Санның модуле

№ 182

(6 нчы сыйныфта математика дәресе)

Мөнирә СӘЙФУЛЛИНА,

Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Максат:

белем бирүдә: укучыларга санның модуле төшенчәсен бирү; санның модулен табу, модуль кергән мисалларны исәпләү, санны модуль тамгасы тышына чыгару күнекмәләре булдыру;

үстерелешле: исәпләү күнекмәләрен ныгыту; үзбәя һәм үзара бәя бирү күнекмәләре булдыру;

тәрбияви: укучыларда математика фәне белән кызыксыну, парларда эшләгәндә үзара хезмәттәшлек, мөстәкыйльлек булдыру.

Бурычлар: укучыларны уку эшчәнлегенә тарту, һәр укучыга уңайлы шартлар тудыру.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр :

шәхескә кагылышлы:

укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү;

– укучыларның үз фикерләрен язмача яки телдән аңлаешлы, төгәл һәм ачык итеп җиткерә белүенә ирешү;

– математик терминнарны куллана һәм нәтиҗә ясый белүләре;

метапредмет нәтиҗәләр:

– дәрестә куелган максатны аңлау;

– эш барышында үзеңне контрольдә тоту;

– җибәрелгән хаталарны табып төзәтү;

– игътибарлылыкны һәм логик фикерләүне устерү.;

предмет буенча нәтиҗәләр: укучыларның «модуль» төшенчәсен аңлавы, уңай санның модулен, тискәре санның модулен, рациональ саннар өчен санның модулен таба белүе.

Җиһазлар: дәреслек (Виленкин Н.Я., Жохов В.И., Чесноков А.С., Шварцбурд С.И. Математика. 6 сыйныф. – М.: Мнемозина, 2015), презентация, проектор.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

II. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү (5 мин.)

1 нче бирем. Кайсы ноктаның координатасы -7 гә тигез? (4 нче слайд)

 

Җавап: С.

2 нче бирем. Кайсы саннар капма-каршы? (5 нче слайд)

  1. 1,2 һәм -(-1,2)
  2. 5,2 һәм 2,5
  3. -5 һәм – 1/5
  4. -7 һәм 7

Җавап: 4.

3 нче бирем. Дөрес тигезсезлекне әйтегез. (6 нчы слайд)

  1. -35> -46
  2. -9< -22
  3. 0< -5
  4. -6 > -1

Җавап: 1.

4 нчы бирем. Координата нурында  -4 һәм 4 саннары арасында ничә бөтен сан бар? (7 нче слайд)

  1. 4
  2. 8
  3. 10
  4. 6
  5. 9
  6. 7

Җавап: 6.

III. Уку мәсьәләсен кую (5 мин.) (8 – 9 нче слайдлар)

Дәреснең темасын ачыклау өчен экрандагы таблицада бирелгән саннарның капма-каршысын табарга һәм икенче таблицадан бу санга туры килгән хәрефләрне табыйк.

 

10/2 0,6 -(-6/7) 0 -2,5 -(9/10)
о ь м д л у

 

-6/7 -5 0 0,9 2,5 -3/5

 

– Укучылар дәреснең темасы нинди булды инде? (10, 11 нче слайдлар)

– Максатыбызны ачыклыйк әле.

– Эш дәфтәрләрен ачып теманы язабыз.

IV. Яңа дәрес темасын буенча эш (12 мин.)

Телдән эш (12 нче слайд)

1. А, В һәм С нокталарының координаталарын әйтегез.

2. А, В һәм С нокталары координата башыннан нинди ераклыкта?

3. Санның модуле тискәре сан була аламы? Ни өчен? Тормыштан мисаллар китерегез. (Озынлык)

Укытучы. Укучылар, сезнең алда карталар ята. Без сезнең белән тикшеренү эш башкарырбыз. (Укучылар биремнәрне эшләү барышында карталарын тутыра баралар. Бер укучы тактада эшли, биремнең  дөрес эшләнүен тикшереп баралар.)

Парларда эш

(Укучылар координата нурында координата башыннан токтага кадәр ераклыкны табуга күнегүләр эшли. Дәреслектәге текст белән эшлиләр, «санның модуле» терминына билгеләмә бирәләр.)

