Сабыйлар шигърияткә тартыла

№ 132

Зөһрә МӨХТӘРОВА,

Казандагы 90 нчы балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

Башкалабызның Идел буе районындагы 90 нчы номерлы катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Бакчабызның исеме дә бик матур – «Гөлбакча». «Гөлбакча»бызда барлыгы 9 тәрбияче һәм 5 белгеч балаларга белем һәм тәрбия бирә. Бездә барлыгы алты төркем, шуның икесе – татар төркеме. Бакчабыз ачылганга быел 5 ел була.

Мин рус балаларын татар теленә өйрәтәм, татар балаларына ана телендә шөгыльләр үткәрәм. Шөгыльләрдә без уйныйбыз, җырлыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез. Татар шагыйрьләре, язучылары турында беренчел мәгълүмат алабыз, аларның әсәрләре белән танышабыз. Укылган әсәрләр, каралган мультфильмнар буенча рәсемнәр ясыйбыз. Үз эшемдә дидактик, сүзле, хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, интерактив тактада уеннар кулланам. Балаларга уйнаган вакытта белем һәм тәрбия бирелә. Уен балаларның төп шөгыле булып тора. Бакчабызда  татар телендә бик күп чаралар, бәйрәмнәр узып тора: «Карга боткасы», сабантуй бәйрәмнәре, шагыйрьләребезнең туган көннәренә багышланган кичәләр, «Аулак өй», шагыйрьләр белән очрашулар, шигырь конкурслары… Ел саен татар балалары катнашында татарча театраль тамаша әзерлибез. Бу –  бакчабызның күркәм традициясенә әйләнеп бара. Балалар белән төрле конкурсларда катнашып торабыз. «Шаян ТВ» телеканалында безнең бакча балалары да чыгыш ясады.

Сабыйлар белән эшләү авыр да, шул ук вакытта кызыклы да. Хәзерге заман педагогы ул – тәрбияче дә, табиб та, артист та, балаларның якын дусты да. Тәрбияче булып эшләү өчен психология, физиология өлкәсендә дә белемле булу шарт. Шуңа без, тәрбиячеләр, даими рәвештә белемнәрен камилләштереп төрле курсларда укыйбыз, һәрвакыт яңалыкка омтылабыз.

Хәзерге заманда уңышлы кеше булу өчен белемле булу төп шарт булып тора. Ә белемнең нигезе балалар бакчасында салына. Әгәр нигез ныклы, ышанычлы икән, димәк, балаларның киләчәге дә өметле һәм бәхетле булыр. Без, тәрбиячеләр, моның өчен бөтен көчебезне, белемебезне, тәҗрибәбезне кулланып эшлибез.

Бакча сабыйлары белән берлектә төрле кичә, балалар иртәләре уздырганда татар шагыйрьләренең иҗатына еш мөрәҗәгать итәм. Тик һәр очракта да сиңа кирәкле эчтәлектәге шигырьләрне табып булмый шул. Ул чакта үзем язган шигырьләрне «эшкә җигәм». Шигырьләремне балаларга укыйм, аларның фикерен ишетәм, киләчәктә язар өчен илһам алам. Бу язмамда да үзем язган берничә шигырьне тәкъдим итәсем килә. (Шигырь язу сәләте миңа әниемнән күчкән.) Алар ел фасыллары турында.  Табигатьтә хәзер – алтын көз. Сихри матурлык күңелдә шигъри юллар тууга этәргеч ясый…

Алтын көз

Көз кигән сары күлмәк,

Кызыл балан – бакча бизәге.

Кырау төште иртәләрен,

Сулды бакча гөлләре.

Бакчада уңыш җыелды,

Җиргә алма коелды.

Күп яшелчәләр үстердек –

Быел уңыш мул булды.

Җырчы кошлар, саубуллашып,

Еракка очып китте.

Яңгырларына уралып,

Алтын көз килеп җитте.

Карлы кыш

Кыш килде, кар яуды –

Ак юрганын каплады.

Ап-ак төстә җем-җем итә

Карлары, бураннары.

Шугалакларда шуабыз,

Кар бабайлар ясыйбыз.

Саф һавада урамда

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Битне чеметеп тә ала

Салкын кышның җилләре.

Һаваларда биеп тора

Ап-ак кар бөртекләре.

Яз җитте

Ямьле яз килде,

Кояш елмая.

Һава сафлана,

Бөре уяна.

Җиләс җил исә,

Тама тамчылар.

Ага гөрләвек,

Сулар ташыйлар.

Язын мин үсәм,

Матур гөл сыман.

Җылы кояшка

Кулымны сузам.

Ямьле җәй

Җәен бакчада

Күп гөлләр үсә.

Яшел түтәлдә

Җиләкләр пешә.

Зәңгәр күкләрдә –

Ап-ак болытлар.

Бакчада кошлар

Матур сайрыйлар.

Болында оча

Матур  күбәләк.

Җылы яңгыры

Китә сибәләп.

Салават күпере

Балкый  күкләрдә.

Җәйне ярата,

Беләм, күпләр лә.