Саный – саный уйныйбыз!

№70

(Уртанчылар төркеме өчен уен эшчәнлеге)

Фәридә ӘХМӘТҖАНОВА,

Наилә САГДИЕВА,

Казандагы 376 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат:

–Балаларга уен барышында күбрәк-азрак, күп-аз, бертигез төшенчәләрен  аңлатып бирү;

–Уен барышында һәр эшчәнлекккә кызыксыну уяту;

–Һәр баланы уен эшчәнлегендә катнашырга этәрү, үсендерү.

Уен барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче.

(Җыр башкара.)

Санау уенында безнең

Өйрәнерсең барысына.

Санарга һәм бүләргә,

Кушарга һәм алырга!

Кулларда ничә бармак,

Урамда ничә кошчык.

Ничә алма алырга,

Дусларга өләшергә!

Безнең уенга кушыл,

Өйрәнерсең барысына!

– Балалар, бүген безнең санау уен-дәресенә кунаклар киләчәк. Әйдәгез, аларны каршы алабыз.

(Ишек шакыйлар. Тәрбияче ишекне ача. Бер кулына уенчык песи, икенчесенә эт күтәреп керә.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Мин – йомшак  песи  Актәпи! Мияу!

– Вау-вау!  Исәнмесез, балалар! Мин – батыр эт Акбай!

Балалар. Исәнмесез, Актәпи һәм Акбай!

Тәрбияче. Исәнмесез, дусларым! Кунакларны без бик яратабыз, шулай бит, балалар?

(Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Без аларны чәй, тәм-томнар белән өстәл артына дәшеп сыйлыйбыз.

(Тәрбияче балаларны һәм кунакларны  өстәл артына сыйланырга дәшә. Барысы да өстәл артына чәй эчәргә утыралар.)

(Тәрбияче балаларга һәм кунакларга чынаяк һәм тәлинкә өләшә. Ләкин  үзенә чынаяк җитми.)

Актәпи. Апа, сезгә чынаяк җитмәде, янә бер чынаяк кирәк. Без күп, ә чынаяклар азрак, мияу-мияу!

Тәрбияче. Дөрес, Актәпи. Миңа чынаяк җитмәде. Менә хәзер мин үземә бер чынаяк куям. Барыбызның да чынаяклары бертигез булды. Инде печенье белән сыйлансак та була.

(Тәрбияче барысына да икешәр печенье өләшә, үзенә берәү генә кала.)

Актәпи. Апа, безгә барыбызга да күп печенье куйдыгыз, ә үзегезгә аз калды, берәү генә.

Тәрбияче. Дөрес, Актәпи, син янә барысыннын да өлгеррәк булдың. Дөрес санадың.

Актәпи. Апа, мин саный белмим, мин моны күрдем. Бездә күбрәк, сездә азрак.

Тәрбияче. Балалар, Актәпи, Акбай, беләсезме, бүген безнең уенның темасы да шул төшенчәләрне  аңлатып бирер: күбрәк-азраккүп-аз, бертигез.

Акбай. Вау-вау, мин аңладым. Безнең барыбызның да печеньелары бертигез булырга тиеш.

Тәрбияче. Бертигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң, Акбай?

Акбай. Барыбыздан да берәр печеньены алырга кирәктер, минемчә.

(Барысы да күңелсезләнеп калалар.)

Тәрбияче.Балалар, кәефләрегезне төшермәгез әле. Безгә бит кунаклар килде. Хәзер чәй кайнаган арада җырлап алырбыз. Аннан барысы да ачыкланыр.

(Барысы бергә җыр башкаралар.)

Кайда күп, кайда аз,

Нинди җавап бирергә?

Тәм — том белән сыйласалар,

Безгә ул аз тоелыр.

Бер тәлинкә аш бүлсәләр,

Бик күп булып тоелыр.

Бер башымда күпме сорау,

Җаваплар табып кара.

Актәпи һәм Акбай. Дусларым, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Кем тапкыр һәм җитез?

(Тәрбияче тактага зур форматтагы рәсем элеп куя. Анда урман күренеше һәм агач төбендә гөмбәләр сурәтләнгән.)

Тәрбияче. Игътибар белән карагыз әле. Нәрсәләр күрәсез рәсемдә?

Балалар. Урманда агачлар үсә. Агач төпләрендә гөмбәләр күрәбез.

