Сан (кабатлау)

№55

(Рус төркеме. V сыйныф)

Венера БАҺАВИЕВА,

Казандагы 37 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алена ФӘХРЕТДИНОВА,

37 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты

Максат: алдагы белемнәрне барлау, системалаштыру,саннарны язма һәм сөйләм телендә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.

Шәхси нәтиҗә: спортка кызыксыну, мәхәббәт уяту

Предмет нәтиҗәләре: саннарны дөрес тәрҗемә итү, алар белән җөмләләр төзи алу.

Метапредмет нәтиҗәләр: төп мәгълүматны аеру, тыңланган һәм укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; аралаша белү сәләте үстерү.

Дәрес төре: кабатлау.

Материал: дәреслек (Р.З.Хәйдәрова, Г.И. Әхмәтҗанова «Күңелле татар теле»), карточкалар, смайликлар, ребуслар.

 

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Исәнмесез, укучылар! (Исәнмесез, укытучы апа!)

– Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көннәр, уңышлар телик. Көнне ничек башлыйсың, шулай үткәрәсең диләр халык мәкалендә.

Укучылар, бүгенге темабызны беләсегез киләме? (Укучылар бертавыштан: «Әйе», дип җавап бирәләр.)

Экраннарга карап, предметларны атыйбыз. Бирелгән сүзләрнең баш хәрефләрен алып, бүгенге кабатлыйсы теманы ачыклыйбыз. Игътибар белән экраннарга карыйбыз. Беренче предмет суган, икенчесе алма, өченчесе нарат. Нарат сүзен белмәгән очракта, сүзлеккә мөрәҗәгать итәләр. Димәк, укучылар, нинди сүз килеп чыкты инде? (Сан.)

–- Әйе, бик дөрес.Без сезнең белән саннарны искә төшереп үтәбез.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Сан темасын сез башлангыч сыйныфларда үттегез. Әйдәгез, искә төшереп үтик. Сан нинди сорауларга җавап бирә? Нинди кушымчалар ялгана? Сораулардан чыгып, нинди кушымчаларның ялгануын искә төшерик. (Укучыларның җавабын тыңлау, слайдларда тикшерү.)

Укучылар, әйдәгез, тиз генә бер бирем эшләп алыйк. Сезнең өстәлләрегездә карточкалар ята. Анда язылган саннарны дөрес итеп сүз белән языгыз. Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны язып куегыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Биремне эшли башлыйбыз.

1 нче вариант: 4, 40, 70, 9, 1000.

2 нче вариант: 100, 50, 20, 3, 7.

(Укучылар, эшләп бетерүгә, ручкаларын күтәрәләр.)

Укучылар, вакыт бетте, хәзер бер-берегезнең дәфтәрләре белән алмашыгыз. Төсле ручкаларыгызны, карандашларыгызны алып, слайдка карап, тикшерегез. Кемнең эше хатасыз кулларыгызны күтәрегез. Кемнең эшендә бер хата кулларыгызны күтәрегез. Кем хата җибәргән, икенче вакытта игътибарлырак булыгыз, саннарның  дәрес язылышын истә калдырыгыз.

Физминут

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар дәү үсә, дәү үсә.

III. Белемнәрне ныгыту

Укучылар, алдагы биремгә игътибар итик. Сезнең алда – рәсемнәр.

1 нче вариант«Базарда»

2 нче вариант«Мәктәптә»

3 нче вариант«Гаиләдә»

(Саннарны кертеп, 4 репликадан торган мини-диалог төзү. Парларда эш. Укучыларның 3 төрле диалогы тыңлап үтелә.)

Укучылар, кайсы фәндә без күбрәк саннарны кулланабыз?

Әйе, дөрес, математика фәнендә.

Әйдәгез, без дә математика дәресен татар телендә алып барыйк, мәсьәләләр чишик. (Укуытучы укый, укучылар игътибар белән тыңлый. Җавап бирер өчен кул күтәрәбез.)

1 нче мәсьәлә. Тауда дүрт малай шуа. Алар янына тагын  икәү килә. Хәзер балалар ничәү? (Алтау.)

2 нче мәсьәлә. Беренче тәнәфес биш минут бара, икенче тәнәфес ун минутка озынрак. Икенче тәнәфес ничә минут дәвам итә? (Унбиш.)

3 нче мәсьәлә. Синең карточкаңда илле сум бар иде. Син ашханәдә егерме өч сумлык ашадың. Карточкаңда ничә сум калды? (Егерме җиде сум.)

Булдырдыгыз, бик әйбәт!

Физминут

Укучылар, әйдәгез, 3 саны кергән һәм 3кә бүленә торган саннарны әйтмичә кул чабып, 33кә кадәр саныйк. Ялгышсак, яңадан башлыйбыз. 1, 2 кул чабабыз; 4, 5 кул чабабыз; 7, 8 кул чабабыз; 10, 11 кул чабабыз; 14 кул чабабыз; 16, 17 кул чабабыз; 19, 20 кул чабабыз; 22 кул чабабыз; кул чабабыз; 25, 26 кул чабабыз; 28,29 кул чабабыз, кул чабабыз, кул чабабыз, кул чабабыз. Молодцы!

Күптән түгел генә безнең шәһәребездә һәм Сочида бер-бер артлы зур спорт чаралары булып үтте. Сүз Универсиада һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты турында. (Укучылар белән сөйләшү алып барыла, җәй көне кайсы су спорт төрен карарга баруы турында фикер алышына.) Шул вакыйгаларны искә төшереп, өстәлдәге карточкаларны эшләп алабыз.

 

… елда Сочида Олимпиада булды. Ул … февральдә башланды һәм … февральдә тәмамланды. Монда … континенттан спортчылар килде. Россиядән … спортчы катнашты.

– Вакыт чыкты. Хәзер,төсле ручкаларны алып, үзегезне тикшереп карагыз. (Дөрес җаваплар тактада.)

– Үзегезгә билге куегыз. Хатасыз эшләсәгез, «5»ле » куегыз. 1 хатага – «4»ле, 2–3 хатага – «3» ле.

Укучылар, әйдәгез, сезнең белән саннарга кагылышлы ребуслар чишеп карыйк.

К3, 100ЕК, 100Ә, 1ЛЕК, 6Н (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Сүзлек эше: йөзек – кольцо, берлек единство, йөзә плавает.

IV. Йомгаклау. Дәрестә үткәннәрне гомумиләштерү

V. Рефлексия

Укучылар, әйдәгез, дәрестәге эшчәнлекне смайликлар аша билгелик. Сез үз эшегездән канәгать булсагыз елмайган смайлик; уртача катнаштым дисәгез күңелсезрәк смайликны; начар эшләдем, канәгать калмадым дисәгез, боек смайликны күтәрегез.

Сүзлек эше: канәгать довольный.

VI. Өй эше (дифференциаль)

1) саннар кергән мәкальләрне табып, аларның рус телендәге эквивалентларын язып килергә;

2) саннар кергән табышмаклар язып килергә.

VII. Билгеләр кую. Саубуллашу