Сәләтле балалар белән эшне ничек оештырам?

Фәния ГАЛИЕВА,

Мамадыштагы К.Ә.Вәлиев исемендәге 2 нче лицейның югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәмүсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачакта туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты. Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин өрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Балаларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

Сәләтле балалар белән эшләүне диагностика төзүдән башлыйм. Дәрес вакытында, дәрестән тыш чаралар үткәргәндә укучыларның нәрсәгә сәләтле икәнлеге, кызыксынучанлыклары ачыклана. Шуңа нигезләнеп еллык “Сәләтле балалар белән эшләү программа”сын төзим. Программа төзегәндә баланың табигый сәләте, теләге, сәламәтлеге, шәхси үзенчәлекләрен, әти-әнисенең ризалыгын һ.б. моментларны исәпкә алам.

Сәләтле балалар белән эшләүнең максатлары:

– сәләтле балаларны барлау;

– балаларның сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру;

– гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.

Бурычлар:

шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү;

– укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану;

– фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

Сәләтле укучылар белән эшләү планы

  1. Класс буенча сәләтле укучыларны барлау.
  2. Уку предметлары буенча укучылар исемлеген булдыру.
  3. Дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру.
  4. Сәләтле укучылар белән эшне оештыру.
  5. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  6. Укучыларның кызыксынучанлыкларын исәпкә алып төрле түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту.
  7. Мәктәп күләмендә фән олимпиадалары үткәрү.
  8. Мәктәп олимпиадаларында 1 – 3 нче урынны алган укучыларны район олимпиадаларына әзерләү.
  9. Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып яңа төр эш формалары булдыру.
  10. Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру.
  11. Укучыларның иҗади сәләтен һәм логик фикерләүләрен үстерү.
  12. Эзләнү эшчәнлеген оештыру.

Сәләтле балалар белән эшләгәндәге түбәндәге формаларны кулланам:

  • предмет атналары;
  • төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар;
  • түгәрәкләр;
  • конкурслар (Россия, регион, муниципаль, лицей);
  • интеллектуаль уеннар;
  • фәнни-практик конференцияләр;
  • әти-әниләрбелән эш.

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

Лицеебызның югары информацион-техник җиһазлар белән тулыландырылуы сәләтле балалар белән эшләүне иҗади башкарырга ярдәм итә. Әти-әниләр дә балалары белән презентацияләр төзергә, кирәкле мәгълүматны Интернеттан эзләп табарга өйрәнәләр.

Укучыларның исемлеген төзү

Бу юнәлештә укытучының методик эше:

  • үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү;
  • һөнәри осталыкны үстерү;
  • башка укытучыларның дәресләренә керү;
  • педагогик укуларда, семинарларда, педсоветларда, конференцияләрдә, өстәмә белем бирү методик берләшмә утырышларында катнашу;
  • ачык дәресләр уздыру;
  • мәктәп олимпиадалары өчен биремнәр әзерләү;
  • әти-әниләр белән эш (интеллектуаль уеннар, укулар һ.б.)

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.