Россия – Ватаным минем
Россия – Ватаным минем
(Зурлар төркемендәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү буенча шөгыль эшкәртмәсе)
Алия ХИСАМОВА,
Чаллыдагы 118 нче «Алмакай»
балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: Балаларны үз Ватанының патриотлары, гуманлы, рухи-әхлакый шәхес итеп тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәрен үстерү. Балаларның сүз байлыгын арттыру. Уйлау, фикерләү сәләтләрен, тапкырлык, зирәклек, игътибарлылыкларын үстерү.
Тәрбия бурычлары: туган ягыбызга карата горурлану хисе тәрбияләү, аны ярату, табигать байлыклары белән соклану.
Белем бирү бурычы: Туган ил буларак, Рәсәй турында күзаллауны киңәйтү. Россия байрагы, гербы турындагы белемнәрен ныгыту.
Методик алымнар: сүзлек, күрсәтмәлелек, практик эш, уен методы.
Җиһазлау: Рәсәй гербы төшерелгән рәсем, Россия флагы төшерелгән рәсем; В.В.Путин фотосы; дидактик материал «Россия халыклары»; музыка әсәрләренең аудиоязмасы.
Сүзлек өстендә эш: Ватан, Россия халкы, президент, конституция, дәүләт символлары.
Алдан үткәрелгән эш.
Балалар белән «Рәсәй», «Россия халкы» дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшендерү буенча әңгәмә үткәрү.
Россия байрагын, гербын карау, гимнын тыңлау.
Россия картасын карау.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар!
Балалар. Хәерле иртә!
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып, бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп, елмаеп алыйк.
(түгәрәктә кулга-кул тотынышу)
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
Тәрбияче. Балалар, безнең бүген патриотик тәрбия бирү почмагындагы дәүләт символларын кемдер алган. Кайдан табарга икән аларны?
Балалар. Белмибез.
(Шул чакта тәрбияченең телефонына СМС килә. Тыңлыйлар.)
СМС. «Хөрмәтле Алия Хаҗиповна, балалар! Мин – Белмәмеш. Сезнең илегез турында өйрәнә башлыйм дигән идем. Шуңа дәүләт символларыгызны алып тордым. Сорамыйча алганга ачуланмагыз. Мин аларны кире кайтарырга теләгән идем. Ләкин өйгә кайтышлый дустымны күрдем дә, аның белән уйнарга киттем. Шул арада алар бөтенесе югалып беткәннәр. Бер тылсымчы: «аның биремнәрен үтәсәм аларны кире кайтарырга ярдәм итәм», – диде. Зинһар өчен, булышыгыз әле: «Биремнәрнең беренчесе – белем чишмәсендә», – диде.”
Тәрбияче. Балалар, Белмәмешкә булышабызмы?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Беренче бирем – белем чишмәсендә. Нәрсә соң ул белем чишмәсе?
Балалар. Китап.
Тәрбияче. Безнең китаплар кайда?
Балалар. Китап почмагында.
(Төркемдәге китап почмагына барып, сораулар язылган битне табалар.)
Тәрбияче. Балалар, Ватан сезнең өчен нәрсә ул?
Балалар. Минем өй, минем шәһәр, гаилә, балалар бакчасы.
Тәрбияче. Без нинди шәһәрдә яшибез ?(Чаллыда)
Тәрбияче. Безнең ил – дөньядагы иң зурларның берсе. Бездә күп сулы елгалар ага. Катнаш урманнарга сокланып туеп булмый. Ватаныбызның табигате төрле, матур. Шәһәрләр бик күп. Ватан ул – минем гаиләм, минем өем, минем бакчам, минем урам, минем шәһәрем. Сез үзебезнең илебез турында белемнәрегезне тикшерергә әзерме ? (Әйе)
Тәрбияче. Игътибар белән тыңлагыз, минем сезгә сорауларым бар.
Беренче уен – Сораулар:
1.Безнең илебез? (Россия).
2.Республикабыз? (Татарстан)
- Россия башкаласы? (Мәскәү).
- Россия президенты? (В.В.Путин).
- Сез нинди дәүләт символларын беләсез? (Герб, байрак, гимн.)
Тәрбияче. Алдагы биремне үтәр өчен өстәл артына утырырга кирәк.
Тезелешеп утыралар. Өстәлдә герб төшерелгән рәсем.
Тәрбияче. Балалар, без нәрсә таптык?
Балалар. Герб.
Тәрбияче. Әйе, Белмәмеш югалткан дәүләт символының беренчесен таптык. Герб турында сез нәрсә әйтә аласыз? (Балалар җаваплары).
