Резеда Вәлиеваның «Ак песи» әкиятен өйрәнү
№47
(Татар төркеме. II сыйныф)
Ләйлә МИРЗАЕВА,
Нурлаттагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне ачу.
Максат:
1) «Ак песи» әкиятенең эчтәлеген ачыклау, анализлау;
2) укучыларның эзләнү, иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерү;
3) укучыларны ягымлы, шәфкатьле, әдәпле, киң күңелле булырга өндәү.
Җиһазлау: дәреслек, Резеда Вәлиеваның портреты.
Дәрес барышы
I. Оештыру-мотивлаштыру этабы
1. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
‒ Исәнмесез, укучылар! Көнегез мөбарәк булсын! Шат күңел, күтәренке рух белән әдәби уку дәресен башлыйк.
II. Актуальләштерү
‒ Укучылар, без өйрәнә торган бүлек ничек атала?
‒ Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.
‒ Укучылар, балалар белән кошлар дуслыгы сурәтләнгән нинди әсәрләр беләсез? (Әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын әйтү.)
‒ Без бүген кошлар һәм хайваннар турында язучылар һәм шагыйрьләр иҗат иткән әсәрләрне өйрәнүне дәвам итәбез.
III. Уку мәсьәләсен кую
1. Теманы ачыклау, максат кую.
‒ Ә хәзер дүртьюллыкларны укыгыз, авторын һәм исемен әйтегез.
Сандугачкай, сайра, сайра,
Котлап, язгы таңнарны.
Туган җирдәй гүзәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?
‒ Бу шигырь юллары Резеда Вәлиеваның «Туган җир» шигыреннән. Димәк, без дәрестә кемнең әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәбез. (Шагыйрә Резеда Вәлиеваныкын.)
‒ Кем соң ул? (Резедә Вәлиева – шагыйрә һәм балаларның яраткан язучысы.)
‒ Укучылар, хәзер дәреслекләрегезнең 7 нче битен ачыгыз. (Укытучы әкиятне укып чыга.)
2. Сүзлек эше (хор белән кабатлау).
тугай – извилина
күперенке – пышный
болдыр – крыльцо
нәүмизләнеп – с грустью
3.Әкиятне чылбырлап уку.
IV. Уку мәсьәләсен чишү
1. Әкият буенча эш.
Сорауларга җавап бирү.
‒ Әкият геройларын әйтегез. (Ак песи, соры песи, көчек.)
‒ Песиләрне автор ничек сурәтләгән? (Берсе ап-ак, күк күзле, үзсүзле. Икенчесе аклы-сорылы, күзе соры, акыллы, тыйнак, сүз тыңлаучан.)
‒ Песиләр янына нәрсә килә? Ак песигә көчекнең үзләре янына килүе ошыймы? (Ак песигә көчекнең алар янына килүе ошамый. Ул көчекне кимсетә, аның белән тупас сөйләшә.)
‒ Ул үзен ничек тота? (Үзен бик тупас, эре тота.)
‒ Соры песи көчекне ничек каршылый, ул аңа ничек эндәшә? (Ә соры песи бик акыллы. Ул көчек белән йомшак, ягымлы сөйләшә.)
2. Рәсем белән эш (геройларны табу).
‒ Укучылар, бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Кайсы герой сезгә күбрәк ошады? Ни өчен?
3. Төркемнәрдә эш (әкият геройларына характеристика бирү).
1 нче төркемдә утыручы укучылар ‒ ак песигә хас булган сыйфатларны, 2 нче төркемдә утыручы укучылар соры песигә хас булган сыйфатларны язалар.
1 нче төркем: Ак песи усал, явыз, тупас, әдәпсез, үзен генә яратучы, начар, үзен эре тота.
1 нче төркем: Соры песи шәфкатьле, акыллы, тыйнак, сүз тыңлаучан, әдәпле, ярдәмчел, яхшы күңелле, юмарт.
4. Әкиятнең эчтәлеген аңлау-аңламауларын тикшерү (тест эшләү).
1) Ике песи баласы торган йорт кайда урнашкан?
а) Казанда
ә) Идел елгасы буенда
б) авылда
2) Кечкенә ике песи баласы торган йортның тәрәзәләре нинди төстә?
а) яшел
ә) ал
б) зәңгәр
3. Бу песиләр сөтне кайда эчкәннәр
а) бүлмәдә
ә) болдырда
б) ишегалдында
4) Көчек нинди төстә?
а) кап-кара
ә) ак
б) соры
5) Ак песи көчекне ничек каршылаган?
а) шатланып
ә) тешләрен ыржайтып
б) тыныч кына
6. Соры песи нинди?
а) усал
ә) үзсүзле
б) шәфкатьле
7. Соры песи көчекне ничек тынычландырырга тырышкан?
а) койрыгын болгап күрсәткән
ә) борын очын ялап алган
б) биеп күрсәткән
Үзбәя.
5. Дуслык турында әңгәмә.
‒ «Үсмәгән әле ул, дуслыкның да, ачлыкның да нәрсә икәнен белми» җөмләсен ничек аңлыйсың? (Ак песинең юлында авырлыклар, кыенлыклар очрамаган, шуңа күрә дә ул ач торуның нәрсә икәнен белми.)
‒ Укучылар, ә сез «дуслык» сүзен ничек аңлыйсыз? (Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дуслык сүзенә шундый аңлатма бирелә: «Дуслык – кешеләр арасындагы бер-береңә ихтирам, рухый якынлык, карашлар берлеге аркасында туган үзара якын мөнәсәбәт».)
‒ Үзгезнең шундый хәлләргә тап булганыгыз, кимсетелгәнегез, кимсетелгәннәрне яклаганыгыз бармы?
V. Рефлексия
‒ Әкият нәрсә турында? (Дуслык, яхшылык турында.)
‒ Ә син «дуслык» сүзен ничек аңладың?
«Дуслык – ул яхшылык » дигән нәтиҗә ясау.
VI. Йомгаклау
– Укучылар, сез дә бер-берегезгә ягымлы, шәфкатьле, әдәпле, киң күңелле булыгыз!
1. Билгеләр кую.
2. Өй эше бирү (әкиятнең эчтәлеген сөйләргә).
3. Әкияткә рәсем ясарга.
4. Саубуллашу.