Рус балаларына татар теле укытуның әһәмияте һәм үзенчәлекләре

№61

Зөлфия ГАТАУЛЛИНА,

Казандагы 99 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдында милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау проблемасы килеп басты. Туган телне саклау һәм аны яклау, аннан файдалана белү иҗтимагый процесста да иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Тел шулай ук милли мәдәниятнең төп яклаучысы һәм аны саклаучы да.

Укыту-тәрбия процессында милли мәдәниятне өйрәнү туган телне, үз тарихыңны, әдәбиятны һәм сәнгатьне өйрәнү белән бергә, милли мохит тудыруда, милли мәдәниятне укыту процессында һәм дәрестән тыш эшләр оештыруда күренә. Әлеге процесс вакытында укучылар милли мәдәният турында мәгълүмат алалар, аның эчтәлеген үзләштерәләр. Укучылар кешеләргә, туган халкына һәм аның мәдәниятенә хис аша бәя бирә башлыйлар. Алар мәдәни казанышларны кызыксынып өйрәнәләр һәм шул вакытта үз халкының вәкиле буларак горурлану хисе кичерәләр. Төрле милләт укучыларына да бу казанышлар бик кызык һәм файдалы.

Билгеле, телләр белү кешеләргә бер-берсен аңларга мөмкинлек бирә.

Президентыбыз әйтүенчә, чит телләр өйрәнү (ә татар теле рус балаларына ул чит тел) – замана таләбе. Шуңа күрә төрле милләт укучыларына татар халкының, аның рухи байлыгы, милли сәнгате, гореф-гадәтләре турындагы мәгълүматларны җиткерергә кирәк, дип уйлыйм. Бу исә балаларга тел нормаларын, сөйләм культурасын үстерергә зур ярдәм итә.

Тел – кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, фикер алышуга һәм үзара аңлашуга ярдәм итә торган иң мөһим чара. «Телләр белгән – илләр белгән» – дип юкка гына әйтми халык. Тел аша укучыларның гомуми культурасы үсә, башка халыкны хөрмәт итеп, аның телендә эш итәргә өйрәнәләр.

Укыту-тәрбия процессында балаларны милли-рухта тәрбияләү иң мөһим чараларның берсе. Татар милләте – кешелек тарихында тирән эз калдырган халык. Аның бай тарихы,  күп гасырлар буена тупланган кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияте, асыл гореф-гадәтләре бар. «Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк», – ди күренекле мәгърифәтче Ш.Мәрҗәни.

Үткәнебезгә күз салсак, татар халык гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән.

Билгеле буенча, халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте юкка чыга икән, бу аның рухи байлыкларының саега баруын чагылдыра. Тарих инде исбатлаган: әгәр бер милләт үзенең үзенчәлекләрен югалта башласа, бу милләт, һичшиксез, юкка чыгачак.

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйле. Аларны халкыбыз рухында тәрбияләү – киләчәкнең  мөһим юнәлеше, дип саныйм.

Татар әдәбиятын укытканда, укучыларның татар телен, татар мәдәниятен, халыкның уңай гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнүгә ирешәм, аларда әдәбият һәм сәнгать материаллары, бигрәк тә язучыларның тормыш юлы һәм аерым әсәрләре, гомумән халкыбызның мәдәни мирасы ярдәмендә туган телне сөю, башка милләт халыкларына тирән ихтирам тойгыларын камилләштерү, баетуны төп бурычларым итеп билгелим.

Татар музыка сәнгате, рәсем сәнгате һәм башка темаларны өйрәнгәндә, яшь буында туган илгә, татар теленә мәххәбәт тәрбияләүгә зур игътибар бирәм.

Рус балалары, кызганычка каршы, татар мәдәниятен белеп бетермиләр. Танылган шәхесләрне, бөек композиторларның, рәссамнарның, артистларның, җырчыларның, биючеләрнең иҗатын белмиләр. Дәреслекләрдә бирелгән материаллар белән генә чикләнеп калмыйча, өстәмә әдәбият укыйм һәм шуны укучыларга җиткерәм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә үзебезнең шәһәрдә яшәгән күренекле шәхесләр турындагы язмалар укучыларда зур кызыксыну уятты. Күренекле кешеләр турындагы мәгълүматлар дәресне тагын да җанландырып җибәрә, укучыларда туган як, үз халкы белән горурлану хисләре тәрбияли.

Мин үз эшемдә һәр дәрес яңалык, шатлык алып килергә, укучының иҗади сәләтен, активлыгын үстерергә, белемен арттырырга, рухи дөньясын, милли үзаңын баетырга тиеш дигән принципны күз алдымда тотам.

Халкыбызның «Гыйлем-кош, акыл-канат» дигән мәкале бар. Шуны истә тотып, мин укучыларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләү, аларның тормышта үз урыннарын табулары, тиешле биеклектә иркен очулары өчен тырышам.

Үземнең алдыма бурычлар куям һәм аны тормышка ашырырга тырышам:

1) милли-төбәк компонентын укыту-тәрбия процессына кертеп, туган як тарихын тирәнтен өйрәнү, республикабызның танылган кешеләре белән таныштыру;

2) халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм саклап калу;

3) сөйләм телен үстерү;

4) башка милләт укучыларында татар телен өйрәнүгә теләк уяту;

5) укучыларда милли үзаң тәрбияләү.

Шуны онытмаска кирәк: без укытучылар, балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне хәзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия чарасы ул.