Рус телле укучыларның сөйләм активлыгын үстерү юллары

 

РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ СӨЙЛӘМ АКТИВЛЫГЫН АРТТЫРУДА КОММУНИКАТИВ  ҺӘМ САНЛЫ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ КУЛЛАНУ

 

Гөлсинә ГАРӘФЕТДИНОВА,

 Чистайдагы 4 нче урта мәктәпнең

татар теле укытучысы

                                                         

Аннотация

 

Бүгенге көндә рус телле балаларга татар телен өйрәткәндә безнең алда иң мөһим һәм четерекле бурыч  – укучыларны татарча җанлы сөйләшергә өйрәтү бурычы тора.

 Дәресләрдә коммуникатив һәм санлы технологияләрне бергә куллану рус телле укучыларның татар теленә булган кызыксынуын сизелерлек арттыра. Балалар хата ясаудан курыкмый башлыйлар, тел ачкычын табалар. Без укытучылар исә дәресне заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә кызыклы, динамик һәм нәтиҗәле итә алабыз.

 

Бүгенге көндә рус телле балаларга татар телен өйрәткәндә безнең алда иң мөһим һәм четерекле бурыч  – укучыларны татарча җанлы сөйләшергә өйрәтү бурычы тора.

Еш кына без шундый хәл белән очрашабыз: балалар грамматик кагыйдәләрне яхшы беләләр, күнегүләрне дөрес язалар, әмма җавап бирергә яки фикерләрен әйтергә кирәк булганда тотлыгып калалар. Мондый күренеш  заманча методикада «тел киртәсе» (языковой барьер) дип атала.

Икенче яктан, заман укучыларының мәгълүматны кабул итү үзенчәлеге үзгәрде – аларда «клиповое мышление» (өзекле фикерләү) өстенлек итә. Аларны гади дәреслек һәм такта белән генә татар теленә кызыксындырып булмый.

Әлеге заманча проблемаларны чишүдә уңышлы алым булып коммуникатив технологияләр һәм санлы (цифрлы) ресурслар тора. Бу ике юнәлешне бергә куллану дәрес нәтиҗәлелеген бөтенләй яңа баскычка күтәрә.

Фәнни методика күзлегеннән караганда, рус телле балаларның сөйләм активлыгын арттыру – заманча педагогиканың төп таләбе булган компетентлылыкчан алымга (компетентностный подход) таянырга тиеш. Фән укучыдан кагыйдәләрне ятлауны гына таләп итми, ә телне тормышта куллану күнекмәсен, ягъни коммуникатив компетенцияне беренче планга куя. Ятлаган кагыйдә кулланудан бигрәк, бала үзенең  белем дәрәҗәсендә үз фикерен әйтә белергә тиеш.

Аралашу сәләтен үстергәндә без бүген уку процессын геймификацияләү (уенлаштыру) законына таянабыз. Укучылар виртуал дөньяда яши, шуңа күрә санлы уеннар (Kahoot, Wordwall, LearningApps) аша лексиканы үзләштергәндә, баланың баш миендә допамин бүленеп чыга. Бу исә телне өйрәнүгә карата «уңай психологик халәт» һәм кызыксыну тудыра.

Шулай итеп, без традицион дәрес моделеннән тиз арада катнаш укыту (Blended Learning) моделенә күчәбез. Биредә цифрлы кораллар ярдәмче сыйфатында техник эшне башкара (сүзләрне ятлата, автоматик тикшерүле тестлар уза), ә укытучыга дәрестә тик җанлы сөйләм оештыру һәм коммуникацияне үстерү өчен күбрәк  вакыт кала.

