөрес һәм кызыклы итеп төзелгән физик тәрбия дәресләре баланың гомуми интеллектын, уйлау сәләте, хәтер, игътибарлылык, күзаллау кебек югары психик функцияләр үсешен тормышка ашыра. Әйтик, гади күнегү барышында тәрбияченең «сул якка бөгеләбез, куллар алга, югары, ян-якка» кебек командаларын тыңлап, бала үзендә игътибарлылык һәм төгәл эшләү кебек сыйфатлар тәрбияли. Мәсәлән, бубен тавышы астында балалар марш атлый, кул чапкан ритмга – ике аякта сикереп, кыңгырау тавышына аяк очларына басып, вак адымнар белән йөри. Бу очракта балаларның ишетү, күрү функцияләре тавыш сигналына игътибар итү белән бәйләнешле бара.
Медицина, педагогика һәм психология тармакларын берләштереп үткәрелә торган һәм чараларда бала организмын савыктыруның һәм физик үсешенең барлык чыганакларын комплекслы куллануга зур игътибар бирергә кирәк дип саныйм.
Балаларның сәламәтлеген физик һәм психик яктан ныгыту эшен түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:
1. Авырулар санын киметү. Баланы җәрәхәтләнүләрдән саклау.
2. Гомуми культураны үстерү һәм гигиеник таләпләрне үтәү.
3. Җәмәгать урыннарында үз-үзенне тоту һәм юл йөрү куркынычсызлыгы чараларын уздыру.
4. Балаларны савыктыру, дәвалау, чыныктыру мәсьәләләрен медицина хезмәткәрләре белән бәйләнештә комплекслы чишү.
5. Сәламәт бала тәрбияләүдә «бакча – гаилә» тандемының нәтиҗәле эшен оештыру.
Физик сәламәтләндерү чараларын оештыру төрләре:
1. Иртәнге гимнастика (традицон күнегүләр комплексы, йөрү һәм йөгерү, хәрәкәтле уен, ритмик гимнастика элементлары).
2. Физкультура дәресләре (табиб күрсәтмәсе буенча өстәмә дәрес).
3. Релакцион дәресләр («тыныч минут», шаян дәрес, музыкаль тәнәфес, музыкатерапия).
4. Сәламәтләндерү сәгате (йокыдан соң гимнастика, сулыш алу гимнастикасы, аяк табанына үзмассаж, контраст һава ваннасы, терсәккә кадәр юыну, чайкау, соклар эчү, индивидуаль әңгәмәләр).
5. Йокы сәгате (режим вакытлары, уңай, яхшы кәефтә уяну).
6. Саф һавада йөрү (традицион оештыру, спорт эстафеталары, эмонациональ күңел ачу, ярышлар, уен эксперементлары, экскурсия, поход, кузәтү, продуктив эшчәнлек).
7. Махсус сәламәтләндерү чаралары (дәвалау физкультурасы, массаж, ингаляцияләр, прививкалар, су процедуралары, күрсәтмәсе буенча сок, җиләк-жимеш, яшелчә бирү).
Укыту-тәрбия эше барышында балаларны физик һәм психик яктан тәрбияләү – төп бурычларыбызның берсе. Югарыдагы чараларны комплекслы кулланып, без үз максатыбызга ирешбез, дип саныйм.