Рус мәктәпләрендәге татар төркемнәрендә белем алучы IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты

№51

Ләйсән ШӘРИПОВА,

Казандагы  34 нче   урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I бүлек

Текстны укыгыз һәм 1–20 нче биремнәрне үтәгез.

(1)…Суд башланды…

(2) Җәлилчеләрне гаепләү өлешен тәмамлагач, прокурор зәңгәр күзле тоткынга борылды:

– Бу адәм, – диде ул чиксез ачу белән, – үзенең чын фамилиясен герман судыннан яшерде, коммунист булуын танымады. (3) Ләкин шушы азиатлар белән җинаятьчел элемтәгә керүе аның бар гөнаһын исбат итә, ул шушы азиатлар белән бергә үзенең гадел җәзасын алырга тиеш…

(4) Прокурор җәлилчеләрнең барысына да үлем җәзасы таләп итте.    (5) Хөкем карарының нинди буласын судка кадәр үк белгәнгә, күрәсең, прокурорның тантана белән кычкырган сүзләрен алар ярыйсы тыныч каршы алды, күзләрендә тетрәү күренмәде. (6) Муса иптәшләренә сокланып карап торды.

(7) Судья җәлилчеләрнең һәрберсеннән: «Үзеңне гаепле саныйсыңмы?» <…> дип, аерым-аерым сорап чыкты. (8) Тоткыннар, сүз куешкан кебек, барысы бертөсле җавап бирде: алар үзләрен гаепле санамый, Ватан алдындагы изге бурычларын гына үтәгәннәр. (9) Ватан аларның тавышын ишетер әле! (10) Алар моңа ышана!

(11) Судьялар башкача җавап көткән иде бугай. (12) Хәзер бит гаепләнүчеләрнең һәр сүзе исәпкә алына, хөкем карарыннан соң инде үзгәреш булмаячак. (13) Җәлилчеләрнең кыю җаваплары бер-бер артлы ишетелә баргач, судьяларның күзләре акайды. (14) Бу залда мондый сүзләрне әйтергә, бәлки, һичкайчан, һичкемнең йөрәге җитмәгәндер әле. (15) Алай гына да түгел, тоткыннар фашистларның яңагына чәпелдәтер кебек. (16) Судны тизрәк-тизрәк тәмамларга, югыйсә, белмәссең, бу большевикларның тагын әллә нинди мөгез чыгарулары мөмкин. (17) Суд әһелләре, беренче тапкыр бугай, суд кагыйдәләренә тешләрен кысып түзде… (Г.Әпсәләмовтан)

1–20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

  1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Ни өчен Муса иптәшләренә сокланып карап торды?

1) Судьяларның күзләре акайды.

2) Суд әһелләре суд кагыйдәләренә тешләрен кысып түзде.

3) Җәлилчеләр прокурорның сүзләрен тыныч каршы алды, күзләрендә тетрәү күренмәде.

4) Гаепләнүчеләрнең һәр сүзе исәпкә алына.

Җавап: __________________________.

  1. Метафора булган җөмләне табыгыз.

1)                Прокурор зәңгәр күзле тоткынга борылды.

2)                Муса иптәшләренә сокланып карап торды.

3)                Бу большевикларның тагын әллә нинди мөгез чыгарулары мөмкин.

4)                Тоткыннар үзләрен гаепле санамый.

Җавап: __________________________.

  1. 6 нчы җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап: __________________________.

  1. 14 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап: __________________________.

  1. 15 нче җөмләдән сугар сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап: __________________________.

  1. 4 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап: __________________________.

  1. 1 – 3 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: __________________________.

  1. 7 – 10 нчы җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: __________________________.

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерларын языгыз.

Тоткыннар,(1) сүз куешкан кебек,(2) барысы бертөсле җавап бирде: алар үзләрен гаепле санамый,(3) Ватан алдындагы изге бурычларын гына үтәгәннәр.

Җавап: __________________________.

  1.  Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Бу залда мондый сүзләрне әйтергә,(1) бәлки,(2) һичкайчан,(3) һичкемнең йөрәге җитмәгәндер әле.

Җавап: __________________________.

  1.  2 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап: __________________________.

  1.  7 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап: __________________________.

  1.  1 – 4 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: __________________________.

  1.  Җыйнак җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: __________________________.

  1.  13 нче җөмләдән куркак сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап: __________________________.

  1.  11 нче җөмләдән рәвешне язып алыгыз.

Җавап: __________________________.

  1.  Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Ватан аларның тавышын ишетер әле.

Җавап: __________________________.

  1.  13 нче җөмләдән ясалма исемне табып языгыз.

Җавап: __________________________.

  1.  7 нче җөмләдән парлы сүзне табып языгыз.

Җавап: __________________________.

  1.  9 нчы җөмләдән иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап: __________________________.

II бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки 21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

21.1. …Алар үзләрен гаепле санамый, Ватан алдындагы изге бурычларын гына үтәгәннәр. Ватан аларның тавышын ишетер әле! Алар моңа ышана!

Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

21.2. Батырлык сүзен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне тезис итеп алып, «Батырлык» темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Бирем саны Җаваплар
1 3
2 3
3 торды
4 мондый
5 чәпелдәтер
6           прокурор таләп итте
7 2
8 7
9 1,2
10 1,2
11 3
12 сызык
13 2
14 1
15 кыю
16 башкача
17 хикәя фигыль
18 җәлилчеләрнең
19 аерым-аерым
20 аларның тавышын