Саннарны гомумиләштереп кабатлау

№47

(Татар мәктәбе. VI сыйныф)

Илһамия МОСТАФИНА,

Аксубай районы М.И.Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбиты укытучысы

Максат

1) җөмләдә саннарның кулланылышын, саннарның цифрлар белән бирелешен, сан төркемчәләрен һәм аларның морфологик билгеләрен, саннарның ясалыш ягыннан төрләрен кабатлау;

2) җөмләдә саннарны табып, сөйләмдә дөрес итеп кулланып, дөрес язып, нәтиҗәләр ясый белүне камилләштерү; морфологик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү;

3) укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт булдыру; гаиләгә мәхәббәт, патриотик рух тәрбияләү; дәрестә игътибарлы булу, иҗат эшен башкару сәләтен үстерү.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек, ноутбук, проектр, презентация, мэнэджмэт, татар халык бию көе.

Дәрес тибы: үткәннәрне гомумиләштерү.

Метод һәм алымнар: укытучы сүзе, сорау-җавап, аңлатмалы-күрсәтмәле, өлешчә эшләнү, сингапурча укыту методикасы, карточкаларда эш.

Дәрес барлык этапта эшләнелә торган биремнәрне үзендә берләштергән презентация нигезендә үткәрелә.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

Уңай психологик халәт тудыру. Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Эш алымнарын өйрәтү.

II. Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү (257 нче күнегү. Мисалларны күчереп язып, саннарны табып, аларның җөмләдә нинди кисәк булуын билгеләргә.)

1. Язгы ташуларда

Аккан бозга басып,

Икәү килә елга буйлатып;

Берсе җырлый шашып,

Изүләрен ачып,

Икенчесе килә уйнатып….

Ил чикләре көтә,

Ике егет китә,

Шау-шу тынар әле боз киткәч;

Сау булыгыз, кызлар,

Сагынырсыз кызлар,

Сагынырсыз әле без киткәч….

2. Алма агачын вак, диләр,

Чәчәкләрен ак, диләр.

Их, төймә, төймә, төймә,

Төймәләре унсигез.

Кара безнең дус-ишләргә

Бар да матур бертигез.

3. Менә алар, ике урам аша үтеп, өченче урамга чыктылар. Уңга борылып, беренче өйне узгач та, Сөләйман Гафуров торган йортның яшел рәшәткә белән киртәләнгән бакчасы күренде. 4. Балалар бакчасыннан йөгерә-йөгерә кайтып кергән Кадрия:

– Әнием, унга бишне кушкач, унбиш була бит? Дөрес ич?

– Бик дөрес, кызым…..

Дәреслек һәм эш дәфтәрләре белән эш. (Саннарның нинди җөмлә кисәге булуларын аңлатып нәтиҗәләр ясау: икәү (килә), берсе (җырлый), икенчесе (килә) – ия; унсигез, унбишхәбәр; ике (урам), беренче (өйне) – аерымланган хәл составында; унга (бишне), бишне (кушкач) – тәмамлык; ике (егет), өченче (урам) – аергыч.)

Нәтиҗә: Сан җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге була ала.

1 нче слайд (дәрес темасы)

Числоны, теманы, сыйныф эшен тактага язу, дәфтәрләрдә эш. Дөрес утыруны, дәфтәрләргә таләпне искә төшерү.

III. Кабатлау һәм гомумиләштерү

ЭЙ АР ГАЙД 2 нче слайд

Укучыларга, саннарны кабатлау өчен, раслаулар язылган карточкалар бирелә.