Карта белән эш ( Парлардә эш)

1. Дәрес темасы___________________________

2. Координата турысы төзегез, берәмлек кисемтә итеп дәфтдрнең бер шакмагын алыгыз. Координата турысында  түбәндәге нокталарны билгеләгез. А(6), В (-4), К(0), М(-8),С(1) (Укучылар бер-берсенең ничек эшләвен тикшерәләр.)

Координата башлангычыннан  А, В, К, М һәм С нокталарына кадәр ераклыкларны табыгыз. (Телдән җавап бирәләр. Параллель рәвештә укытучының түбәндәге сорауларына җавап бирәләр.)

– Координата нуры нәрсә ул?

– Координата нурында нинди саннарны билгеләп була? (Тискәре һәм уңай саннарны.)

– 0 нинди сан: уңаймы әллә тискәреме?

– Тарих дәресләрендә координата нуры белән кайда очраштык? (Вакыт сызыгын өйрәнгәндә.)

– Координата башлангычыннан ноктага кадәр ераклык ничек атала?

3. «Санның модуле» билгеләмәсен бер-берегезгә сөйләгез.

Укытучы. Укучылар, экранга игътибарыгызны юнәлтегез. Санның модуле ничек тамгалана? (13 нче слайд)

Сорауларга җавап бирегез һәм нәтиҗә ясагыз. (14 – 15 нче слайдлар)

Экранда бирелгән сорауларга җавап бирегез. (16 нчы слайд)

Тарихи мәгълүмат Модуль (modulus) латинчадан тәрҗемә иткәндә “үлчәү” .” зурлык” “ мәгънәсендә .

Математика фәненә “модуль” терманын беренче тапкыр инглиз математигы Р.Котес (1682 – 1716), ә модуль тамгасын немец математигы К. Вейршрасс (1815 – 1897) 1841 елда керткән. (17 нче слайд)

Укытучы тактада модуль тамгасының язылышын күрсәтә. | 2|=2, |-3|= 3

V. Белемнәрне беренчел ныгыту (6 мин.) (18 нче слайд)

Дәфтәрләрдә эш.

№152 (22 нче бит); №161 (телдән); 163.

Өстәмә эш. Бу саннар арасыннан модуле зуррагын сайлап алыгыз. Кечкенә модульлесен сайлап алыгыз.

Физкультминут (2 мин.) (19 нчы слайд)

(Музыка астында күнегүләр эшләү.)

VI. Алган белемнәрне куллану

Өйрәнү максатыннан мөстәкыйль эш. (5 мин.) (20 нче слайд)

I вариант

1) Саннарның модульләрен языгыз:

-25; 7,68; 126;

2) Модульләре тигез саннарны языгыз^

78; -56; -78; 0; 13.

3)Үсә бару тәртибендә языгыз: 6,4; -5,8; 3,9; -7,1 һәм 0.

II вариант

1) Саннарның модульләрен языгыз:

52; -1, 34; 138.

2) Модульләре тигез саннарны языгыз:

9; 17; 2,3; -17; 0.

3) Үсә бару тәртибендә языгыз:

3; -4,5; 5,9; -8,1; 0.

(Җавапларны экрандагы җаваплар белән чагыштыралар.  Дәреснең бу этабында үзбәя бирәләр.) (21 нче слайд)

VII. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту (7 мин.) (22 нче слайд)

№895 (Ике укучы – тактада, калганнар дәфтәрләрдә эшли.)

№899; № 900, №902 (схематик рәвештә тасвирлау), №904.

VIII. Өй эше (1 мин.) (23 нче лайд)

1. Дәреслектәге 32 нче параграфны укырга.

2. 896, 898, 905 нче биремнәрне язмача эшләргә..

IX. Дәрескә йомгак ясау (1 мин.) (24 нче слайд)

Укытучы. Ничек уйлыйсыз: киләчәк тормышыгызда бу белем кирәк булырмы?

X. Рефлекция (2мин.) (25 нче слайд)

– Бүгенге дәреснең темасын әйтегез.

– Дәрескә нинди максат куелган иде?

– Максатыбызга ирештекме?