Рүзәл Мөхәммәтшин – киләчәге өметле шагыйрь

№ 205

(Сыйныфтан тыш чара)

Ләйсән ГАББАСОВА,

Казан радиомеханика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

укучыларны Кукмара төбәгендә туып үскән шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин иҗаты белән таныштыру;

– яшь шагыйрьнең әсәрләре белән танышуга кызыксыну уяту;

– укучыларда туган төбәгебезнең күренекле шәхесе белән горурлану хисләре тәрбияләү;

– укучыларның иҗади сәләтен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив экран, Р.Мөхәммәтшин иҗатына багышлап укучылар чыгарган стена газеталары, презентация, Р.Мөхәммәтшин китапларыннан төзелгән күргәзмә, яшь шагыйрь иҗаты турында күренекле әдипләрнең сүзләре язылган элмә такта.

(Кичәгә яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин үзе чакырыла.)

Кичә барышы

(«Шушы яктан, шушы туфрактан без» җыры (К.Булатова сүзләре, Р.Нәгыймов көе) яңгырый.

Сәхнәгә ике алып баручы чыга. Кичә барышында экранда Р.Мөхәммәтшинның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фотолардан төзелгән презентация күрсәтелә.)

1 нче алып баручы. Исәнмесез, хәерле көн, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар!

2 нче алып баручы. Хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген Кукмара төбәгендә туып үскән яшь, әмма гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашабыз. (Р.Мөхәммәтшин сәхнәгә чакырыла. Чара барышында ул залның сул ягындагы өстәл артында утыра.)

1 нче алып баручы. Рүзәлнең тормыш юлы белән танышып китик әле. Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Кукмара районының бормаланып агып утырган Нократ елгасы буендагы Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Беренче өч сыйныф белемне туган авылында алганнан соң, җиде ел күрше Чарлы авылындагы рус мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, 2006 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Чаллы филиалына укырга керә. Филиал ябылу сәбәпле, 2007 елдан укуын Казанда дәвам иттерә. (Экранда слайдлар күрсәтелә.)

2 нче алып баручы. Анда укыган еллары турында үзе: «Безнең факультетта азмы-күпме актив студентлар тиз арада үз урынын таба, факультет җитәкчелеге дә, университет җитәкчелеге дә аларны күрә, үстерә-үсендерә белде: син мүкләнеп беткән таш булмасаң, алдыңда бөтен мөмкинлекләр ачыла иде», – ди. Сәләтле егет «Иделем акчарлагы – 2008» конкурсында Гран-прига, III  курста укыганда, «Акылдан язган кеше язмалары» һәм «Тәрәзәләрне ачтым» шигырьләр циклы өчен «Татнефть» компаниясенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиясенә лаек була. Күпмедер вакыт «Идел» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифасын башкара. «Идел»дә дөнья күргән шигырьләр аның кырыс һәм гадел бәясе аша уза. (Экранда слайдлар күрсәтелә.)

1 нче алып баручы. Рүзәл Мөхәммәтшин – тәрҗемә өлкәсендә дә каләмен сынап караган кеше. Итальян драматургы Карло Гоцциның «Хан кызы Турандык» әсәрен тәрҗемә иткән. Әлеге спектакль 2012 елда Галиәсгар Камал театрында сәхнәгә куела.

2 нче алып баручы. Р.Мөхәммәтшин – хатыны Миләүшә белән уллары Иделне тәрбияләүче әти дә. «Аны милләтебезгә файдалы кеше итеп үстерәсем килә, – ди ул. – Ләкин тормышның күзенә карарга кирәк. Мондый вазгыятьтә күп кешеләр маңкортлашачак. Әмма бер төркем – 50 мең, 1 миллион булсын, һичшиксез, калачак. Халкыбызның бөек рухи һәм матди мирасы шушы кешеләргә насыйп булачак. Алар арасында минем нәселем вәкилләре дә булсын иде».

1 нче алып баручы. Иҗатыгыз, шагыйрь буларак уй-фикерләрегез турында үзегездән ишетәсе килә, Рүзәл әфәнде. Сүз – Сезгә. (Р.Мөхәммәтшин чыгышы тыңланыла.)

2 нче алып баручы. Рүзәл әфәнде, укучыларыбыз Сезгә үзләренең сорауларын әзерләде. Нинди сораулар икән, тыңлап карыйк әле. (Укучылар әзерләгән сорауларын бирә, шагыйрь аларга җавап бирә.)

– Балачакта кем булырга хыялландыгыз?

– Сезне нәрсә илһамландыра?

– Кайсы ел фасылын яратасыз? Ни өчен?

– Каләм тибрәтүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– «2»ле алганыгыз булдымы? Ни өчен?

– Исемегезнең мәгънәсе нинди?

–Әдәбиятыюызның кайсы чоры Сезгә аерата ошый? Ни өчен?

– Таһир белән Зөһрә мәхәббәтенә ышанасызмы?

– Соңгы караган спектаклегез?

– Соңгы укыган әсәрегез?

– Тәрҗемә эшенә кайчан һәм ничек кереп киттегез?

– Шигырьләрне иҗат иткәндә, сурәтләү чаралары ничек туа? Махсус уйлыйсызмы, әллә үзеннән-үзе күңелгә киләме?

1 нче алып баручы. Укучылар, бүген яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның үзе һәм аның иҗаты белән таныштык. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗатын кем яхшы белә икән. Сорауларга «әйе» я «юк» дип җавап бирегез. Иң күп җавап дөрес җавап бирүчегә – Рүзәлнең шигырьләр җаентыгы. Башладык.

  1. Беренче өч сыйныф белемне Рүзәл туган авылында ала.
  2. Дүртенче сыйныфтан алып Рүзәл күрше Чарлы авылында татар мәктәбендә укый.
  3. Мәктәпне тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Чаллы филиалында укый.
  4. «Иделем акчарлагы – 2008» конкурсында егет Гран-прига лаек була.
  5. «Сагыш» шигыре өчен Рүзәл Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә лаек була.
  6. Рүзәл Мөхәммәтшин – тәрҗемәче.
  7. Рүзәл Мөхәммәтшин – Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе.
  8. Рүзәл Мөхәммәтшин – «Ак бүре» либреттосы авторы.
  9. Р.Мөхәммәтшинның Дәрдмәндкә багышлап язылган шигыре бар.
  10. Рүзәл Мөхәммәтшин – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

2 нче алып баручы. Иң күп һәм дөрес сорауларга җавап бирүче укучыбыз авторның «Бүре мин» китабы белән бүләкләнә.

1 нче алып баручы («Әй Кукмара, Кукмара» көе фонында). Безнең чакыруыбызны искә алып килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, Рүзәл әфәнде. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен! Сездән тагын да яңадан-яңа шигырьләр көтеп калабыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз! (Кичә бергәләп фотога төшү һәм автограф алу белән тәмамлана.)