Сабыйларга әхлак тәрбиясе бирүдә әкиятләрнең роле

Айгөл ХӨСӘЕНОВА,

Казандагы 175 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Күренекле галим, педагог, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин: «Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияны нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр», – дигән.

Әхлак нәрсә ул? Әхлак-күркәм холык, тотнаклылык, кешеләр белән аралаша белү, янәшәдәгеләргә хөрмәт белән карау төшенчәләрен тәшкил итә. Димәк, әхлак тәрбиясенең нигезе – балаларның шәхес буларак формалашуы. Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата –ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгалләмәсе тәрбиянең төп нигезен тәшкил итә.

Балаларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле. Бүгенге көндә үсеп килүче буынның әхлагы түбәнәюе, балаларда әхлакый үзаңның кимүе, аларның эмоциональ һәм социаль җитлекмәве – иң актуаль проблемаларның берсе дип уйлый мин. Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әдәпле, физик яктан сәламәт, кыю итеп үстерү. Бу бурычларны төрле юллар белән тормышка ашырыга мөмкин. Шулар арасындә, иң мөһиме – әдәби әсәрләр аша сабыйларга әхлак тәрбиясе бирү дип уйлыйм мин. Әдәби әсәрләр  үзәгендә кеше, аның эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Димәк, матур әдәбият әсәрләре нигезендә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салынган. Балалар бакчасында әдәби әсәрләр – әкиятләр беренче урында тора. Әкият – әдәбиятнең кечкенәләр ярата торган жанры. Әлеге шаян, хыялга бай, уенчак жанрда балага бигрәк тә югары әхлакый хакыйкатьне аңлату җиңел. Әкиятләр педагогик тәлапләргә дә туры килә: алар тыйнаклыкка, эчкерсезлеккә, гаделлекә, ихтирамлылыкка, намуслылыкка өйрәтә, һәртөрле әхлаксызлыкны, бозыклыкны гаепли. Яхшылыкка өндәүнең яисә ялгыш адым ясаудан кисәтүнең берничә тапкыр кабатлануы, һәрхәлдә, кешедә уңай сыйфатлар тәрбияләүне тизләтә. Бала вакытта, бигрәк тә кечкенә яшьтә, өлкәннәрнең ачыктан-ачык сөйләшүләре, үгет-нәсихәтләре балалар аңында бөтенләй диярлек үзләштерелмәгәнлектән, педагогик киңәшләр әкият телендә бирелә. Әкият – нәниләрнең иң яхшы булышчыларыннан берсе, чөнки ул әле тапкыр «ялган» гына түгел, уен да. Укылган әкиятләр арасыннан бик ошаганын театралләштереп уйнапта алырга мөмкин. Балалар образларга кереп, төрле рольләрне уйныйлар. Әлеге уеннар балага әкияттәге хәлләрне, андагы геройларның кыланышларын тирәнрәк һәм яхшырак аңларга, аларның кылган эшләренә үзеннән бәя бирергә ярдәм итә. Хәзерге катлаулы тормышта бу проблема бигрәк тә актуаль. Татар халык әкиятләре милли тәрбиядә аерылгысыз өлеш алып тора. Гади сөйләмгә караганда әкият «теле» аша балалар тормыш чынбарлыгын ныграк аңлый. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләренеңнигезен формалаштыруга да әкиятләр ярдәм итә. Аларны укыгач, балада сорау бирергә, ул сорауга җавап алырга ихтыяҗ туа. Шулай итеп, аның сөйләм теле үсә. Әкиятләр балаларга бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек тудыра. Әкиятләрдә яхшылык һәрвакыт җиңеп чыга, бу – әкиятләр белән тәрбияләүдә бик мөһим.

Безнең максатыбыз кече яшьтән үк балаларда бер-берсенә карата дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру. Балаларны әкиятләр белән таныштыра башлаган чорда үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

– балаларда әкияткә карата кызыксыну уяту;

– әкиятләр белән таныштыру, әкиятләрне анализлау, театральләштерү алымнарын куллану;

– балаларда уңай һәм тискәре куренешләр турында күзаллау булдыру, уңай геройлар аша гуманлылык хисләр тәрбияләү;

– әкият геройларының эш-гамәлләренә бәя бирү, чагыштыру, анализлый белергә өйрәтү;

– әти-әниләргә балалар тәрбияләүдә әкиянең мөһим роль уйнавын җиткерү.

Бала кайсы да булса бер әкиятне үзләштерсен һәм хәтерендә калдырсын өчен яңа әкият белән таныштырганда түбәндәге эш алымнарын кулланам:

– тәрбияченең сәнгатьле укуы;

– әкиятне кыскартылган вариантта сөйләү;

– әкиятне, аудио-, видео кулланып, балаларга җиткерү;

– ныгыту этабында дидактик уеннар («Әкиятне танып бел», «Җөмләләрне дәвам ит», «Мин кайсы әкияттән?»), викториналар куллану.

Язмамны халкыбызның акыл иясе Ризаэддин Фәхреддиннең: «Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән бик тә зирәк фикере белән тәмамлыйсым килә. Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Яңа буын бәхетле булсын өчен, сабыйларны без иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез.