Россия укучылар хәрәкәте сафларына кабул итү

№ 95

Россия укучылар хәрәкәте сафларына кабул итү

(Тантаналы линейка)

Дамирә ГАФФАРОВА,

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Халисә СӘГЪДИЕВА,

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы

Максат һәм бурычлар. Балаларда Россия укучылар хәрәтәке эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту. Россия укучылар хәрәкәте (РДШ) составын тулыландыру. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру; аларда үзара бердәмлек тәрбияләү.-

Җиһазлау. Россия укучылар хәрәкәте банеры, шарлар, проектор, презентация.

Тантаналы линейка планы

1. Тантаналы линейканы  ачу. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының флагларын, Россия балалар хәрәкәтенең байрагын алып чыгу.

2. Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау.

3. Төп өлеш:

а) әдәби монтаж;

ә) 6 нчы класс укучыларының тантаналы вәгъдәсе;

б) значоклар тагу, килгән кунакларның котлавы.

в) VI сыйныф укучыларының чыгышы, РДШ гимнын  башкару.

4. Флешмоб.

5. Тантаналы линейканы ябу. РДШ байрагын, флагларны алып чыгып китү.

Тантаналы линейка барышы

(Музыка астында  укучылар чыгып тезелә.)

Өлкән вожатый. Россия Федерациясе байрагына карап тигезләнегез!

(Музыка астында тантаналы рәвештә флаг чыгарыла. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырый.)

– Дружина, равняйсь смирно!

Иптәш өлкән вожатый, Россия укучылар хәрәкәте оешмасы әгъзалары тантаналы линейкага әзер! Рапортны бирде: Камилә Нәбиуллина.

– Рапорт кабул ителде! Вольно! Россия укучылар хәрәкәтенә кабул итүгә багышланган тантаналы линейканы ачык дип белдерәм!

Бүгенге тантаналы бәйрәмебездә республикабызның мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Екатерина Владимировна Чекмарёва, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Нияз кызы Шакирова, Арча укучылар сарае методисты Алсу  Мөхәммәт кызы Мортазина һәм районыбызның педагог-оештыручылары  катнаша.

Билгеле булганча, 2015 елның 29 октябрендә Россия Федерациясе Президенты В.Путин илдә укучылар хәрәкәтен булдыру турындагы Указга кул куйды. 2016 елның 16 апрелендә гамәлгә куючылар тарафыннан Россия балалар хәрәкәтенең Уставы төзелде. Россия Премьер-министры Д.Медведев Күрсәтмәсе буенча Россия балалар хәрәкәте оешмасы федераль дәүләт бюджет оешмасы буларак яши башлыады.

Әлеге оешманың максаты – яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, Россия дәүләтенә хас кыйммәтләр нигезендә шәхес тәрбияләүгә ярдәм итү.

Җәмәгатьчелек фикерен тыңлаганан соң, оешма эшчәнлегенең дүрт төп юнәлеше билгеләнгән. Болар:

1. Шәхси үсеш. Ул өч тармакны үз эченэ ала: иҗади үсеш, һөнәри белем бирү, сәламәт яшәү рәвешенә чакыру.

2. Гражданлык активлыгы. Үз туган төбәгеңнең тарихын белү, волонтерлар, эзләнү отрядларының эшчәнлеген оештыру.

3. Хәрби-патриотик эшчәнлек.Укучыларга хәрби-патриотик  белем бирү һәм «Юнармия» эшчәнлеге.

4. Мәгълүмати юнәлеш. Әлеге юнәлештә социаль челтәрләрдә эш, газеталар  чыгару.

Балалар хәрәкәтенең эшчәнлеген киңәйтү максатыннан, төбәкләрдә эш алып баруны күздә тотып, Татарстан мәктәпләрен дә бу проектта катнашырга чакырганнар. Оешмага 8 яшьтән кабул итәргә мөмкин, ә «Юнармия» сафларына 11 яшьтән  тәкъдим ителә. Кабул иткәндә укучының шәхси теләге исәпкә алына, гаризасы беркетелә. Оешманың логотибы, символлары, байрагы бар Алар – галстук, значок, футболка. Шулай ук еллык эш планына кертү өчен календарь көннәр  дә каралган.

Туган ягыбыз – Татарстан. Без туган ягыбызның варислары булу белән горурланабыз. Бүген мәктәбебезнең 20 укучысын балалар һәм яшүсмерләрдән торган «Россия укучылар хәрәкәте« сафларына кабул итәрбез. Кайсы гына балалар оешмасын алсак та, ул – киләчәк лидерларын тәрбияләү өчен старт мәйданчыгы. Ә лидерлар үзләре өчен генә җавап тотмый. Алар тирә-ягыбыздагылар өчен дә, гомумән алганда, илебезнең киләчәге өчен дә җаваплы.

Хәзер  сүзне  укучыларның үзләренә бирәбез. Рәхим  итегез!

1 нче укучы.

Россия укучылар хәрәкәте –

Сафлары бүген арта.

Якты, матур киләчәккә

Алар тәрәзә ача.

