Рус җирләре һәм Литва кенәзлеге

 

(6 нчы сыйныфта тарих дәресе)

Фәнис ХӘКИМҖАНОВ,

Әтнә районы Күшәр төп мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Максат: укучыларда Рус җирләренә Литва кенәзлегенең йогынтысын күрсәтү, бердәм славян халкының рус, белорус һәм украин халыкларына бүленүен аңлату һәм Литваның Рус дәүләтенең киләчәк тарихындагы әһәмиятен ачыклау.

Бурычлар:

– Рус-Литва дәүләте турында күзаллаулар булдыру;

– Литва дәүләте оешу сәбәпләрен ачыклау;

– Рус-Литва дәүләтенең сәяси үсешен күрсәтү, дини сәясәтенә бәя бирү;

– Рус җирләренең Литва кенәзлегенә кушылу нәтиҗәләрен билгеләү;

– тарихи картадан тарихи вакыйгалар турында кирәкле мәгълүматны табарга һәм укырга өйрәнү;

– Дәреслектәге мәгълүмат нигезендә төп фикерне табарга, чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга өйрәнү;

– Укучыларда туган илебез тарихына карата кызыксыну уяту, илебезнең үткәненә һәм гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет: Литва йогынтысына эләккән Рус җирләренең тарихи үсеше турында күзаллау булдыру; төшенчәләр аппаратын куллана белү; тарихи вакытны һәм киңлекне үзара яраштыра алу; тарихи шәхесләренең гамәлләренә бәя бирә белү; чыганаклардагы мәгълүматны куллану;

коммуникатив: үз эшчәнлеген планлаштыра һәм көйли; индивидуаль һәм төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү;

регулятив: укучы үз алдына максат һәм бурычлар куярга өйрәнә; максатка ирешү чараларын күрергә һәм планлаштырырга омтыла;

танып белү: укучы дәреслек, тарихи чыганак, тарихи карта материалларын кулланып сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен булдыру мөмкинчелеге ала; үз фикерен исбатлый һәм яклый алырга өйрәнә;

шәхескә карата: Россия тарихын өйрәнүгә кызыксыну формалаштыра һәм үстерә, тарихи мираска хөрмәт белән карый; тарихи вакыйгалар һәм тарихи шәхесләр  ролен бәяли;

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы Укыту эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге УУГ
1. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт булдыру. Үткән дәрес материалын искә төшерү.

Хәерле көн, укучылар! Адагы дәресләрдә без сезнең белән Рус дәүләтенә өстенә ябырылган дошман хөҗүмнәре турында сөйләштек.

 

Нинди вакыйгалар турында сүз ?

 

Хәзер, әйдәгез, шул вакыйгаларны искә төшереп, шушы таблицаның буш графаларына языйк әле. Ярдәмгә түбәндәге контур карталарны кулланырга була.

Төркемнәрдә эш.

 

 

Укытучыны һәм сыйныфташларын сәламләү.

 

 

 

 

—                     Монгол-татар хөҗүмнәре, швед һәм ливон ордены яулары.

1 төркем.

1. Таблицаның беренче баганасы.

Төп вакыйгалар графасы:

—                     Рязань, Коломна, Мәскәү, Владимир-Суздаль, Ярославль кенезләкләрен тар-мар итү; 1238 ел, март- Сить елгасы буендагы бәрелеш; Торжок шәһәрен алу; Козельск шәһәрен камап тору һәм җимерү;

Масштаб һәм дошманның саны:

—                     Төнъяк-Көнчыгыш Русь җирләре

—                     Якынча 80 мең сугышчы.

Хәрби осталыгы һәм кораллары:

—                     Атлы гаскәрнең тиз арада көтелмәгән хөҗүме, камау машиналары куллану

Нәтиҗә:

—                     Төнъяк-Көнчыгыш Русь җирләре

Бик нык зыян күреп хәрабә хәленә төшүе.

2 төркем.

1. Таблицаның икенче баганасы.

Төп вакыйгалар графасы:

—                     Ливон рыцарьлары Копорье ныгытмасы салалар.

—                     1240 ел, июль- Нева буендагы бәрелеш

—                     Ливон рыцарьларының Псковка куркыныч тудырулары

—                     1242 ел, апрель – Боз өсте сугышы.

