Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, әгәр югалтмаса вөҗданын     

№ 201

(7 – 8 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара)

Нәфисә САМАРХАНОВА, Әнисә КӘРИМОВА,

Казандагы 55 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Кичә барышы

1 нче күренеш

(Өй эче. Бишектә ана бала тирбәтә-тирбәтә  “Бишек җыры”н җырлый. 1 нче куплеттан соң сәхнә артыннан.)

1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында зыялы нәсел – күп буыннардан килгән дин әһелләре, руханилар гаиләсендә көтеп алган ир бала дөньяга килә. Малайга Габдуллаҗан дигән исем бирәләр.

Абдулла Алишның әнисе – Газизә – белемле, тәрбияле, нечкә күңелле, авыл халкы арасында абруйлы кеше. Әтисе – Габделбари умартачылык, игенчелек белән шөгыльләнә, укымышлы кеше була.

(Ана җырын дәвам иттерә. Соңгы юлларында баланы күтәреп, сәхнә артына кереп китә.)

2 нче күренеш

(Сәхнәдә 4 – 5 малай ясалма таяклар белән хоккей уйный.)

1 нче малай. Миңа бирегез, миңа!

2 нче малай. Хәрәмләшмә!

3 нче малай. Габдулла, әйдә!

(Сәхнә артыннан «Батам, коткарыгыз, батам!» дигән кыз бала тавышы ишетелә. Малайлар, куркынышып, кире якка, ә Габдулла тавыш килгән якка йөгерә.)

Сәхнә артыннан. Габдулла яшь чакта ук курку белмәс, батыр йөрәкле малай була. 7 яшендә авыллары янындагы елгада боз астына киткән бертуган сеңлесен коткара.

3 нче күренеш (Аш бүлмәсе.)

Габделбари абый (шелтәле тавыш белән). Нигә рөхсәтсез елгага киттең? Нигә бозга кердең?

Габдулла. Әтием гафу ит мине, мин бүтән алай эшләмәм, ләкин мин Ләләне коткармыйча булдыра алмадым.

Габделбари абый. Анысы әйбәт, улым, ләкин рөхсәтсез китмәгән булсагыз бу хәл булмаган да булыр иде. Син үзең дә баткан булсаң? (Әти малайны кочаклап ала.)

Сәхнә артыннан. Ярата Габделбари абый малаен, бик тә ярата, аны югалтудан курка ул.

Абдулланың укырга теләген күреп, каршы төшми. Абдулла Алиш, Спас шәһәрендә белем алганнан соң, Казанга килә.

Танылган балалар язучысы Абдулла Алиш сугыш алды елларында Казанда яши. Ул инде – танылган балалар язучысы.1927 – 1930 елларда Казан җир төзү техникумында укый. Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә белем ала. Бу еллар – язучының иң актив иҗат чоры. Үзенең язган әкиятләрен ул башта малайлары Айваз һәм Алмазга укый.

4 нче күренеш

(Сәхнәнең бер почмагында диванда Абдулла Алиш утыра, кулында –дәфтәр. Бер ягында Айваз, икенче ягында Алмаз.

Салмак кына музыка уйнап тора. Залга әби чыга. Кулында савыт белән ярма. Читтәрәк Чукмар белән Тукмар уйнап йөриләр.)

Әби.

Ике әтәчем бар:

Берсе – ак, берсе – кара.

Сугышып та куялар соң:

Күзләренә күренмидер ак-кара.

(Әби әтәчләргә ярма сибә, як-ягына карап кычкыра.)

Әби.

Чукмар, Тукмар,

Уеннан туктап торыгыз,

Ашар вакытыгыз җитте –

Савытта, әнә тарыгыз.

(Уеннан туктап, Чукмар белән Тукмар киләләр, әбиләренә сырпалана башлыйлар.)

Чукмар.

Яшим мин авылда.

Әбием янында.

Тамак тук, өс бөтен,

Юк бер кайгым да.

Тукмар.

Ни теләсәм, шуны ашыйм.

Табыныбыз мул.

Әбиебез исән булсын –

Бөтен кайгым шул.

Әби (әтәчләрнең берсен – канатыннан, берсен койрыгыннан сыйпый).

Ак канатым, кара койрыгым,

Ашыгыз тәмле булсын!

Карагыз аны, сугышмагыз,

Күңелем тыныч булсын.

(Әтәчләр этешә-төрткәләшә җим чүплиләр.)

Чукмар.

Ник өлешемә керәсең?

Ашаганда комачаулыйсың.

Син миңа дус түгел,

Сине чукып ташлау

Миңа берни түгел.

Тукмар.

Җимне миңа азрак бирдең,

Ашаганда койрыгың белән тидең.

Син миңа дус түгел,

Сине күгәргәнче тукмау

Миңа берни түгел.