2 нче укучы.

Бүген бездә зур бәйрәм,

Котлыйбыз сезне тагын бер кат.

«Булырбыз, – дип, – һәрчак беренче!» –

Бирәбез вәгъдә – тантаналы ант.

3 нче укучы.

РДШ ишеген ача –

Акыл, талант осталыкка.

Кабул итәбез бүген

Яшь алмаш безнең сафка.

4 нче укучы.

Балалар оешмасында

Бик күңелле – белегез!

Дусларыбыз бик күп безнең,

Барыгыз да күрегез.

5 нче укучы.

Рәхим, шәфкать, сабырлыкның,

Дөреслек һәм гаделлекнең

Сере дисезме кайда? –

Барысы бергә (хор белән). Без – бердәм, тату гаилә!

6 нчы укучы.

РДШ икән, димәк, күңелле –

Бары яхшылык  били күңелне.

РДШ икән, бирешмә, тырыш –

Сине көтәчәк алда зур уңыш.

7 нче укучы.

Җитте ул көткән минутлар,

Йөзләрдә яна утлар.

Һәрберебез дә чын күңелдән

Ант сүзләрен кабатлар!

8 нче укучы.

Ярсып-ярсып тибә йөрәк,

Ул йөрәктә тик бер теләк:

Без бит әле илгә кирәк,

Без бит әле сезгә кирәк!

Өлкән вожатый. Кадерле VI сыйныф укучылары! Сез бүген Россия укучылар хәрәкәте әгъзалары булачаксыз. Без беләбез һәм ышанабыз: сез яңа юлдан атларга әзер. Сез бик күп яңалыклар белерсез, авырлыкларны җиңәргә өйрәнерсез. Чөнки сезнең белән Россия укучылар хәрәкәте активистлары, әйдәманнар, укытучылар, әти-әниләр.

9 нчы укучы.

Иң күңелле бу көнне

Һичкайчан онытмабыз.

Күкрәкләргә РДШ

Значогы кадарбыз.

10 нчы укучы.

Алдыбызда юллар ачык,

Сынатмабыз һичкайда.

Булырбыз һәрчак беренче

Җирдә, күктә һәм Айда.

11 нче укучы.

Тантаналы вәгъдәне без,

Курыкмыйча бирәбез.

Ил ышанычын акларга,

Кирәклекне беләбез.

Өлкән вожатый. Игътибар! Хәзер без линейкабызның иң тантаналы өлешенә килеп җиттек. VI сыйныф укучылары иптәшләре, килгән  кунаклар, укытучылар алдында үзләренең вәгъдәләрен бирәләр.

Тын калып көтә һәммәсе,

Сездән бер сүз.

Тантаналы  вәгъдә бирергә

Әзерме сез?

VI сыйныф укучылары (хор белән). Без һәрвакыт әзер!

Өлкән вожатый. Тантаналы вәгъдә текстын уку өчен сүзне VI сыйныф укучысы Гүзәл Гыйләҗиева бирәбез.

Гүзәл. Без, Россия Федерациясе гражданнары, «Россия укучылар хәрәкәте» сафларына кабул ителгәндә тантаналы вәгъдә бирәбез:

– Киләчәктә намуслы һәм җаваплы булырбыз.

Барысы бергә. Вәгъдә  бирәбез!

– Өлкәннәрне хөрмәт итәрбез һәм дуслыкка ышанырбыз.

Барысы бергә. Вәгъдә  бирәбез!

– Үз Ватаныбызны  яратырбыз.

Барысы бергә. Вәгъдә  бирәбез!

– Хезмәтебезнең бөеклеге, изгелек һәм гаделлек белән киләчәк өчен кайгыртырбыз.

Барысы бергә. Вәгъдә бирәбез!

Өлкән вожатый. Россия укучылар хәрәкәте  оешмасына кабул итәргә, укучыларга значоклар тагарга хормәтле кунагыбыз … (исем-фамилиясе әйтелә) чакырыла.

12 нче укучы.

Без РДШ сафларына

Керүгә бик шатландык.

Тормыш юлында иң мөһим,

Җитди адым ясадык.

13 нче укучы.

Зур җаваплылык өскә

Алганны без беләбез

Ышаныгыз, туган илне

Дан-шөһрәткә күмәрбез.

Өлкән вожатый. Ә хәзер РДШ флешмобын карап китәбез.

Кадерле VI сыйныф укучылары! Бу – сезнең беренче җаваплы эшегез булып тора. Сез бүгеннән Россия укучылар хәрәкәтенә кабул ителдегез! Сезнең барыгызны да чын күңелдән оешмага кабул ителүегез белән  котлыйбыз. Тиздән сез үзегезнең беренче җыеныгызга җыелырсыз. Үзегезгә исем, девиз, отряд җырын сайларга кирәк була. Шул вакытта сез РДШ әгъзалары булып саналачаксыз!

Россия Федерациясе байрагына карап тигезләнегез!

(Музыка астында, марш атлап, флагларны  алып чыгып  китәләр.)

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!