Масштаб һәм дошманның саны:

—                      Новгород һәм Псков җирләренә куркыныч яный

—                     Шведлар якынча 5 мең сугышчы

—                     Ливон рыцарьлары якынча 10-12 мең сугышчы

Хәрби осталыгы һәм кораллары:

—                     Тимер киемле оста сугышчылар

—                     “Свинья” — Ливон рыцарларының дошман рәтләрен тар-мар итү өчен сугышчан тезмәсе.

Нәтиҗә:

—                     Кенәзләр Ярослав Всеволодович һәм Александр Ярославич җитәкчеләгендәге рус гаскәрләре дошманнарны тар-мар итеп Рус җирләрен дини, милли коллыкка төшүдән корткарып калалар.

 

 

Шәхси:

-укытуга әзерлек (игътибарны җәлеп итү)

— дәрестә тәртип булдыру

2. Дәреснең темасын билгеләү https://istoriarusi.ru/img/igo-karta.jpg

-Картадан дошман һөҗүмнәре кагылмаган рус җирләрен күрсәтегез?

— Хөҗүмнәрдән котылуны күрше дәүләт ярдәмендә күрәләр. Нинди дәүләт ул, картадан күрсәтегез?

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Дөрес укучылар! Бүгенге безнең дәреснең темасы “Литва дәүләте һәм Рус җирләре”

 

 

 

 

 

 

-Полоцк кенәзлеге, Туров-Пинск һәм Гродно кенәзлеге.

 

 

 

 

 

 

 

 

—                     Литва кенәзлеге.

 

 

 

—                     Литва кенәзлеге һәм Рус җирләре турында.

 
3. Белемнәрне актуальләштерү . Дәрес максатын билгеләү —                     Теманы өйрәнеп, без нинди сорауга җавап бирергә тиеш  соң?Дәреснең максаты нинди булыр?

—                     Максатка түбәндәге план буенча ирешербез:

1. Литва-Рус дәүләте барлыкка килү

2. Кенәз Гедиминның идарә итүе

3. Бөек Литва кенәзлегенең үзенчәлеге

4. Рус җирләренең Литва дәүләтенә кушылу нәтиҗәләре

5. Литва-Польша дәүләте төзелү

—                     Литва дәүләтенә кушылу Рус җирләре өчен нәҗтиҗәләргә китерә. Предмет: тарихи вакытны һәм тарихи киңлекне чагыштыру.

Регулятив: уку бурычын кабул итү.

Коммуникатив: үз фикерләрен белдерү.

Танып белү:

Дәрес максатын мөстәкыйль формалаштыра алу.

Шәхси: Үткәнгә кызыксыну уяту.

 

4.Яңа тема буенча эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

—                     Литва дәүләте ничек барлыкка килгән? Нигез салучы кем?

Дәреслектәге материал белән эш. 38 бит, карта.

 

 

—                     Нинди рус җирләрен куша Миндовг? Ул аларны көч кулланып яулап ала дип әйтергә буламы?

 

—                     Кенәз Гедимин чорында нинди Рус җирләре кушыла? Дәреслектәге материал белән эш. 38 бит, карта.

—                     Ни өчен Гедимин идарә иткән чорны Литва дәүлетенең чәчәк ату чоры диләр? Бу яңа җирләр кушылу бн генә бәйлеме? Дәреслектәге материал белән эш. 36 бит

—                     Ни өчен чираттагы кенәз, Ольгердны, рус җирләрен саклаучы дип атарга була?

Дәреслектәге материал белән эш. 36, 38 битләр.

 

 

 

 

 

 

 

—                     Литва дәүләте тышкы дошманнарга каршы тору өчен Балтыйк диңгезе буенда яшәгән кабиләләр үз-ара берләшеп барлыкка килә. Нигез салучы – кенәз Миндовг.

 

—                     Гродно, Новгородок. Юк, чөнки тышкы уртак дошманнарга (немец рыцарьлары) каршы тору өчен берләшү кирәк була.

 

 

—                     Полоцк, Туров, Минск һәм Киев.