(Әтәчләр сугышып, хәлдән таеп егылалар. Тавышка әби керә. Әтәчләр әбигә бер-берсеннән зарлана башлый.)

Чукмар.

Әби, әби, кара әле,

Бөтен җирем күгәрде.

Тукмарың тукмады, кансыз,

Хәтта көрәк күтәрде.

Тукмар.

Әби, әби, кара әле,

Башкайларым канады.

Чукмарың чукыды, кансыз.

Хәтта хәлем калмады.

Әби. Әле сез шулаймы? Дус кына яши белмисезме? Тагын сугыштыгызмы? (Тукмарны култыгына кыстырып, алып чыгып китә.)

Әби.

Җитәр сезгә, күп түздем.

Сездән өметемне өздем.

Аерам икегезне,

Юк итәм берегезне.

(Залда Чукмар үзе генә, моңая.)

Чукмар.

Көн артыннан көн үтә.

Тормышның кызыгы бетә.

Ашый да, эчә дә алмыйм,

Тукмарны һич оныталмыйм.

(Залга әби керә, Чукмарның моңайганын тыңлап тора. Чукмар әбине күреп эндәшә.)

Чукмар.

Әбием, җаным, тыңларсыңмы?

Сиңа бер сүз катсам.

Бер дә сугышмас идем

Тукмарны алып кайтсаң.

Әби.

Ярар, тыңлыйм сүзегезне,

Яратамын шул үзегезне.

Тик тагын сугышсагыз,

Шулпа итәм берегезне.

(Әби залга Тукмарны алып керә. Әтәчләр кочаклашып күрешәләр.)

Чукмар, Тукмар (бергәләп).

Озак күрешмәдек бит,

Кочаклашып исәнләшик.

Киләчәктә бер дә сугышмаска

Әйдә, сүз бирешик.

(Әкрен генә музыка уйный. Чукмар, Тукмар, әби сәхнәдән чыгып китәләр.)

Абдулла. Нәрсә диярсез, балалар? Әкият ошадымы сезгә?

Малайлар. Ошады, ошады, әти, бик кызык!

5 нче күренеш

(Шомлы музыка. Сәхнә артыннан.)

Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара кырым каплады;

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Шагыйрьләр дә утка атлады.

Шагыйрь солдат керде ялкынга,

Алып керде йөрәк җырларын.

Батырлыкка әйдәп, җыр үтте

Халык узган җиңү юлларын.

(Абдулла солдат киеменнән, хатыны, әнисе балалары. Кочаклашалар, елыйлар.)

Әнисе (шигырь укый).

Балаларым, сугышларга

Батыр булып керегез.

Безнең изге җиребездән

Фашистларны куыгыз!

Булма куркак, бул гайрәтле,

Сугышларга кергәндә.

Үз-үзеңне аяма,

Дошманнарны күргәндә.

Әгәр дошман каршы килсә,

Мылтыктан рәхимсез ат.

Минем теләгем шул сиңа,

Батыр исемен алып кайт.

(Сәхнәдән Алиш чыгып китә, калганнар кул болгап, елашып озатып калалар. Сәхнә артында «Солдатлар» җыры яңгырый.)

6 нчы күренеш

(Ана өстәл артында. Сәхнәнең икенче почмагында солдат гимнастёркасыннан Алиш утыра. Икесе дә  хат яза. Музыка.)

Ана (хатын укый).

Сәлам сиңа, улым,

Газиз әниеңнән.

Сине сөйгән ихлас күңелемнән.

Син уйнаган хәтфә болыннардан,

Салкын чишмәләрдән, туган илеңнән.

Күз нурым, бәбекәем!

Сине өзелеп көтә газиз әнкәең!

Хат ташучы күрсәм,

Аннан хатлар сорыйм.

Хат булмаса, янам- көенәм.

Өчпочмаклы солдат хаты бирсә,

Шатлыгымнан, җылыйм,  сөенәм

Хатлар яз ,бәбекәем!

Синнән өзлеп  хатлар көтә әнкәең.

Алиш (хатын укый). Кадерле әнием! Ялкынлы кайнар сәламнар белән, исәнлекләр теләп хат язам. Әнием, беләм, синең кайгың зур. Ләкин тыныч бул, дошманны җиңеп, исән-сау кайтырмын.

Әнием, сиңа зур бер үтенечем бар: минем нәниләремне минем өчен дә ярат, иркәлә. Галимҗан өчен кайгырма, ул штабта эшли. Гаптери өчен дә борчылма. Тыныч яшә, синең изге догаларың безне калдырмас. Мәрьямгә, туганнарга күп сәлам. Мөбарәктән хат килсә, миңа хәбәр итегез.

Ярар, әнием, сау бул. Сине кочам һәм үбәм. Синең улың. 6 август, 1941 ел.

