Саулык – зур байлык

(Башлангыч сыйныф укучылары катнашында дәрестән тыш чара)

Венера ЕРЕМЕЕВА,

Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Максат:

белем бирүдә: сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

фикерләү сәләтен үстерүдә: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам иттерү;

тәрбияви: сәламәт яшәүгә уңай мотивация булдыру.

Көтелгән нәтиҗәләр: 

шәхескә кагылышлы: сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, үзе һәм тирә-яктагылар өчен зарарсыз яшәү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә төшенү.

Метапредмет:

танып-белү: кирәкле мәгълүматны укытучы ярдәмендә табу һәм билгеләү, бәйләнешле сөйләм төзү, мәкальнең мәгънәсен аңлатып бирә белү;

регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү, истә калдыру;

коммуникатив: бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья, физкультура, әдәби уку, туган тел.

Чыганаклар: Н.Исәнбәтнең «Балалар фольклоры» жыентыгы, махсус карточкалар, картиналар, презентация.

Эш формалары: парларда, индивидуаль.

Педагогик технологияләр: уен технологиясе, сәламәтлекне саклау технологиясе, өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә.

Чара барышы

  1. Оештыру hәм мотивлаштыру өлеше

Укытучы. Хәерле көн, балалар!

Балалар. Хәерле көн сезгә дә, хәерле көн безгә дә.

Укытучы. Чарабызны уен белән башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Ул «Мин, мин, мин һәм минем дусларым» дип атала. Мин сезгә җөмләләр, шигырь юллары әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез, «Мин, мин, мин һәм минем дусларым», – дип әйтерсез. Килешмисез икән, дәшмәгез.

Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?

Кем ярата витамин, банан, алма, апельсин?

Кем чистарта тешләрен һәр иртәсен һәм кичен?

Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?

Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?

  1. Төп өлеш

Укытучы. Мин укыган җөмләләрнең кайсылары белән сез килештегез һәм ни өчен?

Балалар. Чаңгыда шуу, зарядка ясау, теш чистарту – болар яхшы гадәтләр, без аларны үтәргә тиеш.

Укытучы. Әйе, ә сагыз чәйнәү, кулны юмыйча ашау – болар начар гадәтләр, алар безгә кирәк түгел. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Балалар. Сәламәтлек турында.

Укытучы. Әйдәгез, бүгенге чарабызның темасын «Саулык – зур байлык» дигән татар халык мәкале белән билгелик.

Укытучы. Нәрсә ул саулык? Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?

Балалар. Саулык ул – сәламәтлек. Саулык ул – авырмыйча, чирләмичә яшәү дигән сүз.

Укытучы. Ә нигә аны зур байлык диләр икән? Акча түгелмени ул зур байлык?

Балалар (укытучы ярдәмендә дәлилләрне формалаштыралар).

Саулыкны акчага сатып алып булмый.

– Акча бик тиз бетә, ә сәламәтлек безгә гомер буена кирәк.

– Авырган  чакта эшләп тә, укып та, уйнап та булмый.

Укытучы. Димәк, сәламәтлек байлыкларның иң-иң зурысы булып чыга. Саулык булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә ала. Балалар, сезнең сәламәт буласыгыз киләме?

Балалар. Килә.

Укытучы. Моның өчен нишләргә кирәк? Без хәзер сәламәт яшәү кагыйдәләрен төзербез.

Мин hәр партага рәсемнәр өләшеп чыгам. Сез шул рәсемнәргә, предметларга карап, парыгыз белән киңәшләшеп, сәламәт яшәү кагыйдәсен китереп чыгарырга тиеш. Һәр пар бер кагыйдә әйтергә тиеш була.