 

 

 

—                     Юк, Гедимин чорында Литва дәүләтендә тынычлык урнаша, сәүдә һәм һөнәрчелек үсә. Дини татулык хөкем сөрә.

 

 

—                     Ольгерд чорында Литва дәүләтенә Чернигов, Смоленск һәм Новгород- Северск җирләре кушыла. Бу Алтын Урда бн каршылыкка китерә. 1362 елда булган Синие Воды елгасы янындагы бәрелеш бу җирләрне Литвага куша.

Польшага Владимир-Волын җирен бирми.

 

 

Регулятив: уку эшчәнлегенне оештыра белү

Танып белү:

дәреслек материалын, тарихи картаны кулланып кирәкле мәгълүмәт таба белү; аңлы рәвештә дөрес итеп сөйләмеңне формалаштыру.

Коммуникатив:

үз фикереңне аргументлаштырып әйтә белү

Шәхси: тарихи вакыйгаларны һәм тарихи шәхеснең ролен бәяли белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5. Туган кыенлыкларны табу, чыгу юлларын эзләү —                     Рус җирләренең Литва дәүләтенә кушылуы нинди нәтиҗәләргә китерә?

Төркемдә эш.

1 төркем уңай нәтиҗәләрне яза.

2 төркем тискәре нәтиҗәләрне таба.

Дәреслектәге материал белән эш. 37 бит.

QR- код буенча кереп җавапларны языгыз https://padlet.com/hakimfanis29279/padlet-centuo01b49mgom8

 

 

 

 

 

 

 

 

—                     Укучылар, нинди нәтиҗә ясарга була безнең таблицадан?

 

—                     Укучылар, шушы 2 вакыйга сезнең фикерне үзгәртмәс микән? Таблицага языгыз.

 

 

 

 

 

 

1. Литва- Польша униясе. 1385 ел. 39 бит.

2. Грюнвальд сугышы. 1410 ел.

40 бит.

 

 

 

Рус җирләренең Литва дәүләтенә кушылу нәтиҗәләре
Тискәре Уңай
Кайчандыр бердәм булган рус милләте аерыла: рус, украин һәм белорус милләтләре формалаша башлый Литвага кушылган рус җирләре тышкы дошманнарга бирешми
Телдә, мәдәниятта, гореф-гадәттә, көнкүрештә аерымлыклар Рус мәдәниятының Литвага уңай йогынтысы
  Алтын Урдадан бәйлелеккә төшмәү

 

 

 

 

 

—                     Рус җирләренең Литва белән кушылуында уңай нәтиҗәләр күбрәк.

 

 

Рус җирләренең Литва дәүләтенә кушылу нәтиҗәләре
Тискәре Уңай
Кайчандыр бердәм булган рус милләте аерыла: рус, украин һәм белорус милләтләре формалаша башлый Литвага кушылган рус җирләре тышкы дошманнарга бирешми
Телдә, мәдәниятта, гореф-гадәттә, көнкүрештә аерымлыклар Рус мәдәниятының Литвага уңай йогынтысы
Католик дине дәүләт дине дип игълан ителә, проваславие кысыла башлый. Алтын Урдадан бәйлелеккә төшмәү

 

—                     Рус җирләренең Литва дәүләтенә кушылуыныңтуңай нәтиҗәләр дә тискәре нәтиҗәләре дә була.

Коммуникатив: әйтелгән фикерләрне аргументлаштыра алу

Танып белү: логик фикерләп, нәтиҗәләр ясый алу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6. Дәрес материалын үзләштерүне тикшерү — Бүгенге теманы ничек үзләштердегез икән, бирем эшләү. Экранга чыккан QR-код аркылы керәләр.

https://learningapps.org/watch?v=psy8dipm522

 

 
 

7. Рефлексия

 

“Уңыш баскычы”: укучылар баскычның тиешле басмаларына дәрескә карата фикерләрен язалар:

—        Иң югары басма – үз белемнәремә ышанам

—        Икенче басма – күбесенчә белемнәремә таяна алам

Түбәнге баскыч- әле кабатларга кирәк, аңламаган өлешләре бар

   
8. Өй эше

1. Литва кенәзләре турында таблица төзергә.

2. Бер Литва кенәзенең биографиясен интернет мәгълүмәтләренә таянып әзерләргә.