Тәрбияче. Балалар, кайсы төр гөмбәләр күбрәк: каен гөмбәләреме яки чебен гөмбәләреме?

Балалар. Каен гөмбәләре күп, чебен гөмбәсе берәү генә.

Тәрбияче. Дөрес, балалар! Актәпи, Акбай, икенче уен биремен әйтегез.

Актәпи һәм Акбай. Дусларым, менә бу рәсемгә игътибар белән карагыз. Бирем мондый: нәрсә күбрәк: бал кортларымы, чәчәкләр яки умарталармы?

Балалар. Бал кортлары күбрәк, чәчәкләр дә күп, ләкин бал кортларыннан азрак, ә умарталар чәчәкләрдән һәм бал кортларыннан да азрак.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Бик яхшы уйнадыгыз, бар биремнәрне дөрес чиштегез. Сез санамыйча да күпме һәм ничек икәнен әйтеп бирдегез.

Балалар, әйдәгез, янә бер кат без уйлыйк,

Печенье биремен барыбыз бергә без чишик,

Һәм бергәләп утырып чәй эчик!

Печеньелар  кайчан бертигез.

Берне алыйк яки без куйыйк.

Ничек чишик без бу биремне,

Ягез, балалар, без уйлап  карыйк.

Беренче бала. Һәрберебездән бер печенье алыйк. Барыбызда да бертигез печенье кала.

Тәрбияче.

Дөрес, акыллым, чиштең биремне:

Берне алгач– калды бертигез.

Ләкин печенье бик аз бит калды.

Я кем акыллы, чишсен биремне!

Икенче бала. Бәлки, җитмәгән кешегә бер печенье өстәрбез һәм биремне чишәрбез.

Тәрбияче.

Дөрес, акыллым, чиштең биремне.

Хәзер сыебыз күпкә күбәйде.

Барыбызга да бертигез булды.

Сыйланыйк, дуслар, өстәлгә дәшәм.

Барысы өстәл артына утырып чәй эчеп алалар. Һәрбарчасына бертигез санда икешәр печенье куела.

Актәпи һәм Акбай. Бик тәмле сыйландык. Рәхмәт сезгә, балалар! Бер печенье да калмады.

Тәрбияче. Сезгә рәхмәт, Актәпи һәм Акбай, безгә кунакка килгән өчен.  Сез безгә кайда күп, кайда аз, күбрәк, азрак һәм берәү дә калмады төшенчәләрен билгеләргә булыштыгыз.

Тәрбияче. Әйдәгез, саннар уенын дәвам итик. Балалар, Актәпи белән Акбайда ничә койрык бар?

Балалар. Берәр.

Тәрбияче. Димәк, сездә бертигез санда койрыклар бар.

Актәпи һәм Акбай. Апа, ә сездә берәү дә юк. Балалар, сездә дә. Ләкин сез кәефсезләнмәгез. Беләсезме, сезнең күлмәкләрегездә төймәләр күп. Бездә алар берәү дә юк. Балалар, без хәзер сезне тапкырлыкта, тизлектә сыныйбыз. Уен-биремнәребезне әйтәбез. Сез әзерме?

Балалар.Әзер.

Актәпи һәм Акбай. Балалар, сезнең группада нәрсә күбрәк: өстәлләрме, урындыклармы? Чагыштырыгыз әле.

(Балаларнын җавабы.)

Актәпи һәм Акбай. Булдырдыгыз, сез бик тапкыр һәм җитез. Икенче биремне тыңлагыз. Сездә нәрсә күбрәк: борыннармы әллә колаклармы?

(Балаларнын җавабы.)

Актәпи һәм Акбай. Бик кызык биремнәр шулаймы? Рәхәтләнеп күңел ачтык.

Тәрбияче.Әйе, бик кызык булды. Дусларым, без бүген саннар уенында бик күп кирәкле белемнәр алдык: аз һәм күп, азрак яки күбрәк, бертигез. Саннар уены  бик мавыктыргыч үтте. Актәпи белән Акбайга да ошагандыр дип уйлыйм.

Актәпи һәм Акбай. Бик ошады, бик. Без тагын сезгә кунакка килербез.

Тәрбияче.Саубулыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

Балалар.Саубулыгыз.

(Уен эшчәнлеге тәмам.)