  1. Теш пастасы, теш чистарту щёткасы, сабын, мунчала, тарак төшерелгән рәсем.
  2. Дөрес туклану өчен кирэкле, файдалы ризыклар төшерелгән рәсем.
  3. Көндэлек режим төшерелгән рәсем.
  4. Хәрәкәтле уеннар, тимераяк, туп, велосипед, ракетка тошерелгән рәсем.
  5. Чиләк, губка, себерке төшерелгән рәсем.
  6. Иртәнге зарядка ясаучы бала төшерелгән рәсем.
  7. Табигать төшерелгән рәсем.
  8. Шат күңелле, көлгән кешеләр, балалар төшерелгән рәсем.
  9. Чыныгу тәртибе төшерелгән рәсем.

Көтелгән җаваплар:

  1. Сәламәт булу өчен гигиена кагыйдәләрен үтәргә, чиста-пөхтә йөрергә кирәк.
  2. Дөрес тукланырга кирәк.
  3. Көндәлек режимны үтәргә кирәк.
  4. Спорт белән шөгыльләнергә, хәрәкәтле уеннар уйнарга кирәк.
  5. Вакытында өйне жыештырыга, табак-сабытны, идәннәрне юарга кирәк.
  6. Сәламәт булу өчен hәр көн иртән физзарядка ясарга кирәк.
  7. Күбрәк саф hавада булырга кирәк.
  8. Шат күңелле булырга кирәк.
  9. Сәламәт булу өчен чыгынырга кирәк.

Укытучы. Афәрин, булдырдыгыз! «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – ди тагын бер татар халык мәкале. Әйдәгез, без дә хәрәкәтләнеп, уйнап алабыз.

«Миңлебай» хәрәкәтле уены

(Балалар түгәрәк уртасына бер баланы чыгаралар да, үзләре кул тотышып, әйләнәләр. Уртадагы бала берәр кыланыш эшләргә әйтеп, кыланып күрсәтә, тирәсендәге балалар да күмәк җыр астына шуны ук кабатлыйлар.)

Хор.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып).

Бер болай, бер болай,

Я, кыланыгыз шулай.

Хор (кыланышны кабатлап).

Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

(Уртадагы бала түгәрәктән берәүне тартып чыгара, үзе аның урынына кереп әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

Уен тәмамлана, балалар урыннарына утырышалар.)

Укытучы. Игътибар белән тактадагы рәсемнәргә карагыз. Бу рәсемнәрдә сезнең кебек уйнарга яратучы балалар төшерелгән. Ләкин, ай-яй-яй, болар белән бик куркыныч хәлләр килеп чыккан түгелме? Ни өчен болай килеп чыккан соң?

Балалар. Алар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр.

Укытучы. Әйе, сез хаклы. Ә без ул кагыйдәләрне бик яхшы беләбез. Хәзер тагын бер кат искә төшереп китсәк, бер дә артык булмас, дип уйлыйм.

Балалар.

–  Машина йөргән җирдә уйнау катгый тыела.

– Яр буйларында чана шуарга ярамый.

– Электр приборлары белән сак булырга кирәк.

– Велосипедта махсус урыннарда, саклану чаралары киеп йөрергә кирәк.

– Агач башына менәргә, биек урыннардан сикерергә ярамый.

Укытучы. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәгез, һәрвакыт исән-имин булырсыз!

III. Рефлексия. Йомгаклау өлеше

Укытучы. Бүгенге чарабыз сезгә ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр белдегез? Нинди мәкальләр ишетеп үттегез?

Балалар. Сау-сәламәт булуның зур әһәмиятен, куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска кирәклеген, «Саулык – зур байлык», «Хәрәкәттә – бәрәкәт» мәкальләренең мәгънәсен һ.б.

Укытучы. Урамда хәзер көз. Көзне алтын төсләре, бай унышы өчен бик яратсак та, безгә аның кояшлы көннәре җитми. Кояш көзен сагындырып кына чыга. Бәлкем, без аны чакырып карарбыз. Минем арттан кабатлагыз һәм истә калдырырга тырышыгыз.

Кояш чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга,

Тәти кашык сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын.

Укытучы. Бүгенге чарабыз тәмам. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.