. Коммуникатив технологияләр (Аралашу аша өйрәтү)

Коммуникатив технологиянең төп максаты – дәрестә табигый аралашу мохите тудыру. Бала телне укытучы таләп иткәнгә генә түгел, ә үзенең ихтыяҗын белдерү өчен өйрәнергә тиеш. Моның өчен түбәндәге практик алымнарны кулланам:

  • Парлы һәм төркемле эш: Бала укытучы алдында җавап бирергә курыкса, сыйныфташы белән иркенрәк аралаша. Мәсәлән, «Минем яраткан хайваным» темасын үткәндә, укучылар бер-берсенә үз этләре яки мәчеләре турында сөйлиләр.
  • Тормышчан ситуацияләр (Рольле уеннар): Сыйныфта «Кафеда», «Кибеттә» яки «Ял паркында» дигән мохит тудырыла. Балалар чын тормыштагы кебек рольләргә кереп, диалог төзиләр һәм аралашалар.
  • «Спид-дейтинг» (Тиз танышу) алымы: Бу – өлкәнрәк яки урта сыйныфлар өчен бик кызыклы һәм хәрәкәтле алым. Сыйныф ике түгәрәккә бүленә (эчке һәм тышкы). Балалар бер-берсенә каршы басалар. Сигнал буенча билгеле бер тема бирелә (мәсәлән, «Минем яраткан кином»). Балалар парлашып 1 минут эчендә тиз генә бу хакта татарча сөйләшәләр. Аннары тышкы түгәрәк бер адымга елша, парлар да, тема да үзгәрә. Бу – һәр баланы сөйләмгә җәлеп итә торган интенсив алым.
  • Дискуссияләр: «Компьютер: файдамы, зыянмы?» яки «Шәһәрдә яшәү яхшыракмы, авылдамы?» кебек проблемалы сораулар кую укучыларны үз фикерләрен якларга, дәлилләр китерергә этәрә.
  1. Санлы технологияләр (Цифрлы кораллар)

Санлы технологияләр укучының эчке мотивациясен уята һәм телне актив үзләштерүгә ярдәм итә. Мин үз тәҗрибәмдә түбәндәге технологияләрне нәтиҗәле кулланам:

  • Интерактив платформалар (Wordwall, LearningApps): Бу платформалар ярдәмендә сүзләрне кабатлау өчен уеннар, кроссвордлар, туры китерү тестлары төзелә. Бала телефон яки тактада уйнап, татарча сүзләрне сизмичә дә истә калдыра.
  • Ярыш викториналары (Kahoot!, Quizizz): Дәрес азагында үтелгән лексиканы яки грамматиканы тикшерү өчен интерактив тест уздыру сыйныфта зур дулкынлану һәм кызыксыну уята.
  • Мультимедиа (Бала.РФ, мультфильмнар): Кыска татарча видео караганда «алдан фаразлау» алымын кулланам. Видеоны уртасында туктатып: «Арымый нәрсә булыр?», «Ул кая бара?» дигән сораулар бирү сөйләм активлыгын бик нык кузгата.
  • Ясалма интеллект (ИИ) һәм нейрочелтәрләр (Шедеврум, ЧатГПТ): Бу – бүгенге көннең аеруча кызыклы тренды. Бәләләргә нейрочелтәрдә татарча тасвирлама язып рәсем ясатырга кушарга мөмкин. Мисал өчен: «Яшел күлмәкле, зәңгәр күзле татар кызы». Программа ясаган рәсемне балалар сыйныфка татарча сөйләп күрсәтәләр. Бу сүзлек запасын да баета, сөйләмне дә җанландыра.

 Интеграция (Эффективлык формуласы)

Иң зур һәм тотрыклы нәтиҗәгә бу ике юнәлешне берләштергәндә – Кросс-медиа проектлар эшләгәндә ирешеп була.

Мисал итеп «Минем туган шәһәрем / авылым» проектын карап узыйк:

  1. Санлы өлеш: Укучылар телефоннарына туган якның истәлекле урыннарын фотога төшерәләр, Canva яки PowerPoint программасында кечкенә презентация яки рәсемнәр тезмәсе әзерлиләр. Лексиканы Wordwall аша кабатлыйлар.
  2. Коммуникатив өлеш: Дәрестә укучы шул фотоларны күрсәтеп, сыйныфташларына «экскурсовод» ролендә татарча экскурсия уздыра. Калган укучылар исә «туристлар» буларак аңа татарча сораулар бирәләр.
    Коммуникатив һәм санлы технологияләрне бергә куллану рус телле укучыларның татар теленә булган кызыксынуын сизелерлек арттыра. Балалар хата ясаудан курыкмый башлыйлар, тел ачкычын табалар. Без укытучылар исә дәресне заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә кызыклы, динамик һәм нәтиҗәле итә алабыз.