Саф һавада уеннар

№43

(Ата-аналар өчен чыгыш)

Гөлнур МОСТАФИНА,

Казандагы 2 нче татар гимназиясенең балалар бакчасы тәрбиячесе

Уен чыныктыра, тәрбияли, өйрәтә, уен баланы рухи яктан үстерә.

Балалар бакчасына килүнең беренче минутыннан алып тантаналы чыгарылыш кичәсенә кадәр бала белән төрле уеннар уйнала. Кечкенәләр өчен педогогикада аннан да яхшырак ысул әлегә уйлап табылмаган.

Бала өчен бакчада булуның үзенә күрә авырлыклары бар. Беренче чиратта адаптация вакыты – иртәнге якта әти-әнидән аерылып калу вакыты.

Практика күрсәткәнчә, бала никадәр күбрәк хәрәкәт итсә, яңа урынга тизрәк күнегә. Кечкенәләр төркеме бүлмәсенә йөгереп керәләр, иптәшләренә, бала тәрбиячегә тизрәк күнегәләр. Тәрбияче кирәк вакытта бала игътибарын тиешле хәрәкәт эшчәнлегенә юнәлтеп җибәрә алса яки матур уенчык белән мавыктырса, бала елаудан да тиз туктый. Шуңа күрә бүлмәдә кызыклы, матур уенчыкларның җитәрлек булуы шарт.

Уенчыклар сәламәтлек почмагында да булырга тиеш. Алар аша балаларны төрле хәрәкәтләр ясарга, үрмәләргә, шуышырга, сикерергә өйрәтәбез. Мәсәлән, маймыл, елан, куян, бака һәм башкалар – безнең ярдәмчеләребез.

Уен – һәр баланың табигый шөгыле. Ул балага укырга мөмкинлекләр ача, аның физик һәм акыл ягыннан үсешенә уңай йогынты ясый. Ә иң мөһиме: уен баланы башка балалар үз эшен яхшырак башкарырга булыша.

Уенчыклар барлык балаларга да ошый. Шулай да теге яки бу уенчыкның бала үсешенә ничек тәэсир итүен исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, бала уенчык машинаны этеп уйнаганда, аның организмындагы мотор функциясе үсеш ала. Скакалка белән сикергәндә, хәрәкәт координациясе яхшыра. Туп типкәндә, бала, бер аякка нык басып, икенчесе белән тибәргә әзерләнә. Велосипедта йөргәндә дә, аяклар хәрәкәттә, ә гәүдә туры кала. Нәтиҗәдә, бала тигезлек тотарга өйрәнә. Шакмаклардан биналар төзегәндә, рәсем ясаганда, хәрәкәт төгәллеге камилләшә.

Уен баланың акыл үсешенә ничек йогынты ясый? Җырлы-биюле тизәйткечләр вакытында, такмаклар әйткәндә, баланың теле ачыла,сөйләм теле үсә һәм сүз байлыгы арта. Пазллар, мозаикалар төзегәндә, дөрес эш итә икән, димәк, уйлау, фикер йөртү сәләте үсә дигән сүз.

Музыкаль инструментларда уйнау, рәсем ясау, әвәләү, чигү шөгыльләре вакытында да баш миенең төрле өлешләре “эшли”, акыл үсешенә зур уңай этәргеч ясала.

Уен – балаларның аралашу чарасы. Медицина фәннәре докторы Брюс Данкан Перри әйтүенчә, “Уен – тәрбия һәм үсеш юлында төп, мөһим институт, бала тормышында үзенә генә хас академия.” Бер-берсе белән аралашып, рольләрне бүлешеп уйнау вакытында балада чынбарлыкны дөрес кабул итү, тирә-якны күзаллаү күнекмәләре формалаша. Бала фантазиясен, уйлау сәләтен, тел байлыгын эшкә җигеп, үзенең дөньясын төзи. Бу процесс вакытында уңай эмоциональ тирәлек булдыру шарт: тәрбияче, әти-әнинең, гомумән алганда, олыларның авторитар җитәкчелек итүе бөтенләй кирәк түгел.

Ата-анага киңәшләр:

1. Өйдә яки урамда, саф һавда уеннар вакытында баланың уеннарына үзегезнең дә катнашуыгыз кирәк.

2. Уен проблемалы, каршылыклар аша җиңеп чыгуны сораса, җитәкче ролен балага бирегез. Бала ирекле рәвештә экспериментлар үткәрсен, ачышлар ясасын, үзен җиңүче итеп тойсын. Сез бары дөрес юнәлеш бирегез, уңышлары өчен мактарга онытмагыз.

3. Саф һавада уеннар вакытында, табигать күренешләре, ел фасылындагы үзгәрешләр, хайваннар һәм кошлар тормышы белән таныштыру да уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, “Урманга барабыз”, “Гөмбә, җиләк җыябыз”, “Тауга менү”, “Кар шарчыклары”, ”Яфраклар”, “Очты-очты” һәм башка уеннар уйнарга була. Уеннар вакытында физик сыйфатларны үстерү, ныгыту бара; тәннең мускулатурасын, өске һәм аскы сөяк аппаратының көчен арттыру, хәрәкәт координациясенең үсешен таэмин итү тормышка ашырыла.

4. Саф һавада уеннар вакытында бөтен организмның кислород белән туклануы тәэмин ителә. Шунлыктан, хөрмәтле әти-әниләр, вакытыгызны кызганмагыз, бакчадан кайту юлында яки ял көннәрендә якындагы паркка, аллеяга, урман полосасына чыгыгыз. Өй янындагы гади атынгычта атыну да баланың вестибуляр аппаратын ныгытуда зур роль уйный. Тик куркынычсызлык кагыйдәләрен генә онытмагыз, бала янында нык таяныч булыгыз.

Хәзерге заман шартларына яраклаша белүче, үзенең һәм тирә-яктагыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә алучы, авырлыкларның җиңеп чыгарлык кыю, сәламәт буын үстерү – без, өлкәннәр, кулында. Шунлыктан бу эшне бергәләп алып барыйк.