Сан. Микъдар һәм тәртип саннары
Алсу ГЫЙЛЬФАНОВА,
Теләче урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сыйныф: 4 нче татар сыйныфы
Максат:1) сан турында төшенчә бирү;
2) микъдар һәм тәртип саннары турында аңлату;
3) саннарны сөйләмдә дөрес куллану, дөрес язу күнекмәләрен үстерү;
4) укучыларда татар телен өйрәнүгә, белем алуга уңай мөнәсәбәт тудыру.
Җиһазлау: компьютер, дәреслекләр, дәфтәрләр, күрсәтмәлелек.
Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату.
Дәреснең төре: эшлекле дәрес.
Үткәрү формалары: индивидуаль, төркемдә.
Укыту методлары: Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмә әсбаплардан (презентация) файдалану, аңлату һ.б.
Дәрес барышы:
I Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.
- Исәнләшү.
1 нче слайд
– Исәнмесез, укучылар, килдегезме дәрескә?
Уен–көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
–Бүгенге татар теле дәресен мин алып барам. Минем исемем …
2) Уңай психологик халәт тудыру.
Көнне яхшы сүз белән башласаң, көн дә матур үтәр, диләр.
–Дуслар, әйдәгез, бер-беребез белән танышып үтик
(кар бөртеге ярдәмендә танышу, кар йомарламына кар бөртекләрен беркетү)
2 нче слайд.
– Хәерле көн миңа!
– Хәерле көн сиңа!
– Хәерле көн безгә!
– Хәерле көн сезгә!
( Таныштык, дуслаштык)
3)Уку мәсьәләсен кую.
3 нче слайд.
– Укучылар, бүгенге числоны һәм сыйныф эшен язып куярбыз.
Сыйныф эше.
Матур язу күнегүе.
4 нче слайд.
– Тактага “Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас” мәкале язылган.
– Җөмләне укыгыз. Кайсы сузык аваз хәрефе еш кабатлана? Баш һәм юл А а хәрефләрен чиратлаштырып языгыз.
– Укучылар, бу мәкальдә кара хәрефләр белән язылган сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
- (ничәдә)
– Саннар бар.
Татар халык әкиятләреннән рәсемнәр (иллюстрацияләр) карау.
- Бу рәсемнәр кайсы әкиятләрдән? (“Өч кыз”, “Ике кыз”, “Ике ялкау”)
- Ничек уйлыйсыз, әлеге әкиятләрнең бүгенге татар теле дәресе белән нинди бәйләнеше бар?
– Әкият исемнәрендә саннар бар,
Димәк, без сан сүз төркеме турында өйрәнербез.
- Бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куярбыз? Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез.
- (–Бүген сан сүз төркеме турында сөйләшербез).
Әйе, укучылар, бүген без сан турында сөйләшербез.
Сан (дәфтәрләрдә)
III. Уку мәсьәләсен чишү. (Слайд)
(Сан – санын, ничә? )
- Саннар нәрсәне белдерә?
- Сан нинди сорауларга җавап бирә?
6 нчы слайд
(чыршыга санлы уенчыклар элү)
7 нче слайд
Бер-беренче
Ике-икенче
Өч-өченче
Дүрт-дүртенче
Биш-бишенче
Алты-алтынчы
(Микъдар һәм тәртип саннары турында төшенчә бирү.)
8 нче слайд
- кагыйдә язарга
II.Белемнәрне тигезләү
9 нчы слайд
- ял минуты
Карточка белән эш
10 нчы слайд
Карточка җаваплары
11 нче слайд
Билге кую.
- Рефлексия. (Йомгаклау)
Тормышта саннарны кайларда очратабыз?
- (Сәгать, машина, термометр, йорт номерлары)
13 нче слайд
- Бу дәрестә мин …….. белдем?
- Элек мин …..белми идем, бүген ….. өйрәндем.
14 нче слайд
Өй эше
- …. нче күнегү
- Составында сан булган
икешәр табышмак һәм мәкаль
язарга.
- Иҗади эш: Саннар темасына
әкият язарга .
15 нче слайд
Смайлик
- кар бөртекләренә билгеләр кую
Укучыларның белемнәрен бәяләү. Үзбәя. Смайликлар өләшенә. Балалар смайликларны үз кәефләренә карап ясап бетерәләр.
16 нчы слайд
Рәхмәт сүзе.
– Дәрес тәмам. Сау-сәламәт булыгыз.
