Сарабиккол мәктәбе табигать жанлы шәхесләр тәрбияли

№53

Ильяс МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казандагы 27 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле география һәм биология укытучысы, филология фәннәре кандидаты, К.Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты

Гүзәл табигатьле, эшчән халкы белән тирә-якта дан тоткан, бай тарихлы Сарабиккол төп   мәктәбе  район үзәге – Лениногорск каласыннан – 50, ә Әлмәт шәһәреннән нибары 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда мәктәп 1934  елда төзелә. Заманында йөздән артык укучы белем алган әлеге мәктәптә бүгенге көндә нибары 40 бала укый, аларга 11 мөгаллим белем бирә. Сарабиккол    мәктәбе – райондагы  алдынгы мәктәпләрнең берсе. Мәктәпнең эчке һәм тышкы күренеше заман таләпләренә туры килә. Укытучылар коллективы бердәм, мәктәп тиешле кадрлар белән тәэмин ителгән. Мәктәпнең матди һәм методик базасы нык. Укучылар рәхәтләнеп саф татар телендә аралаша. Мәктәптә татар рухы хөкем сөрә. 23 ел мәктәп системасында эшләгән, шуның биш елын директорлык вазифасын башкарган Сәлимә Әнвәр кызы Гатина – Сарабиккол мәктәбен югары дәрәҗәгә күтәрүчеләрнең берсе. Мәгариф системасында ирешкән   уңышлары өчен ул – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Фәннәр академиясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар белән бүләкләнгән директор. Ул – башка мәктәпләргә хас булмаган заманча инновация программасына нигез салган  шәхес.

 Сарабиккол төп мәктәбендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү  шартларында фәннәрне укытуда яңа алым  һәм технологияләр куллану» дигән темага  район семинары үтте. Әлеге семинарда  Казаннан,  Лениногорск каласыннан һәм район авылларыннан 27 укытучы катнашты. Аны Лениногорск районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик  эшләре буенча урынбасары Галия Котдус кызы Урманова ачып җибәрде. Ул, «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Законы, федераль дәүләт белем стандартларына таянып,  фәннәрне укытудагы барлыкка килгән үзгәрешләргә басым ясады.  Ул үзенең чыгышын түбәндәге фикер белән тәмамлады: «Сарабиккол  мәктәбе федераль дәүләт белем стандартларының төп уку-укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәсенә куелган шәхескә, уку фәненә кагылышлы, метапредмет таләпләренә тиешле дәрәҗәдә җавап бирә. Бүгенге көндә әлеге мәктәп безнең район өчен иң үрнәк мәктәпләрнең берсе булып санала». Чыннан да, бүгенге көндә әлеге мәктәп – укыту-тәрбия өлкәсендә заман таләпләренә яраклы итеп үзгәртеп коруда, инновацион технологияләрне үзләштерүдә күп хезмәт куйган мәктәп. Информатика бүлмәсендәге барлык компьютерлар Wi-fi челтәренә, ягъни түләүсез Интернетка тоташтырылган. Укучылар Интернетан иркен файдалана.

Лениногорскидагы 2 нче урта   мәктәпнең югары  квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Осипова «ФДББСны тормышка ашыру шартларында Сарабиккол төп  мәктәбе» дигән темага бик кызыклы доклад белән чыгыш ясады. Ул әлеге мәктәпнең  тьюторы буларак, укытучылар һәм килгән кунаклар аның белән бик теләп фикер алыштылар. Лениногорск районы мәгариф идарәсе методисты Гүзәл Наил кызы Миргалиева семинар барышында федераль дәүләт белем бирү стандартларының киләсе уку елында  VI сыйныфта дәвам ителәчәге турында кыскача сөйләп, җәй вакытында барлык дәрес темаларына да технологик карталарны төзеп куярга киңәш итте.

