Сәламәт бала – үзе бәхет
(Тәрбиячеләр өчен чыгыш)
Нурфия МОСКОВСКАЯ,
Алабугадага 32 нче «Садко»
балалар бакчасы тәрбиячесе
Баланың сәламәтлеге физик, психик һәм эмоциональ иминлектән тора. Аны хуплау өчен баланслы туклану, даими физик активлык, көн режимын, гаиләдә гигиена һәм уңай атмосфера үтәү мөһим.
Сәламәт бала – үзе бер бәхет. Гаиләдә әти-әниләр өчен булса, бакчада – тәрбиячеләр, мәктәптә укытучылар өчен уртак бәхет.
Сәламәтлекне “нәселдәнлек бүләге” итеп кенә түгел, бәлки баланың физик һәм психик яктан нык, чыныктырылган буларак та карарга кирәк. Бала организмының барлык системалары һәм функцияләре формулашуның төп һәм кирәкле шарты – хәрәкәт активлыгы. Барыбызга да билгеле һәм күп психолог, медицина хезмәткәрләре тарафыннан расланган факт: системалы рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәрә, йокыны җайлый, аппетитны ача.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү тармакларында баланың физик яктан әзерлеге физкультура дәресләреннән тыш, башка төр шөгыльләрдә дә, хәрәкәтле уеннарда, гомуми үткәрелә торган спорт бәйрәмнәрендә тормышка ашырыла.
Кече яшьтән үк баланың үз-үзен тотышында хәрәкәт активлыгына ихтыяҗ чагыла. Тирә-як белән танышу, төркемдәшләре белән аралашу, зурларның (тәрбияче) хәрәкәтен кабатлау хәрәкәтләнү аша уздырыла. Күп вакытта мәктәпкәчә кече яшьтәге балалар ситуатив хис һәм теләк тәэсире астында эш итәләр: физик күнегүләр төрле тышкы шартларга нигезләнеп сайлана. Мәсәлән, табигый шартлар, спорт базасы, яшьтәшләренең тотышын кабатлау.
Тора-бара хәрәкәт активлыгы мотивлары үзгәрә (төрле сәбәпләр: баланың яшь үзенчәлекләре, тәрбияче шәхесе, физкультура дәресләренең үткәрелү шартлары һәм җиһазлары, төркеменең психик атмосферасы).
Балаларның хәрәкәтләре белән кызыксыну динамикасында җенси дифференциация турында да әйтеп китәсе килә. Малайлар өчен физик тәрбия дәресләре һәм физик күнегүләрнең кирәклеге үсә барган саен мөһимләнә бара. Кызларда киресенчә: 5 яшькә физик тәрбия дәресләре 2 нче планга, 6 яшькә 9 нчы төр эшчәнлек арасында 4 нче урынга күчә.
Хәзерге заман педагогикасында уенны бала эшчәнлеген төре итеп кенә түгел, тәрбияви максатка ирешү, куелган бурычларын тормышка ашыру алымы итеп карау күздә тотыла. Физик тәрбия барышында уен алымы кызыклы күнегүләр, инсценировка, сюрприз очраклары, проблемалы очраклар һәм мәсьәләләр чишү төрендә алып барыла. Хәрәкәт эшчәнлеген теләп башкару теләге уята. Балада уйлап табу, фикер, тән сыгылмалыгы, түземлелек, бер-береңне хәрәкәт аша аңлау, дуслык һәм ярдәмчелек, үзеңне уңай яктан күрсәтү, дисциплина, җиңүгә омтылыш кебек уңай сыйфатлар тәрбияләнә.
Педагогик яктан дөрес һәм кызыклы итеп төзелгән физик тәрбия дәресләре баланың гомуми интеллектын, уйлау сәләтен, хәтер, игътибарлык, күзаллау кебек югары психик функция үсешен тормышка ашыра. Мисал өчен, гади күнегү барышында тәрбияченең (сул якка бөгеләбез, куллар алга, югары, ян-якка) командасын тыңлап, баладан игътибарлылык һәм төгәл эшләү сорала. Мәсәлән, бубен тавышы астында балалар марш атлыйлар, кул чапкан ритмга – ике аякта сикереп, кыңгырау тавышына – аяк очларына басып, вак адым белән йөриләр. Бу очракта балаларның ишетү, күрү функцияләре тавыш сигналына игътибар итү белән бәйләнешле бара.
Медицина һәм педагогика, психология тармакларын берләштереп үткәрелә торган һәм мероприятиедә бала организмын савыктыру һәм физик үсешенең барлык чыганакларын комплекслы куллануга зур игътибар бирергә кирәк дип саныйм.
Балаларның сәламәтлеген физик һәм психик яктан ныгыту эшен түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:
баланың дөрес физик үсешеннән маршлар тудыру;
авырулар санын киметү. Бала җәрәхәтләнүеннән саклану;
гомуми культураны үстерү һәм гигиеник таләпләрне үтәү;
җәмгыять урынында үз-үзенне тоту һәм юл йөрү куркынычсызлыгы чараларын уздыру;
балаларны савыктыру, дәвалау, чыныктыру мәсьәләләрен медицина хезмәткәрләре белән бәйләнештә комплекслы чишү.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны савыктыру системасында мөһим эш – чыныгу. Һава ванналары һәм сулыш алу гимнастикасы элементлары булган тоз юллары, нокталы массаж. Йокыдан соң балалар урын-җирләрендә гимнастика ясыйлар. Һәм моның нәтиҗәсе буларак – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кәефе яхшы, мускул тонусы югары була.
Сәламәт бала тәрбияләүдә бакча-гаилә тандемының нәтиҗәле эшен оештыру. Физик сәламәтләндерү чараларын (мероприятиеләрен) оештыру формалары: иртәнге гимнастика (традицион күнегүләр комплексы, сәламәтләндергеч йөрү һәм йөгерү, хәрәкәтле уен, ритмик гимнастика элементлары).
Физкультура дәресләре (табиб күрсәтмәсе буенча өстәмә дәрес).
Релакцион дәресләр (“тыныч минут”, шаян дәрес, музыкаль тәнәфес, музыкотерапия).
Сәламәтләндерү сәгате (йокыдан соң гимнастика, сулыш алу гимнастикасы, аяк табанына үзмассаж, контраст һава ваннасы, терсәккә кадәр юыну, чайкау, соклар эчү, индивидуаль әңгәмәләр).
Йокы сәгате (режим вакытлары, уңай, яхшы кәефтә уяну).
Саф һавада йөрү (традицион оештыру, спортив эстафеталар, националь күңел ачу, ярышлар, уен экспериментлары, экскурсия, поход, кузәтү, продуктив эшчәнлек).
Махсус сәламәтләндерү чаралары (дәвалау физкультурасы, массаж, ингаляцияләр, прививкалар, су процедуралары, күрсәтмәсе буенча сок, җиләк-жимеш, яшелчә бирү).
Укыту-тәрбия эше барышында балаларны физик һәм психик яктан тәрбияләү – төп бурычларыбызның берсе. Югарыдагы чараларны комплекслы кулланып, үзебезнең максатыбызга ирешәбез дип ышанасы килә.