Дәрес башында

Раслаулар

Дәрес ахырында

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? сорауларының берсенә җавап бирүче сүз төркеме САН дип атала
Сан белән ачыкланган сүз САНАЛМЫШ була
Саннар СҮЗЛӘР һәм ЦИФРЛАР белән белдерелә алалар
Саннарның шартлы билгеләре булган цифрлар 2 ТӨРЛЕ була
Ясалышы ягыннан саннарның 4 ТӨРЕ бар
Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарны 5 ТӨРКЕМГӘ бүләләр
Саннар җөмләдә ТЕЛӘСӘ НИНДИ җөмлә кисәге булып киләләр
Санга морфологик анализ ясау 5 ӨЛЕШтән тора

– «Дәрес башында» һәм «Дәрес азагында» баганаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрерме? Ни өчен? Кайсы раслаулар сезнең өчен аеруча мөһим? Ни өчен?

(Укучылар бу раслауларны укып танышалар һәм «Дәрес башында» дигән баганага үзләренең фикерләрен күрсәтәләр. Риза булсалар «+» тамгасы, риза булмасалар «–» тамгасы куялар. «Дәрес азагында» дигәненә берни дә куймый торалар.)

3 нче слайд

Саннарның цифрлар һәм сүзләр белән тамгаланышын кабатлау.

Карточкалар тарату. Карточкада язылган җөмләләр буенча бирем: саннарны саналмышлары белән таблицага бүлеп язарга, ясалыш ягыннан төрләрен билгеләргә.

1) Хәйрулла абый өч бала тәрбияләп үстерде. 2) 1944 нче елда военкоматтан повестка килде. 3) Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган икән. 4) Кәгазь җитештерүдә макулатура куллану ел саен чама белән биш-алты миллион кубометр агачны саклап калырга мөмкинлек бирә. 5) Татар телендә беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. 6) Спас манарасында беренче сәгать XVIII гасырда куелган. 7) Без бүген 3 нче күнегүне эшләдек. 8) 1941–1945 нче елларда Бөек Ватан сугышы булган.

Сүз

Гарәп цифрлары

Рим цифрлары

     

4 нче слайд

Сүз

Гарәп цифрлары

Рим цифрлары

өч бала

меңнәрчә алтын

биш-алты миллион кубометр агач

беренче китап

беренче сәгать

1944 нче елда

1612 нче елда

3 нче күнегү

1941-1945 нче елларда

XVIII гасырда

РЕЛЛИ РОБИН

Кәгазь битен (А4) 2гә бөклибез, ертабыз, иңдәш күршегә бирәбез. Шуннан төркем җитәкчесе дә, бит алган күрше дә 2гә бөклиләр, ерталар һәмберсен үзенә, икенчесен каршы як күршесенә бирәләр.

1 нче сан астындагы кеше, эшләп беткәннән соң, җавап бирә. Шулай дәвам итә.

Саннарга кушымчалар ялгаганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Төркемнәрдә эшләү: 1 нче сан укучы башлый, иңдәше белән аңлаша. 2 нче укучы каршы утыручы белән аңлаша. Шулай дәвам итә. 1 нче укучы аңлата.

5 нче слайд

Кагыйдәләрне кабатлау

1. Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар алардан бераз аерыбрак языла: 1612 нче.

2. Тартык авазга беткән саннар кушымчасындагы ы һәм е хәрефләре язылмый: уналтынчы, 1944 нче.

3. Рим цифрларыннан соң сызыкча да, кушымча да куелмый: XVIII гасырда – унсигезенче гасырда.

4. Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша язылалар: 1941–1945 нче елларда. Тик мондый саннарны парлы саннар белән бутарга ярамый: биш-алты миллион кубометр агачны.

5. Шартлы билгеләрдән соң куелган саннар тәртип саннарыча укыла: № 3 күнегү – өченче күнегү.

6 нчы слайд

Физминутка. ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУН

Укучылар урындыкларын этеп куялар.

– Кем кушма санга 1 генә санны билгеләде – утырыгыз.

– Кем тамыр санга өчне, меңнәрчәне, миллионны, беренчене билгеләде – басыгыз.

– Кем парлы санга бер генә санны кертте – утырыгыз.

– Кемдә 2 тезмә сан килеп чыкты – басыгыз.