Семинарда берничә укытучы, федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, ачык дәрес бирде. Белгәнебезчә, 2016  ел республикабызда сулыкларны саклау елы дип игълан ителде, Шушы форсаттан файдаланып,  башлангыч сыйныф укытучылары Фәния   Әскәрова  белән Фәния   Ихсанова «Авылым чишәшләре» дип аталган сыйныф сәгатен күрсәттеләр. Искитмәле дәрескә барыбыз да таң калды. Дәреснең технологик картасына, федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китерелеп үткәргән дәрескә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Дәрестә булган һәр укытучы, үзенә тиешле мәгълүматлар алды. Дәреснең челтерәп аккан чишмә тавышы белән башланып китүе бик күп кунакларны үзләренең туган якларына алып кайтты. Сарабиккол  авылы һәр яктан диярлек таулар белән уратып алынган. Базар тавы, Мөгәҗи, Әхмәт, Бәләкәй Бүләк, Суд таулары. Алар арасындагы түбәнлекләр утырма токымнардан тора. Җир асты сулары тау итәкләрендә өскә чыгып, чишмәләр хасил итә. Әлеге авылда 27 чишмә барлыгы телгә алынды. III – IV сыйныф укучылары, авылның җиде чишмәсе хакында сүз алып бардылар. Каен чишмәсе, Күкертле чишмә, Мәхмүт чишмәсе, Бабай чишмәсе, Салкын чишмә, Сара чишмәсе һәм Тегермән чишмәсе. Укучылар укытучы апалары куйган барлык максатларны тулысынча диярлек акладылар: суның табигый байлык икәнен, чишмәнең изге җир булуын искәртеп уздылар; авылдагы чишмәләрнең тарихы белән таныштырдылар; табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә һәм аңлый белергә өйрәттеләр. Укучылар презентация ярдәмендә ел дәвамында чишмәләрне саклау һәм төзекләндерү буенча ничек эш алып барганнарын таныштырып үттеләр. Елның төрле фасылларында, чишмәләрне барлап, һәрдаим чистартып торалар икән. Чишмә күпме генә кечкенә булса да, табигатькә җан кертүче, елга, күл, иңеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыгы икәнен расладылар. Ачык чара «Чишмәләр җыры тынмасын» дип аталган әңгәмә рәвешендә барды. Балалар дәрес барышында чишмә белән дә сөйләштеләр, үзләренең моң-зарларын җиткерделәр, хәтта чишмәгә хас эмблема ясап кунакларга тәкъдим иттеләр: «Эмблемада чишмә, су тамчысы итеп күрсәтелгән. Ул елгага  коя, ә елга диңгезгә. Нәтиҗәдә, һәрбер су тамчысын сакларга, аны әрәм итмәскә кирәк! Эмблема ачык зәңгәр төс белән эшләнгән. Зәңгәр төс – саф, чиста су төсе».

Элек-электән безнең халык чишмә тапкан, аны чистарткан, хөрмәтләгән, чишмә караган кешенең исемен чишмә белән бәйләгәннәр, ягъни мәңгеләштергәннәр. Биредә дә андый чишмәләр бик күп. Ләкин соңгы вакытларда чишмәләргә игътибар кимеде дисәк тә ялгыш булмас. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсен иде! Чишмәне саклау – табигатьне саклау дигән сүз. Ә табигатьне саклау ул авылны саклау, яшәртү дә булып тора. Сарабиккол мәктәбе укучылары экологик юнәлештә бик тырышып, зур эшләр башкаралар. Алар үзләре яшәгән авылның чишмәләрен саклау буенча проект  эшләгәннәр. Һәр сыйныфның билгеләнгән чишмәсе бар. Ел дәвамында, укучылар чишмәләр белән аралашалар, аларны карап-саклап торалар. Семинардан соң Сарабиккол авылының берничә чишмәсен  үземә дә күрергә туры килде. Минем  күңелемә бигрәк тә «Тегермән чишмәсе» кереп калды. Аны бәләкәй йортка охшатып эшләгәннәр, матур итеп бизәгәннәр, чишмәне саклау кагыйдәсенә кадәр язылган. Туган ягыбызның чишмәләрен саклау – барыбызнын изге бурычы. Чишмәләрне саклап, яңаларын тапсак, авылларыбыз да яшәрер, матурланыр. Авылның су чыганакларына бай булуы хакында республикабызның югары уку йортларында эшләүче галимнәр дә бик кызыксынганнар. 1959 елда биредә танылган галимә Фирдәвес Гарипова КФУ студентлары белән Сарабикколның су чыганакларын өйрәнә. Алар әлеге авылның чишмә, кое һәм күл атамаларын ачыклаганнар, тарихи исемнәрен кире кайтару өстендә күп фәнни хезмәтләр язып калдырганнар.

Сарабиккол авылының гүзәл табигате тәэсиреннәнме, салкын чишмәләрнең сихри көчеме, әлеге төбәк бик күп галимнәрнең һәм язучыларның туган авылы: Әгъдәс Борһанов – тарих фәннәре докторы, Рәфкать Алтынбаев – социология фәннәре докторы, Харис Гомәров – журналист, Әхмәтҗан   Тубыли – шагыйрь, Рәшит   Якупов – язучы, Ләйсән Төхвәтуллина – шагыйрә.

Бу мәктәптә укучылар белән эшләү өчен уңай шартлар тудырылган. Укытучылар балалар белән бик теләп эшли. Федераль дәүләт белем бирү стандарты мәктәпкә укыту буенча  югары баскычка менәргә мөмкинлек бирә. Шундый чын күнелдән тырышып эшләүче укытучыларыбыз булганда мәктәпнең киләчәге бар. Аларга иҗади уңышлар телик.