«Росток» балалар бакчасы гел үсештә

№ 195

Рания МӨХЕТДИНОВА, 

Питрәч районы Яңа Шиһали авылы Царево бистәсендәге «Росток» балалар бакчасы тәрбиячесе

Алия СӘЛӘХИЕВА,

Питрәч районы Яңа Шигали авылы Царево бистәсендәге «Росток» балалар бакчасының I квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе 

Балалар – тормыш гөлләре. Алар – безнең яшәвебезнең мәгънәсе. Бүгенге көндә балаларны шәхес итеп тәрбияләү, олы тормышта үз юлларын табарга булышу өчен бик күп мөмкинлекләр бар.

Бала ул –кечкенә генә үсенте, ә тормышта әлеге үсенте зур,язмыш җилләренә бирешми торган, җиргә нык итеп берегеп үсә алсын өчен без –өлкәннәр аңа булышырга тиешбез.

Балага кечкенәдән туган тел, ана телен оныттырмаска, күңеленә игелек, мәрхәмәтлелек орлыкларын салып, тормыш җилләреннән саклап үстерү, үз юлын табардай шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

Бала үстергәндә дәүләт тарафыннан да ярдәм булса, әти-әни өчен бу бик зур бәхет, булышлык була.

Безнең Питрәч районы Яңа Шигали авылы Царево бистәсендә быел өр-яңа, барлык уңайлыклары булган, замана таләпләренә туры килердәй 220 урынлык «Росток» (Үсенте) балалар бакчасы ачылды. Әлеге балалар бакчасын әти-әниләр бик күптәннән көткән иде, бу барлык кеше өчен зур куаныч булды.

Балалар бакчасы гыйнвар аенда гына ачылса да, без – бакчабыз методисты, тәрбиячеләре кайларда гына катнашып, диплом, грамоталар алырга өлгермәдек! Безнең балалар бакчасы туган телебез – татар телен үстерүгә дә күп көч куярга тырыша. Шул уйлар белән февраль аенда «Муса Җәлилнең тууына 115 ел» дип исемләнгән иҗади чара оештырдык. Әлеге чарада балаларыбызны аның биографиясе, иҗаты белән таныштырдык. Сабыйларыбыз Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм сәхнәләштерделәр.

Татар теле – безнең туган телебез. Бала туганнан алып яшәү дәвере буенча үз телен онытмаска, шул телдә уйлый белергә тиеш. Телне саклап калу, беренче чиратта, гаиләдән тора, аннан соң балалар бакчасы, мәктәп бу өлкәдә әти-әниләр белән берлектә зур хезмәт куя. Әлеге нисбәттән, безнең бакчабызда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, бәйрәм үткәрелде. Бу чарада бакчабыз балаларын Идел буе халыкларының телләре, гореф-гадәтләре белән таныштырдык. Балаларның милләтләр буенча белемнәрен арттырдык.

Шулай ук бакчабызда туган телне саклау буенча «Татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләрен иң оста башкаручы» бәйгесе дә гөрләп узды. Безнең балалар бакчасында иң сәләтле балалар булуына без тагын бер кат инандык.

Март аенда бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме булып узды. Әлеге бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы белән балаларыбызны таныштырдык, урамда бик матур, күңелле бәйрәм оештырдык.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы икәнлеген истә тотып, бакчабызда тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр белән берлектә, «Мин татарча сөйләшәм» дигән акция булды. Әлеге акция барышында татар теленең Татарстанда яшәүчеләр өчен ничек мөһим икәнен, татар телен белү нигә кирәклеген аңлаттык.

Халкыбызда «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән матур мәкальләр бар. Без моның шулай булуын бик яхшы беләбез һәм Питрәч районында «Спорт. Сәламәтлек. Озак яшәү» дип аталган флешмобта да бик теләп катнаштык. Менә шулай, безнең тәрбиячеләребез спортта да сынатмый! Питрәчтәге «Сула» бассейнында район буенча беренче чемпионат булып узды, анда да катнашып, призлы урыннар яулау безнең өчен зур дәрәҗә булды.

Көн туды исә яңа чаралар, бәйгеләр булып кына тора. Ә без рәхәтләнеп катнашабыз. Март аенда Питрәч районы мәгариф бүлеге белән «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Татар малае-2021» дигән бәйге булып узды. Әлеге чарада катнашып, безнең “Үсенте” балалар бакчасыннан Солтанов Сәмир “Иң сәләтле малай” дигән дипломга лаек булды. »

Апрель ае бөек шагыйребез – Габдулла Тукай ае. Бу айда республикабызда Тукайга багышланган чаралар күп уза. Һәм, әлбәттә, безнең бакчабыз да читтә кала алмады. «Туган тел һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел» дип исемләнгән зур, матур әдәби бәйрәм уздырык. Әлеге бәйрәмдә балаларыбыз Габдулла Тукайның иҗатын искә төшерделәр, аның шигырьләрен матур итеп сөйләп, җырларын җырладылар.

Тукай белән бәйле бәйрәмебез аның белән генә тәмамланмады әле. Казанның Константиновка бистәсе мәдәният йорты уздырган «Тукай – төрле телләрдә» дип исемләнгән бәйгедә, шагыйрьнең «Шүрәле поэмасын сәхнәләштереп,  3 нче урын да алып кайттык.

Безнең балаларыбыз – телевидениедә! «Шаян ТВ» балалар телеканалы үткәргән «Шаян Тукайны укый» бәйгесендә катнашып, Надя Волкова белән Даниил Домрачев дипломнар да алдылар. Иң сәләтле балалар «Росток» балалар бакчасында дип ничек әйтмисең?!

Май ае – безгә Бөек Җиңүне алып килгән ай. Бу җиңүне үз тормышлары бәрабәренә безгә бүләк иткән әби-бабаларыбызны искә төшермәсәң, дөрес булмас иде. Безнең бакчабызда әлеге җиңү, аяз күгебез нинди авырлыклар аша килгәнен искә төшереп, «Үлемсез полк» атлавы булды. Сабыйларыбыз тарихыбызны белергә һәм онытмаска тиешләр.

Июнь аеның иң матур, күңелләрне җилкендерә торган бәйрәме ул – Сабануй. Сабантуй – татар халкының милли, гореф-гадәтләрен күрсәтә торган бәйрәме. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булганлыктан, без әлеге бәйрәмне бакчабызда балалар белән бик зурлап билгеләп үттек. Сабыйлар, тәрбиячеләре белән берлектә, шундый матур бәйрәмгә бирнә җыйдылар, аркан тартышу, капчык киеп сикерү уеннарына бик тә теләп катнаштылар, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Әлеге күңелле мизгелләр аларның күңелләрендә озак сакланыр!