Сөекле әнием, сине өзелеп сагынам,

Кайчан кайтып сине күрәм мин?

Сине күрер өчен сабыр итеп,

Бөтен кыенлыкка түзәм мин.

(Музыка. Ана, Алиш кереп китәләр.)

Сәхнә артыннан. Ах, бу сугыш! Ачы язмыш Абдулла Алишны төрле сынаулар алдына бастыра, ләкин ул туган иленә, туган халкына соңгы минутларына кадәр тугры кала. Тоткынлыкта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый. 1944 елның 25 августында җәлилчеләрне фашист палачлары гильотинада җәзалап үтерәләр. Абдулла Алишның гомере 12 сәгать 12 минутта өзелә.

7 нче күренеш

(Сәхнәгә солдат гимнастеркасы кигән 11 егет чыга.)

Сәхнә артыннан.

Җәлилчеләр:

Гайнан Кормаш (Актүбә, Казахстан).

Фоат Сәйфелмөлеков (Ташкент, Үзбәкстан).

Абдулла Алиш (Көек, Татарстан).

Фоат Булатов (Мәләвез, Башкортстан).

Муса Җәлил (Мостафа, Орембург өлкәсе).

Гариф Шабаев (Иске Турай, Башкортстан).

Әхмәт Симаев (Усть-Рахмановка, Пенза).

Абдулла Баттал (Зур Тигәнәле, Татарстан).

Зиннәт Хәсәнов (Иске Кәшер, Татарстан).

Әхәт Атнашев (Петропавловск, Казахстан)

Сәлим Бохаров (Галләнур Бохараев) (Миякә, Башкортстан).

Гайнан Кормаш.

Без тормышны чиксез яратабыз

Һәм телибез озак яшәргә;

Озак яшәп, күбрәк ялкынланып,

Илебез өчен күбрәк эшләргә.

Фоат Сәйфелмөлеков.

Туганнарым, хезмәт кешеләре,

Күңелегездән җыр һәм көч алдым.

Бөтен дәрте белән яшәвемнең

Сөйдем Сезне,

Сезгә ышандым.

Абдулла Алиш.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын;

Алтынны ул чүпкә санар.

Иң кыйммәтле күрер Ватанын.

Фоат Булатов.

Мин ант иттем җанны кызганмаска,

Саклар өчен халкым, илемне,

Йөзәү булса гомрең, син барсын да

Шушы юлга бирмәс идеңме?

Муса Җәлил.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем  моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

Гариф Шабаев.

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер

Ил гомренең тик бер чаткысы,

Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан

Арта бара аның яктысы.

Әхмәт Симаев.

Мин тез чүкмәм, катыйль синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Абдулла Баттал.

Килер ул көн, халык хөкем итәр,

Карар булыр кискен һәм кыска.

Каным белән язган соңгы җырым –

Бу гаепләү акты фашистка.

Зиннәт Хәсәнов.

Ни булса да горур үлем бит ул,

Европаның урта өлешендә…

 Әхәт Атнашев.

Тик бер өмет, дуслар: сезнең сафта

Табар соңгы көрәш теләген.

Яраланган, ләкин тар колыкка

Баш имәгән керсез йөрәгем.

Сәлим Бохаров.

Шатландырса язмыш күңелне,

Кавыштырып ирек-сердәшкә,

Багышлармын калган гомерне

Ирек өчен изге көрәшкә.

(«Татарлар елмаеп улделәр» җыры астында җәлилчеләр сәхнәдән чыгып китә.)

8 нче күренеш

(Сәхнәгә Алишның хатыны чыга. Кулында каз каурые.)

Гомерлеккә пар, дидең,-

Алып кайттың пар атта.

Өлгермәдем туйганчы

Күзләреңә карап та.

Кем соң безне күпсенгән

Яратышкан өченгә.

Ятып калдың ят җирдә –

Вәгъдәләрең исемдә.

Ирләр туа ил өчен,

Кызлар туа кем өчен?

Дога кылам багышлап –

Төшләремә керерсең.

(«Кыр казы» җырын башкара. Соңгы юлларында сәхнә артына кереп китә. Җырның авторы – А.Алиш.)

Бүген иртән күрдем кыр казларын,

Көнчыгышка таба киттеләр.

Канат җилпи- җилпи, каңгылдашып,

Тигез сафка тезелеп үттеләр.

Юллар озын сезнең, кыр казлары,

Урал таулары аша чыгарсыз.

Канатыгыз юлда тузанланса,

Агыйделдән төшеп юарсыз.

Әйтер идем, телен белсәм,

Әманәтем алып кит, диеп,

Туган авылым аша юллар тотсаң,

Сөйгәнемә сәлам әйт, диеп.