Сәламәтлек — зур байлык!
Гөлназ ГӘЛИАСКАРОВА,
Казандагы
№187 нче күппрофилле лицейның
туган (татар) теле һәм әдәбияты
укытучысы
Дәреснең максатлары
- Белем бирү: «Сәламәтлек !» темасы буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне һәм грамматик конструкцияләрне кабатлау һәм ныгыту. Яңа сүзләр кертү, аларны диалогик сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирергә өйрәтү.
- Үстерү: Сөйләм күнекмәләрен, мөстәкыйль фикерләү, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау һәм парларда эшли белү сәләтен үстерү.
- Тәрбияви: Үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү, игътибарлылык, тырышлык һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатлар формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы: белем алуга мотивация булдыру, татар теленә карата кызыксыну уяту күнекмәләрен формалаштыру.
Метапредмет:
– танып-белү УУГ: укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру,текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
– коммуникатив УУГ: коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне дөрес куллана белү, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.
– регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү.
Предмет нәтиҗәләре: Укучыларны яңа сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү; теманы йомгаклап, төрле төрдәге биремнәр эшләү.
Дәрес төре: Лексик-грамматик күнекмәләрне һәм диалогик сөйләмне ныгыту дәресе.
Җиһазлар: «Сәлам» дәреслеге (4 нче сыйныф), интерактив такта, сүзләр язылган карточкалар, таблицалар. Эш формалары: Фронталь, индивидуаль, парлы.
Дәрес барышы
- Оештыру моменты (2-3 минут)
Сәламләү:
– Исәнмесез, укучылар!
– Исәнмесез, укытучы апа!
– Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы!
Уңай психологик халәт (мөнәсәбәт) тудыру.
Фонетик зарядка: [къ], [гъ] авазлары кергән сүзләрне кабатлау (кул, колак, бармак, аяк, теш, тел).
- Белемнәрне актуальләштерү (5 минут)
- Гәүдә әгъзалары исемнәрен берлек һәм күплек санда (I, II зат) кабатлау: минем башым – синең башың, минем кулларым – синең кулларың.
- Сүзлек уены (мәсәлән, туп белән «Волейбол»): укытучы татарча сүз әйтә – укучы русчага тәрҗемә итеп тупны кире кайтара.
III. Уку мәсьәләсен кую һәм яңа теманы кертү
1.Гигиена – саулык турында кыска видео яки мультфильм карау.
- Сорау – җавап алымнары: «Авырмас өчен нишләргә кирәк?»
3 Тактада киңәш бирүче фигыльләрне таблица рәвешендә кертү:
Зарядка яса! – делай зарядку!
Йөгер! – бегай!
Йөз! – плавай!
Чаңгы шу! – катайся на лыжах!
Тимераякта шу! – катайся на коньках!
Дару эч! – прими лекарство!
Укып чыгу, тәрҗемә итү һәм хор белән кабатлау.
- Күнекмәләрне ныгыту.
- Рольле уеннар: Такта янына ике укучы чыга. Персонаж белән диалог төзү (мәсәлән, Доктор Айболит).
– Исәнмесез! Синең башың авыртамы?
–Әйе, минем башым авырта.
– Мә, дару эч! Зарядка яса! Сау бул!
- Парларда эш: укучылар үрнәк буенча охшаш диалоглар төзиләр һәм сыйныфта уйнап күрсәтәләр.
Ситуатив күнегүләр .Укучыларга сөйләм күнекмәләрен ныгыту өчен си туацияләр тәкъдим итү.
- Дустың еш авырый. Аңа спорт белән шөгыльләнергә киңәш итү.
А) зарядка ясарга (Зарядка яса!)
Б) чаңгы шуарга (Чаңгы шу!)
В) йөгерергә (Йөгер!)
- Дустың авырып киткән. Аңа дару тәкъдим итү. «Мә, дару эч!»
- Игътибарны җәлеп итү уены . Әгәр раслау дөрес булса – басабыз, ялган булса – утырабыз.
«Мин зарядка ясыйм» (Басабыз)
«Дустың сәламәт булсын өчен , син киңәш бирәсең: «Зарядка ясама!»» (Утырабыз)
- Рефлексия һәм йомгаклау
Гомумиләштерү:
- Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? (Сәламәтлек турында сөйләштек)
-Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? (Спорт, гигиена).
- VI. Өй эше
- Дустыңа киңәш бир:
Дустың җиләк-җимеш ашарга теләми. Аңа әйт: «Җиләк-җимеш аша!» (Ешь фрукты!)
Дустың урамга чыгарга теләми. Аңа әйт: «Урамга чык!» (Выходи на улицу!)
- Татарчага тәрҗемә итегез:
Мои руки чистые. Твои ноги сильные. Его зубы белые. (Минем кулларым чиста. Синең аякларың көчле. Аның тешләре ак.)
- Үрнәк буенча диалог төзегез:
Үрнәк: – Синең күзләрең авыртамы? – Юк, минем күзләрем авыртмый.
Сораулар: Синең колагың…? Синең борының…? Синең авызың…?
VII. Билгеләр кую (бәяләү)