Тәрбияче. Безнең гербта ике башлы бөркет сурәтләнгән. Бөркет – кояш һәм күк көчләре символы. Герб – ул дәүләт эмблемасы. Ул барлык печатьларда, тимер акчаларда, документларда сурәтләнә.
Тәрбияче. Балалар, өстәлдә төсле тасмалар ята. Тылсымчы аларны нигә калдырып китте икән? Бу төсле тасмалар нәрсәне хәтерләтә?
Балалар. Рәсәй һәм Татарстан әләменә.
Икенче уен. «Россиянең, Татарстанның байраклар төзе».
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез уен уйнап алабыз. Өстәлдә тасмалар ята. Сез аларны тиешле эзлеклелектә куеп, бер команда – Россия байрагын, икенче команда Татарстан байрагын җыярсыз яме. Бер, ике, өч – башладык… (Аннары бергәләп тикшерәләр, төсләрнең нәрсә аңлатканын әйтәләр.)
Тәрбияче. Булдырдыгыз!
Тәрбияче.Байракны кайда күрергә мөмкин? (Дәүләт биналарында, корабльләрдә, самолетларда, торак йортларда, безнең бакчабыз түбәсендә дә.)
Байрак турында сөйләшкән арада бер кырда байрак рәсемен табалар.
Тәрбияче. Менә безнең тагын бер дәүләт символы. (артында бирем)
«Россия хайваннары» динамик уены.
Балалар, безнең илебездә бик күп хайваннар яши. Аларны искә төшереп үтик. (Тәрбияче бирем укый).
Балалар түгәрәк ясап басалар, чиратлашып бер-берсенә туп бирәләр һәм илебездә яшәүче хайваннарны атыйлар.
Тәрбияче. Безнең илдә күп халыклар яши. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (Алар тышкы кыяфәтләре, теле, киемнәре белән аерылалар). Рәсәй халыкларының гореф-гадәтләре, үз тарихы, үз бәйрәмнәре, үз милли киемнәре бар. Хәтта яраткан ризыклары да төрле. Һәр халык үз телендә сөйләшә. Һәркайсының үз уеннары бар. Әйдәгез әле, бергәләп рус халык уены «Гори, гори ясно»ны уйнап алабыз.
Ял минуты «Гори-гори ясно»ны уйныйлар
Тәрбияче. Балалар, без бит милләтләр дуслыгы турында күп шигырьләр өйрәндек. Кайсыгыз сөйләп китәргә тели? (Теләк буенча шигырь сөйлиләр)
Тәрбияче. Булдырдыгыз.
Уен «Төрле милләт курчакларын киендер»
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез уйнап алабыз. Тактада курчаклар эленгән. (Магнитлы курчаклар, киемнәр). Бер команда курчакны татар, икенчесе башкорт, өченчесе рус, дүртенчесе чуваш киеменә киендерә.
Җыеп бетергәч, гимн яңгырый.
Тәрбияче. Бу нинди көй? (Гимн). Аны һәрвакыт басып тыңлыйлар.
Тәрбиячегә тагын смс килә: «Тылсымчы барлык дәүләт символларын кайтардым, диде. Ярдәмегез өчен рәхмәт»
Тәрбияче тавышлы смс яза: Башка сорамыйча кеше әйберләренә тимә, Белмәмеш. Яхшымы?
Белмәмеш: Гафу итегез мине! Мин башка алай эшләмәм.
Тәрбияче. Балалар, безнең илебезнең киләчәге күбесенчә сездән тора. Ватаныгызны никадәр нык яратсагыз, олы кешеләр булгач, аның өчен күпме яхшылык эшли алсагыз илебезнең киләчәге дә матур булыр. Туганнарыгызны, дусларыгызны яратыгыз.
Әйдәгез, барыбыз да бергә минем арттан кабатлыйбыз: «Дуслык зур булса, Ватан нык булыр!» .
Тәрбияче дәүләт символларын урынына куярга барган җирендә киемнәр һәм төсле кагәзьләрдән киселгән орнаментлар кисәкләре күрә.
Тәрбияче: Балалар, тылсымчы безгә бүләк калдырган. Әйдәгез бу киемнәрне бизибез. Малайлар рус киемен, кызлар татар киемен бизиләр.
Балалар эш белән мавыккан арада тәрбияче, йомгак ясап, сораулар бирә.
– Без бүген кемгә булыштык?
– Белмәмеш нишләде?
– Сорамыйча кеше әйберләрен алырга ярыймы?
– Без нинди символлар таптык?
Тәрбияче. Бүгенге матур шөгылебез турында әти-әниләрегез белән бергәләп сөйләшергә тәкъдим итәм.