– Саннарның ясалышы ягыннан 4 төре бар дип санучы укучылар – утырыгыз.

7 нче слайд

259 нчы күнегүне язмача эшләү (саннарны саналмышлары белән күчереп алырга һәм саннарның төркемчәләрен күрсәтергә).

1. Ул кайтып кергәндә, өйдә бая күренмәгән ике җиткән кыз сәкедә табын янында утыра иде.

2. Чыпта өемнәре өстендә дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу карашлы; алты дисәң, бик кечкенә һәм арык малай утыра иде.

3. Кояшлы иртә. Чал Иделнең кечкенә генә бер утравы. Әйбәт урын, балык та шәп каба. Икешәр кешелек ике көймәдә дүртәү утырабыз. Дүртебезгә егермеләп балык булды бугай. Ярыйсы, тик эреләре ычкына бит…

4. Биш – алты бала калса кулыңда,

Менә инде чокыр тормыш юлында.

5. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.

6. Тик барыр юллар гына туры килде дә,

Шуннан гына без икәү киттек.

8 нче слайд

КОНЭРС

Игътибар итегез: мин 4 почмакка 4 язу беркеттем. 1 нче почмак – «Микъдар саннары», 2 нче почмак  – «Тәртип саннары», 3 нче почмак – «Бүлем саннары», 4 нче почмак – «Чама саннары». Сез тикшергән саннардан астына сызган саннар кайсы төркемгә туры килсә, шул почмакка басыгыз. Киңәшләшегез, нәтиҗә ясагыз.

9 нчы слайд

Санга морфологик анализ ясауны кабатлау (тактада һәм дәфтәрләрдә эш).

Анализ үрнәге

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Җитмеш – сан, микъдар саны, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч составында килгән, тамыр сан.

10 нчы слайд

РЕЛЛИ РОБИН

Һәр төркемгә «Бер адәмнең яккан утына унау җылыныр» мәкале бирелә. 1 нче төркем – бер санына, 2 нче төркем унау санына морфологик анализ ясый.

11 нче слайд Санга морофологик анализны тикшерү

– Ә хәзер эшне парлашып эшләп алабыз. Каршы күрше белән эшлибез.

– Кәгазь битен (А4) 2гә бөклибез, ертабыз, иңдәш күршегә бирәбез. Шуннан төркем җитәкчесе дә, кәгазь битен алган күрше дә 2 гә бөклиләр, ерталар һәм берсен үзенә, икенчесен карше як күршесенә бирәләр.

Эшләп бетергәннән соң, беренче санлы укучы җавап бирә. Шулай дәвам итә.

12 нче слайд

Физминутка. МИКС-ФРИЗ-ГРУП

– Ә хәзер уйнап алабыз. Мин татар бию көен уйнарга куям. Сез биисез. Көй туктагач, сорау бирәм. Шушы сорауга җавап санынча төркемнәргә тупланырга кирәк булачак.

Сораулар

1) Саннар ничә төрле юл белән языла ала, шулар санынча төркемнәргә бүленегез. (3)

2) Саннарның шартлы билгеләре булган цифрлар төре санынча төркемнәргә бүленегез. (2)

3) Ясалышы ягыннан саннарның ничә төркеме булса, шуның санынча төркемнәргә бүленегез. (4)

4) Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарны ничә төркемгә бүлеп булса, шуның санынча төркемнәргә бүленегез. (5)

13 нче слайд ЭЙ АР ГАЙД

– «Раслау таблица»сының «Дәрес азагында» графасын тутырыгыз, чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме? Ни өчен? (Җаваплар тыңлана.)

14 нче слайд

IV. Өй эше

1. Кемнәрнең раслауларда ялгыш фикерләре булды, шушы темаларны кабатларга.

2. «Минем гаилә» темасына, саннар кулланып, кечкенә күләмле хикәя язарга. Бер санга морфологик анализ ясарга.

V. Йомгаклау. Билгеләр кую

15 нче слайд

– Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Презентация.