Санау системалары
№ 143
Равил ҺАДИЕВ,
КФУның хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының теоретик кибернетика кафедрасы өлкән укытучысы
Кешелек дөньясында хәбәр бирү өчен күрсәтү я сөйләп бирү ысуллары бар. Күрсәтелә торган хәбәрнең я сынын, я рәсемен ясарга була. Кайбер очракта бер милләт кешеләре ниндидер бертөрле авазлар белән бер мәгънәне белдерә. Мәсәлән, татарлар аюга бу хайван чыгара торган авазлардан «аю» дип исем кушкан, ә руслар исә аюны гамәле буенча «медведь» дигән.
Һәрбер милләтнең үз аваз һәм мәгънәле сөйләм системасы кулланылышка кергән. Мәсәлән, Төркиядә сызгырып сөйләшә торган халык бар, чукраклар ишарә (жест) ярдәмендә аңлаша. Кыскасы, халыклар үзара күрешеп сөйләшү, дөньяны алып бару өчен сөйләм телен булдырган. Тик кирәк булган хәбәрне буыннан-буынга һәм ерак араларга тапшыру өчен дөньяда язу белән сан уйлап чыгарылган.
Һәрбер дәүләти милләт, тормыш тәҗрибәсенә таянып, язу белән күләмне билгели торган санау системасын булдырган.
Бүгенгә кадәр язу һәм сан белән бәйле телләрдә сакланган мәгълүматка таянып тарихын ачыклыйк.
– Җепле язу: 150 – 250 гасыр куллану чоры; “язу/вязь”, “text (“текстура-тек” сүзе тегү белән бәйле), “сөйләү (“сүзләү“ сүзе сөйләмдә дә, бәйләүдә дә мәгънәле өлешне белдерә)/слово/say”, “җеп-так сан”, “йомгаклау/закругляться”, “келәм-каләм-кәлимә”, “язмыш/нәсел җебе” (яшәү аалгоритмы); әкиятләрдә йә келәмдә язу, йә бабаяга юлны күрсәтүче йомгак бирә.
- Тиредә/ташта язу: 80 гасыр; пирамида, “пергамент”, “дәф+тәр” (“яфрак+тире”); әкиятләрдә ташъязмада “на лево пойдешь коня потеряешь, на право пойдешь голову потеряешь…”.
- Кыягаз: 40 гасыр; “папирус” , “туз”, “дәф+тәр-яфрак+тире”, “тетрадь-дуртпочмак”.
- Электрон: 1 гасыр, “тимер чыбык”
Саннар тарихы
1 нче факт. Тиенчек белән сызык саннар.
Монда җеп сан да, так сан да бар.
2нче факт. Сан сүзләре.
«Цифр-сифр-шифр» серне белдерә. Шуңа бу сан билгеләре гарәпләр өчен алынма булган.
Бүгенге цифрлар рун язуында бар («рун» сүзе немец телендә «сер» дигән мәгънәне аәлата. Немецлар өчен алар алынма булган.
Рун язуы гарәп язуына кадәр төркиләрдә кулланылган.
Элек хәрефләр ике ысулда кулланылган: аваз һәм сан (I – 1/”и”, V – 5/”в”, Х – 10/”икс”…).
- ХХ гасырга кадәр татар телендә “сифр”ны “төс” дип атаганнар.
- Америка индеецлары белән төрки телләрдә 1 саны “бер” дип әйтелә, 2 – “ике”, 3 – “өч”, 5 – “биш”.
- Элек атна биш көннән торган. Бу күзәтү рус һәм татар телләрендә көн исемнәрендә чагыла (понедельник/атна башы/1 нче көн, вторник/икенче көн/2нче көн, среда/атна уртасы/3нче көн (тагы ике кун кала), четверг/атнакич/4нче көн – атна бетә, пятница/җомга-җыемга/5нче көн – җыелып анализ ясау). “Суббота-шабот”-яһүдләр соңрак бер көн атнага кушканнар. Христианнар шулай ук үз көнен “Воскресение” кушканнар. Бу үзгәрештән соң ай атналарга бүленми.
3 нче факт. 5 лек системасының кулланыш даирәсе.
Борынгы Рим дәүләтендә V – VI гасырлардан сакланып калган санау җиһазы («абак calculi abakuli» сүзләре белән аталган) бишлек санау системасына таяна;
Алтын Урда. Бишлекнең эзе унлык исемнәрендә чагылып калган. Ун, егерме, утыз, кырык, илле – аерым сүзләр. Алт+мыш җит+меш, сикс+ән, тукс+ан сүзләре берлектән ясалган унлык исемнәре;
Америка индеецлары. Аларның шул санау системасыныҗ билгеләре дә макланып калган;
Кытайда VI гасырдан сакланып калган абак «суаньпань» дип аталган;
Рус әкиятләрендә чагыла: «Когда царь спросил Иванушку, что он хочет в промен за коней, тот сходу запросил «два- пять шапок серебра»».
Рәсем 1 суаньпань һәм абак
Дөньяда кулланылган санау системалары
- 5 – Рим империясе, Алтын Урда, Америка индианнары;
- 10 – Россия/Татарстан (16 гасырда Алтын урда таркала башлагач), СССР (Ленин карары буенча 23.9.1918 10-лык ксистемасы дәүләти булып иглан ителгән), Франция (Напалеон – 1792 ), Германия (Бисмарк – 1871), Англия (1973). АКШта 10-лык системасы дәүләти түгел;
- 12 – Германия, Англия, Швеция, Россия (18-19 гасыр).
- 16 – Португалия, Испания, Франция, Италия.
- 60 – шумерлар.
- 80 (81) –яһудләр.
Счетта төрле системаларда санау мөмкинчелеге
5 лек санау системасы. Бармак белән санау
Алтын Урдада | Америка индеецларында | ||
1 | |||
3 | |||
5 | |||
10 | |||
13 |
Бармак белән санау
12лектә санау | ||
60 лыкта 57 саны (бөгелгән 4 бармак – 48 + 9 нчы буын = 57) | ||
80 лектә 31 саны (1+3+0+27=31) | ||
Зур цифрларны тапкырлау. (6, 7, 8 я 9 ны 6, 7, 8 я 9га) | ||
5-лектә 4кә тапкырлау |
||
10-лыкта 9га тапкырлау | ||
Гарәп саннары | Рум саннары |
Кытайча саннар |
Таблицасыз тапкырлау
Борынгы тапкырлау системасында тузанда сызып исәпләгәннәр. Шуңа күрә гарәп телендә бүгенге сифрлар губар (тузан) дип аталган.